поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.06.2022 Шоу-бизнес

Рината Тэй: Яшәргә, эшләргә көч бирүчем ул минем. Исән-сау гына була күрсен…

Җырчы Рината Тэй белән аралашканнан соң, хатын-кызның ни дәрәҗәдә көчле була алуына тагын бер кат инанасың. Эстрадага килү юлы да шактый маҗаралы, кызыклы аның. Тамашачы өчен кыю, бераз бунтарь тоелган Рината тормышта нинди соң?

– Ни хәл?
 
– Аллага шөкер, бер көе. Соңгы арада ныклап  иҗатта кайныйм. Күптән түгел генә яңа җырым дөнья күрде, бүген исә шул җырга клип төшерергә ниятләп йөрим.
 
– Рузилә (җырчының чын исеме – Рузилә Сәмигуллина), ни өчен нәкъ менә Рината Тэй тәхәллүсен сайладыгыз?

– Рузилә – әти-әнием сайлаган һәм мулла кушкан исемем. Сәхнәдәге кыю образыма туры килә торган Рината исеменнән аермалы буларак, Рузилә эчке дөньямның сыйфатларын үзенә җыйган кебек. Нечкә күңелле, гади. Мәктәптә укыган чакта, әти-әнидән: «Ни өчен миңа Рузилә исемен куштыгыз?» – дип сораганым хәтердә. Заманында бик популяр булган ул, сыйныфта да дүрт Рузилә идек без.  Моның өчен бик рәхмәтлемен, исемемне бик яратам.
 
Ә тәхәллүскә килгәндә, кечкенәдән үк Рината исеменә гашыйк мин. Әтиемнең исеме Ринат чөнки. Җырчы булырга хыялланып йөргән чакта да, мин сәхнәгә Рузилә булып түгел, башка исем астында чыгачакмын, дип уйлый идем. Шулай итеп, Казан мәдәният институтына укырга кердем. 2007  елда «Рахат-лукум» төркемен оештырып җибәреп, 2012 нче елга кадәр өчәү җырладык. Ул таркалгач, 2012–2018 елларда Линара Батталова белән «Кыю кызлар» булдык. Ул чакта Рината онытылып торгандыр инде. Дуэтыбыз таркалуны шактый авыр кичердем. Ирем Сәгыйрьгә рәхмәт, ул шулкадәр ярдәм итте. Сольный проект башлап җибәрергә дә ул рухландырды, миндә өмет уятты. Хыялымдагы Рината исемен дә ул исемә төшерде. Балачагым турындагы хатирәләрне кайчандыр сөйләгән булганмын. «Тэй» дигән өлешен юлда чакта бергә уйлап таптык. «Ринат әти» сүзтезмәсенең яңгырашына охшатып, «Рината Тэй»ны китереп чыгардык. Минем бит әти-әнием дә җырчылар иде. Бик күп бәйгеләрдә катнашып йөргәннәрен хәтерлим. Ләкин эстрадага чыга алмады алар. Бүген менә әтиемнең исемен Рината Тэй таныта.
 
– Тормышта күбрәк кем дип дәшәләр?
 
– Якыннарым өчен мин Рузилә булсам, иҗатташларым өчен – Рината. Эшемә, иҗатыма мөнәсәбәте булса, үземне Рината дип таныштырам. Бу, әлбәттә, чын исемемне яшерү өчен түгел, мине бер дә белмәгән кешенең башында сораулар тумасын өчен генә эшләнә.
 
– Сәхнәдәге образыгыз башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Без яңалыкка сак карарга күнеккән бит инде, сезне дә аңламаучылар юк түгелдер?
 
– Эстрададагы образым – бик күп эзләнүләр нәтиҗәсе. Нинди булырга тиеш ул – Рината Тэй? Шушы сорауга җавап бирергә тырышам. Интернет, телевидение, мода журналлары, соңгы яңалыклар – барысын күзәтеп барам. Стилистлар белән эшлим. Мактаучылар да, аңламаучылар да бар. Мин соңгы арада чалбарлы костюмнарга өстенлек бирәм. «Нигә күлмәк, итәк кимисез? Сез бит – хатын-кыз!» – диләр. Элегрәк кия идем, билгеле. Бүген образыма гаиләмдәге вазгыять тә йогынты ясый, ахры: ничектер ябык, күпмедер дәрәҗәдә ир-атларга хас булган стильне якынрак күрәм.
 
– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
 
– Тәнкыйтьчеләргә рәхмәттән башка сүзем юк. Дөньяда бар яктан да камил кеше юк. Тискәре ягымны күрсәтүчеләр миңа камилләшергә  ярдәм итә. Уңай ягымны күреп, мактыйлар икән, ул сыйфатымны ике тапкыр арттырырга тырышам.
 
– Читтән караганда бик кыю күренәсез. Чынлыкта нинди сез?
 
– Гап-гади авыл кызы. Кеше нәрсә әйтер икән, дип куркып, читләр фикеренә бәйле булып үскән бала. Бүген мин бу бәйлелегемне юкка чыгарырга тырышам. Чөнки һәркем үз язмышы өчен үзе җаваплы һәм үз юлын күңеле теләгәнчә үтәргә хаклы.
 
– Бу кыюлык образыгызның бер өлеше булып чыга инде. Ә ничек тонуста тотасыз үзегезне? Кайбер кыю тоелган кешеләрне күзләре «сата» бит. Ягъни күзләрендә очкын булмый. Менә шул очкынны ничек сүндермисез?
 
– Мине китап, фильмнар, үрнәк алырдай кешеләр рухландыра. Дөрестән дә, образны теләсә ничек үзгәртеп була. Ә күзләрдә – синең эчке дөньяң. Артист исемен йөртәбез икән, без дә башкаларны рухландыра, аларга үрнәк була белергә тиеш. Сәхнә тормышы белән шәхси тормышыңны бутамыйча эшли, яши алсаң, бу – иң зур дәрәҗә, миңа калса.
 
– Бик авырткан урыныгыз булса да, юл фаҗигасенә очрап, могҗиза белән исән калган тормыш иптәшегез Сәгыйрьнең хәлен сорамый кала алмыйбыз…
 
– Чыннан да, бик авырткан урыным. Бу хәлләргә октябрьдә өч ел була. Ул чакта миңа нибары 32 яшь иде… Күпме авырлыклар күрелде. Соңгы арада бу турыда уйлаган чакта йөрәгем кыса. Менә тагын күземә яшьләр тулды… Ничек кенә булса да, ирем исән калды. Бүген Сәгыйрьне аякка бастырырга һәм улыбызга тиешле тәрбия бирергә Аллаһы Тәгаләдән көч һәм сабырлык сорыйм.
 
Кызганыч, Сәгыйрьнең хәлендә үзгәрешләр юк. Хастаханәдән хастаханәгә йөрибез. Әле менә күптән түгел ике айдан артык ятып чыкты, бүген инде – өйдә. Сәгыйрьне карарга абыйсы ярдәм итә, мин исә көчемнән килгәнчә матди якны кайгыртырга тырышам. Аңа ничек  рәхмәтле булуымны белсәгез! Аллага шөкер, Сәгыйрь сөйләшә. Минем җырлавымны бик ярата. Очрашкан саен янында җырлап кына утырам. Яздыртылганны ачарга рөхсәт юк, «Зинһар, үзең җырла», – ди.
  
Әлеге әңгәмәне укучыларга әйтәсе килгән сүзләрем бар. Без бер көнлек дөньяда яшибез. Юлыгызда авырлыклар очрый икән,  бирешмәгез. Сүз дә юк, кеше сүзе йөрәкне яралый. Ләкин бит берәү дә сезнең юлны узмый, шунлыктан хәлегезне дә аңламый. Үз тормыш юлын матур итеп узарга һәркемнең хакы бар. Күңелегез төшкән чакларда, төшенкелеккә бирелеп, начар уйларга бирешеп утырганчы, җыр тыңлагыз, фильм карагыз. Һәр мизгелдән ямь табып, сөенеп яшәгез. Без бу дөньяга ЯШӘР өчен туган!
 
– Улыгыз йөз-кыяфәткә әтисенә охшаган…
 
– Әтисенең копиясе ул! Шундый ул бүләк иткәне Аллаһыма мең шөкер итәм. 10  яшьтә генә булса да, нәкъ өлкәннәрчә фикерли. Яшәргә, эшләргә көч бирүчем ул минем. Исән-сау гына була күрсен…
 
– «Син әле яшь, ташла аны, яңадан кияүгә чык», – дип, ярага тоз салучылар әле дә бармы?
 
– Бар. Андый кешеләрне тыңлап торам да сүзләрен үткәреп җибәрәм. Яшьме, яшь түгелме, мин – Сәгыйрьнең тормыш иптәше. Һәм мин аны бик яратам. Ничек кенә авыр булса да, бу сынауларны мин тиешле дәрәҗәдә, кеше сүзенә карамыйча узарга тиеш.
 
Блиц-сораштыру
– Сезнең өчен җыр – нәрсә ул?
 
– Күңел халәтем, тормышым, сүзләр белән аңлатып бетерә алмаслык хисләр.
 
– Иң бәхетле көнегез?
 
– Әти-әнием – исән-сау, улым – янымда, ә үзем кияүдә булган һәр көн.
 
– Мөмкин булса, тормышыгызны үзгәртер идегезме?
 
– Юк.
 
– Хатын-кызның көчсезлеге – аның артык көчле булуында, диләр. Килешәсезме?
 
– Хатын-кыз көчсез була алмый. Ул ире янында гына үзен көчсез итеп күрсәтә.
 
Рината Тейның иренә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары
 
8 (919) 697-77-22 (әлеге номерга Саклык банкы, Альфа Банк һәм Тинькофф түләү карталары беркетелгән)
 
2202 2022 7242 5152 (Саклык банкы) Самигуллина Рузиля Ринатовна

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»