поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.06.2022 Фаҗига

Чирмешән фаҗигасе: "Күзебезне ача алмыйбыз. Авыл халкы кайгыда"

Чирмешән районындагы Күтәмә авылында яшәүче 9 яшьлек малай дуслары белән балык тотарга чыгып китә һәм кире кайтмый. Җәйге каникул көннәрендә елга буе малайларның яраткан урынына әйләнә. Алар көндә диярлек чыр-чу килеп балык тотарга килә бирегә.

13 июнь көнне кичке алтыда бер көтү малай балык тотарга юнәлә. Шактый гына утыргач, башкалар өйләренә кузгала. Ә бу сабый берүзе кала. Кичке тугызда авылның ватсап чатында «Бала югалды, табарга булышыгызчы», дигән хәбәр тарала. Малайны авылдашлары, полиция һәм 73нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре эзләргә чыга. Алар малайның әйберләрен яр буенда табып ала.
 
— Ярты авыл халкы кузгалды баланы эзләргә, - дип сөйләде безгә Чирмешән районының Күтәмә авыл җирлеге хезмәткәре Алена Михляева, - Ирләр колгалар белән елга төбенә төртә-төртә эзләргә кереште. Ике сәгать дәвам иткәндер эзләүләр. Авылыбыз егете баланың гәүдәсен ярдан бер метр читтә, 1 метр тирәнлектә табып алды. Ул вакытта коткаручылар килеп җиткән иде инде. Баланың су коенырга теләгән булуы бар. Әмма суда бата башлагач, янында ярдәмгә килүче булмагандыр. Аның мәетен судан чыгарулары әле дә күз алдымда. 9 яшьлек сабый бит ул. Хәзер менә җәннәт кошы булып күккә иреште. Үзебезнең дә балаларыбыз бар. Йөрәк өзгәләнә. Бик зур кайгы, шундый хәсрәттән айный алмыйбыз. Баланың мәетен  суд-медицина экспертизасына тикшерү өчен алып киттеләр. Иртәгә җирле зиратта җирләячәкбез. 
 
Гаиләдә икенче бала була ул. Аңардан тыш 15 яшьлек апасы, энесе һәм сеңлесе бар. Агымдагы елда икенче сыйныфны тәмамлап, өченчегә күчкән. 26 июнь көнне аңа 9 яшь тулыр иде. 
 
Малай белем алган Күтәмә мәктәбе директорының уку эшләре буенча урынбасары Валентина Иглова малайның бик шук, зирәк булуын әйтте. Әниләре кече баласы белән декрет ялында утыра икән. 
 
«Күзебезне ача алмыйбыз. Авыл халкы кайгыда. Ул үзе авыр хәлле гаиләдән, тик сәбәпсез дәрес калдырганы булмады. Тере, шаян-шук, ачык йөзле бала иде. Урыны җәннәттә булсын. Каникулда иминлек кагыйдәләрен, нәрсә ярый, нәрсә ярамаганны гел аңлатып тордык. Кичәге төнне йокламадык. Исәндер дип өметләнгән идек...» — диде Валентина Андреевна. 
 
Ата-аналар җәен аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый, диде безгә Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
 
— Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе буенча балаларның иминлеген тәэмин итмәгән өчен әти-әниләргә 5 мең сумга кадәр штраф каралган, - дип искәртте белгеч. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»