|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2022 Мәдәният
Театраль Сабантуйда Тинчурин театры командасы автомобильгә ия булды (Сабантуйдан ФОТОрепортаж)Узган ялларда Татарстандагы 10 дәүләт театрлары артистлары Минзәләдә узган 14нче театраль Сабантуйда очрашып үзара көч сынашты. Артистлар быел 13 төрле ярышта үзләрен сынап карады. Башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк – машина Сабан туе батырына түгел, ә ярышларда иң күп балл җыйган театрга бирелде. Бәйрәм ахырында барлык уеннар буенча гомуми баллны санадылар. 15 очко җыеп, 3нче урынга Г.Камал театры чыкты. 16 шар балл җыеп 2 нче урынны ике команда – Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм Минзәлә театры алды. 18 балл җыеп 1нче урынга К.Тинчурин театры командасы чыкты һәм «Лада-Веста» автомобиле белән бүләкләнде.
--- |
Иң күп укылган
|