поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2022 Авыл

10 яшеннән умарта тотучы Фирдинат Вафин: "Агу сибәләр, ишетмиләр дә, тыңламыйлар да..."

Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында туган Фирдинат Вафин балачактан умартачылык серләрен өйрәнеп үсә. Бу кәсеп Нурмөхәммәт бабасыннан килә. Ул заманында колхоз умарталыгында каравылчы булып эшли, бөтен нечкәлекләрен шуннан өйрәнеп, бал кортларын үзе тота башлый.

Фирдинат — нәселләрендә умартачылыкны дәвам итүче дүртенче буын. Ул — Тәтешнең юкә балын бөтен Россиягә танытучы да. Ил күләмендәге конкурста аның юкә балы 1 нче урынны алган иде.

— 5-6 яшьлек чагымда ук умарталыкта әтигә булышканымны яхшы хәтерлим, — ди Фирдинат. — Миңа 11 яшь тулганда, әти арабыздан китеп барды. Ул үлгәч, бал кортларын карауга ныклап керештем, бу эшне әби белән икәү дәвам иттек.

— Балны ничек урнаштырасыз, Фирдинат?
— Инде ничәнче буын умартачылар булгач, үз клиентларыбыз бар. Бабай эшләгән вакытта, кыш көне үк эченә язу тыгып, 3 әр литрлы банкалар китереп куйганнар. Хәзер сату азрак. Күбесен Казанда урнаштырам. Тома балавыз (прополис), чыршын (перга) җыям. Алар — иң көчле табигый антибиотиклар. Балаларга да көн саен ярты чәй кашыгы чыршын бирәм. Бер айдан соң ял итеп алу мөһим. Чөнки тәэсире көчле. Кемдәдер аллергия булырга мөмкин. Шуңа аз-азлап куллана башларга кирәк.

— Балны күп ашыйсызмы?
— Үзем бер елга, ким дигәндә, 30 кг бал ашыйм. Бу якынча 20-21 литр дигән сүз. Клиентларым арасында елына бер кешегә 50-60 кг кулланучылар бар. Алар кәнфит алмый, кайнатма ясамый.
 
— Кортлар урманда торгач, күбрәк катнаш бал аласызмы?
— Анда 900 гектар чамасы катнаш һәм юкә урманы. Беренче партия юкә балы була, аннары чәчәк балы... Былтыр, үз гомеремдә тәүге мәртәбә, май балы алдым. 10-11 яшьтән корт карап, 36 яшемә җитеп, май балы аертканым юк иде. Алмагачлар чәчәк атканда, кортлар бал җыеп ала. Аннары бал булмый тора, җыйганын кулланып бетерәләр. Ә былтыр безгә дә алырлык булды. Көчле оялар майда ук бал бирде. Урманда эшкәртелмәгән 30 гектар җирем бар. Шуны унар гектар итеп бүлеп, кортларга гел чәчәк булып торсын өчен, иртәрәк, соңрак атканын — төрлесен чәчәргә телим. Болай ай ярым-ике ай кортлар чәчәктә була.
 
— Ояларын төрле төскә матур итеп буягансыз.
— Бер генә төс булганда, кортлар бутала. Бал кортлары күбрәк сары, ак, зәңгәр, яшел төсләрне ярата. Урмандагыларын да зәңгәр һәм яшелгә буядык.

— “Татлы бал” конкурсында ничек җиңдегез?
— Башкортстанда узды ул. Почта белән юкә балын җибәрдем. Составын экспертиза ясап тикшергәннәр. “Юкә балы” номинациясендә беренче урын алдым. Безнең республика балы да Башкортстанның юкә балыннан ким түгел икән.
 
Соңгы елларда басуларны агулаганда бал кортларының күп кырылуы турында шактый сүз булды. Фирдинат та бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты.
 
— Кортлар агулану соңгы вакытларда бик актуаль, — ди Фирдинат. — Бу проблеманы өйрәнә башлаган идем. Мәсәлән, көнбагыш белән рапсны гына алыйк. Үзе серкәләнә торган сортларның да 30 % уңышын бал кортлары арттыра. Бу хакта авыл хуҗалыгы белгечләре дә әйтә. Монда умартачының роле зур. Аны уйламыйлар. Мәсәлән, Европа, Америка илләрендәге умартачыларны алсак, алар кырларга үз умарталарын чыгарып, бал сатуга караганда, серкәләндерүдән күбрәк акча эшли. Ә бездә әлегә кортларга комачаулаучы кебегрәк карыйлар. Әле бал кортларын без, хуҗалары, яклыйбыз. Башка бөҗәкләрне кем исәпләгән... Бу — бик зур экосистема. Дөрес, бөтен республика буйлап агулыйлар, дигән сүз түгел. Бездә “Нур” җәмгыяте эшли. Әлбәттә, кырларга препаратлар сиптерми генә зур уңышка ирешеп булмый. Әмма кортлар үлү күзәтелми. Яхшы препаратлар файдаланганда һәм технологиясен төгәл үтәгәндә, аның кадәр зыян килми. Мәсәлән, кырларга агуны җилсез көнне, температура 25 оСтан түбән булганда, төнлә сибәләр. Урмандагы умарталыгымның бер ягы Тәтешкә карый, анысы өчен борчылмыйм. Ә икенче ягы Кама Тамагы районына якын. Аларга “Август” агрохолдингы керде. Бик зур җәмгыять, ишетмиләр дә, тыңламыйлар да... Урман эчендә бал кортларыма хәтле 2 км ара бар. Шуңа гына бераз тыныч торам.
 
Гомумән, бездә кортларны да, балны да әлегә бәяләп бетермиләр. Балны куллану культурасы түбән дияр идем. Бу бит табигый, чын азык-төлек, дәвалый торган чара, ул һәр кешенең рационында булырга тиеш. Файдасы турында күбрәк сөйләргә кирәк.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.06.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»