|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2022 Хәвеф-хәтәр
"Үсемлекләрне дә еккандыр инде...": Татарстанда тагын көчле яңгыр һәм боз яваСиноптиклар кичә смс-хәбәр итеп җибәргән кисәтүләр бүген чынга ашты - Татарстанга янә көчле яңгырлар килде, кайбер урыннарда боз да ява. Саба районының Олы Нырты авылында көчле яңгыр явып, ташу аккан. Бу турыда безгә авыл җирлеге сәркатибе Гөлнара Шәмсетдинова хәбәр итте. “Яңгыр ике тапкыр килеп явып китте. Яшене дә булды. Боз да явып алды. Басудан су төште дип тә әйттеләр. Мин эштә утырам, бакчага чыгып карамадым әле. Үсемлекләрне дә еккандыр инде”, – диде ул.
“Күрше Завод-Нырты авылында абыйларым яши. Аларда боз яуган, бик каты зыян килгән, диделәр. Яшелчәләрне, бәрәңгеләрне бәргән бугай” дип сөйләде бер газета укучыбыз.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|