поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
15.01.2011 Җәмгыять

Тормышка ашкан хыял, яки 37 ел буена трамвай йөртеп буламы?

Бала вакытта күңелендә барлыкка килгән самими хыялларын тормышка ашыра алган кешеләр бик бәхетле булалар. Сабый күңелендә бары тик изге, саф хыяллар гына туа ала, димәк шуларны тормышка ашырган кеше гомере буена чиста, саф күңелле булып кала дигән сүз.

Трамвай йөртүче Рәшит абый белән тәүге тапкыр сөйләшкәндә, әнә шул хакта уйладым. Без аның белән яраткан эш урынында – трамвайда таныштык. Көндәлек вазыйфасына моның кадәр җаваплы караган кешене очратканым юк иде минем. Вагондагы барлык пассажирларны барлап, әкрен генә туктап һәм кузгалып китүче трамвайда барганда үзеңнең ышанычлы йөртүче кулларында булуыңны сизәсең. Пассажирларның барысы да аңа “рәхмәт” әйтеп чыгып китә. Рәшит Сөнгатуллин өчен монысы иң зур бүләк.

 

– Рәшит абый, тәүге тапкыр трамвайга кайчан утырдыгыз, һәм ни өчен нәкъ менә бу һөнәрне сайладыгыз?

 

– Мин үзем авылда туып-үскән малай. Казанга беренче тапкыр алты яшемдә килдем.Вокзалдан апаларга кадәр әни белән трамвайга утырып менгәнем хәтердә. Ул вакытта трамвайларның ишекләрен пассажирлар үзләре ачып керә иде әле. Шул вакытта күңелдә туган хисләрне әле дә хәтерлим: гаҗәпләнү катыш шатлык иде ул. Шунда әнигә трамвай йөртүче буласы килә, дидем. Әни миңа: “Булырсың, булырсың, укы гына”, – дип җавап кайтарды. Хыялымны тормышка армиядән кайткач, 1973 елда ашырдым. Шул вакыттан бирде мин трамвай йөртүче булып эшлим.

 

– Сез көн саен юлга чыгасыз, хезмәтегез бик җаваплы. Авыр вакытлар да шактый булгандыр.

 

– Әлбәттә, төрле вакытлар булды. Мин эшләгән дәвердә трамвайлар да, аларның маршрутлары да, юл хакы да әллә ничә тапкыр үзгәрде. Дөресен генә әйткәндә, хезмәтебез соңгы елларда аеруча авырлашты, бу Казандагы транспортның артуы белән бәйле. Машиналарда йөрүчеләр һәрвакыт каядыр ашыга, өлгермиләр, диярсең. Юлны да аркылы чыгалар, урам чатларында да кагыйдәләрне саклап бетермиләр. Үземнең дә шундый хәлгә юлыкканым бар. Яңа бистәгә таба барганда, каршыга бер такси машинасы килеп кергән иде. Шул вакытта вагонны туктатып кала алмадым – һәлакәткә юлыктым. Дөрес, зыян күрүчеләр булмады, бары тик гаепле булып танылган такси машинасының кузовы гына бераз сыдырылган иде.

 

– Сезнеңчә трамвай йөртүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, мондый эшне башкару өчен нәрсә белергә кирәк?

 

– Безнең эштә иң мөһиме – сизгер һәм җитез булу. Бер генә секундка да игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Син бит вагондагы кешеләр өчен җавап бирәсең, Алар, ышанып, үз гомерләрен сиңа тапшыралар. Аннан тагын сабырлык сорала. Юлда сабыр булганнар гына тиешле урынга исән-сау барып җитә ала. Моны машина, автобус йөртүчеләр дә аңласыннар иде. Ә инде трамвай йөртүчегә килгәндә – бу һөнәрне үзләштерүе авыр түгел, иң мөһиме теләк булу. Мин үземә, трамвай йөртүгә керешкәнче, аның нәрсәдән ясалуын, ничек эшләвен өйрәнү максатын куйдым. Транспорт чарасының эшләү рәвешен белмичә, аны йөртеп булмый бит инде, юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә ДЕПОга килгәч тә, дүрт ай чамасы слесарь булып эшләдем, вагоннарны төзәттем. Бары тик шуннан соң гына мин трамвай йөртүчегә укыдым.

 

– Казандагы кешеләрнең күбесе автобуста йөри, трамвайның киләчәге бар микән?

 

– Трамвайга ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. Дөрес, Казанга кызыл төстәге автобуслар кайту белән безгә утырып йөрүчеләр беркадәр кимеде. Ул автобусларның ни рәвешле йөрүләрен үзегез күреп торасыз - көн саен һәлакәт. Трамвай – иң чиста һәм куркынычсыз транспорт дияр идем мин, кешеләр шуны аңласыннар иде. Ә киләчәк турында сөйләгәндә, шуны әйтәсем килә. Бик тиздән Казанга зур тизлектә йөрүче трамвайлар кайтартылачак. Бөтен шәһәрне әйләндереп алган яңа трамвай юлы буйлап җибәрергә ниятлиләр аларны. Сәгатенә 80 километр тизлек белән йөрүче трамвайлар хәзерге вакытта үтә дә кискен торган “бөке”ләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр.

 

– Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

 

– Мин үземне сәнгатькә гашыйк кеше дияр идем. Буш вакыт булган саен тормыш иптәшем белән концертларга, театрларга йөрибез. Камал театрында сезон ачылу белән шунда ашыгабыз. Спектакльләрне калдырмыйча карап барырга тырышам. Казанда яши генә башлаган елларымда мин мәшһүр җырчыбыз, композитор Сара апа Садыйкова җитәкчелегендәге Халык хорына йөрдем. Анда бик яратып шөгыльләндем, җырладым. Хәзер дә дуслар, туганнар белән җыелганда җырларга яратап. Күбрәк халык җырларын үз итәм.

 

– Рәшит абый, яңа гына тормыш итә башлаган яшьләргә нинди киңәшләрегез бар?

 

– Яшьләргә сүзем шул: һәрвакыт тырышырга. Ничек кенә авыр булмасын, үз максатыңа ирешергә, булдырырга кирәк. Эшләгән кешегә эш табыла ул, шуны белсеннәр иде. Һәр кешенең бәхете үз кулында.


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 14.01.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы