|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2022 Шоу-бизнес
МакSим: "Мин һаман да чит планетадан кайткан яшел кеше кебек"Җырчы МакSим үзенең туган көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелгән матбугат коференциясендә комадан соң тернәкләнүе турында сөйләде. Артистка реабилитациянең гади булмавын һәм аның әле булса дәвам итүен сөйли. Шулай да коронавирус тышкы йөз-кыяфәтемдә чагылмады, ди МакSим.
“Дөресен генә әйткәндә, беренче карашка гади кебек тоелса да, реабилитация җиңел түгел. Тышкы йөз-кыяфәтемдә чир чагылмаса да, тернәкләнү дәвам итә. Тирәнгә үк кереп аңлатасым килми, әмма коронавирус кебек авырулар эзсез үтми, әлбәттә”, – диде МакSим.
Дәваханәдән терелеп чыкканнан соңгы халәтенә бәя биреп, җырчы болай ди: “Мин һаман да чит планетадан кайткан яшел кеше кебек. Ә бит терелеп чыккач та күпләр миннән адекват тәртип таләп итте. Әмма мин чыннан да күктән төшкән кебек идем. Чынында исә башымда биредә мин нәрсәдер эшләргә тиеш дигән уй бар, нәрсә икәнен тәгаен белмәсәм дә. Ни өчендер мине монда кайтарганнар бит инде”.
Былтыр шушы вакытта җырчы 40% үпкәләре зарарлану белән дәваханәгә эләккән иде. Бераздан аны ясалма комага керттеләр, ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Август башында МакSимның вәкиле җырчы аңына килде һәм савыга башлады дип хәбәр иткән иде. 10 көннән соң җырчыны хастаханәдән чыгардылар.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:vsyako.net
--- |
Иң күп укылган
|