поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.06.2022 Шоу-бизнес

Илнур Гомәров: «Язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем килмәде»

Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров – тырыш, талантлы, татарлыгы белән горурланып яшәүче мәдәният хезмәткәре. Ул шәһәрдә уза торган чараларның алыштыргысыз алып баручысы, чөнки татар, рус, инглиз, төрек телләрен камил белә.

Мәктәптә укыганда, яшүсмер елларында бик күп бәйгеләрдә җиңгән. Гел «5»ле гә генә укыган. Югары уку йортларын да кызыл дипломга тәмамлаган. Илнур Гомәров редакциябез уздырган «Эх, Чаллы пятачоклары» бәйрәмен үзенең матур чыгышы белән бизәде. Бүген игътибарыгызга талантлы шәһәрдәшебез белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 

– Илнур син – Чаллыда туып-үскән кеше. Татар телен камил беләсең, татар моңына гашыйк. Бу сыйфатлар каян килде?
 
– Мин боларның барысы өчен дә әти-әниемә рәхмәтлемен. Шәһәрдә туып-үссәм дә, туган телемне яхшы беләм. Чөнки безнең өйдә һәрвакыт татар теле өстенлек итте. Балачагым һәм яшьлегем үткән Аксубай районының Чәтрән авылында гел татарча сөйләштек. Хәзер үземнең гаиләмдә дә өйдә улларым белән гел татарча гына сөйләшәбез, чөнки алар рус телен урамда, балалар бакчасында, мәктәптә болай да өйрәнәләр. Ә җыр, моңга мәхәббәт әтиемнән. Ул гармунда уйнап җырлый иде. Туганнар җыелышканда, бәйрәмнәрдә өебездә гармун моңы, татар җырлары тынып тормады. 6-7 яшемдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда Ренат Гобәйдуллин (мәрхүм)  үткәргән җыр бәйгесендә  беренче урынны алдым.
 
– Сине 3 яшеңдә Чаллыдан Аксубай районының Яңа Ибрай авылына кайтканда автобуста кычкырып җырлап кайткан дип сөйлиләр. Бу дөресме?
 
– Әйе, Әлфия Афзалова репертуарыннан «Эх, Кукмара» җырын җырладым. 
 
– Әти-әниең синең җырга осталыгыңны күреп, вакытында дөрес юнәлеш биргәннәр...
 
– Нәкъ шулай. Башта мине танылган музыкант Флера Хөрмәтова җитәкчелегендәге «Җәүһәр» ансамбеленә йөрттеләр. Швециядә яшәүче җырчы Гөлүзә Зыятдиновадан вокал дәресләре дә алдым. 21нче мәктәптә укыганда,  икенче сыйныфтан соң, 2нче музыка мәктәбенең баян классына укырга кердем. Анда тәҗрибәле педагог Владислав Лычактан баянда уйнау серләренә төшендем. Бүгенге көндә үзем өчен генә уйныйм. 
 
– Син  Калкан» лицеен беренче алтын медальгә тәмамлаган кеше дә бит әле. Хәрби буласың килмәдеме?
 
– Барлык комиссияләрне үтеп, Казан юридик институына керергә исәп бар иде. Казанга барырга дип иртә торгач, чәй эчкәндә эчке сиземләү килде һәм «Юк, мин язмышымны казарма тормышы белән бәйлисем, хәрби буласым килми», дидем дә, (5 югары уку йортына кергән идем) КФУның тарих, педагогия факультетын сайладым. Фаяз Хуҗин кебек күренекле галимнәр укытты. Ныклы белем алып кына калмадык, археологик сәяхәтләргә йөрдек. КФУ һәм ТИСБИны кызыл дипломга тәмамладым.  Мәктәптә, лицейда, КФУда укыганда тапкан дусларым белән хәзер дә аралашып яшибез. 
 
– Син гел «5» легә укырга дип үзеңә максат куя идеңме әллә?
 
– Әйе. Уку елы башлангач, көндәлекнең еллык билгеләр дигән графасына «5» леләр төзә идем һәм шул максатка ирешү өчен тырышып укый идем.  
 
– Илнур баянчы  булырга укыгансың, үзең җырчы булып киттең. Зур сәхнәгә сине кем чыгарды? Остазың кем?
 
– Элек баянга җырланган җырларга оранжировка ясаучылар юк иде бит. Виталий Агаповның өенә бардык, ул җырларга оранжировканы ясап, бушка яздырды. Үзенең җырларын да бирде. 8-9 яшьтән аның җырларын җырлап йөрдем. Үсеп җиткәч, 2005 елда ул мине үзенең «Моңлы Чаллы» җыр театрына чакырды. Татарстан, Башкортсан, Россиянең бик күп төбәкләрендә концертлар куеп йөрдек. Мине зур сәхнәгә чыгаручы остазым ул – Татарстанның халык артисты Виталий Агапов.
 
– Илнур, «Йолдызлар фабрикасы» проектында да җиңдең бит.
 
– «Исеңдәме, иркәм» дигән җыр язып җиңдем. Аннары «Татар җыры» фестивалендә Хәния Фәрхи белән «Онытылыр димә» дигән җырны башкардык. Хәния апа бик ачык, ярдәмчел, яхшы энергетикалы шәхес иде. Шуннан соң мәдәни чараларда аның белән очрашып, аралашып яшәдек. Аның турында күңелемдә якты истәлекләр генә саклана. Урыны җәннәттә булсын. 
 
– Син автор башкаручы да бит әле. Җырларың күпме?
 
–  Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Әниемә» җыры беренче җырым иде. Аннары 100ләп җыр яздым. Аларны үземнең концертларымда җырлыйм. Минем иң популяр җырым әле язылмаган. Матур, мәгънәле җыр язып, халкыма җиткерәсем килә. 
 
– Син Виталий Агапов, Хәния Фәрхи төркемнәрендә дә эшли алган булыр идең. Әмма алып баручы һөнәрен юлдаш иттең...
 
– 2005 елда дустымның туен алып бардым, аннары сарафан радиосы аша минем турыда хәбәрләр таралды. Ул елларда ир-ат алып баручылар юк иде, шунлыктан мине бәйрәмнәренә алып барырга чакыручылар күбәйде. Бу үземә дә ошый башлады. Мин рәсми чараларны, бәйрәмнәрне алып баручы булып эшлим.
 
– Күп телләр белүең дә дәрәҗәңне арттыра.
 
– Күп телләр белү беркемгә дә комачауламый. Инглиз телен белүем сәяхәттә генә түгел, шәһәргә чит илләрдән делегацияләр килгәч тә ярдәм итә. Моның өчен мин мәктәптәге инглиз теле укытучысына рәхмәтлемен. Тугандаш төрек теле дә кирәк, чөнки Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек ныгый. Бездә төрек предприятиеләре уңышлы эшли. Димәк, Төркиядән делегацияләр Чаллыга киләчәк.   
 
– Хәзер син укыган мәктәпләрдә улың Туфан укый. Ни өчен улыңа Туфан исеме куштыгыз?
 
– Улларыбызны татар шәхесләре үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Туфан белән Рифат татарча шигырь сөйләп, республика, шәһәр бәйгеләрендә җиңделәр. «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлыйлар да.
 
Татарның бөек шәхесе, драматург, язучы Туфан Миңнуллин, якташым, олпат язучы Хәсән Туфан, бергә КВНнарда уйнаган дустым, режиссер Туфан Имаметдинов, Чаллыдагы 500 000нче малай, хәрби Туфан...ның уңышлы һәм тәртипле булуын күз уңында тотып, Туфан яхшы исем дип беренче улыбызга шул исемне куштык. Шөкер, ялгышмаганбыз. Туфаныбыз 21нче мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлады. Музыка мәктәбендә минем остазым, тәҗрибәле педагог Владислав Лычак классында укый. Моның өстенә аның китабы да чыгарга тора. Биш яшеннән хикәяли башлады. Башта аның сөйләгәннәрен үзебез яздык, аннары үзе җыйды. «Туфанитта маҗаралары» дигән балалар китабын татар, рус, инглиз телләрендә чыгарырыга телибез. Аллаһы боерса, улымның китабы да чыгар. 
 
– Улларыңның артист булуын телисеңме?
 
– Үзләре яраткан һөнәрне сайласыннар. Әмма баланы музыка мәктәбендә укыту мәҗбүри программа булырга тиеш дип саныйм, чөнки күңеленә гармун моңы, җырларны сеңдереп үскән бала беркайчан да начар булмый. Ул дөньяны, кешеләрне башкача кабул итә. 
 
– Китаплар укыйсыңмы?
 
– Классика, рус, чит ил китапларын, татар әдәбиятен укыйм. Китап укысам, җаным тыныч, фикерем дөрес, күңелем сәламәт була минем. Легендар шәхес Гөлзада Рзаеваның: «Яхшы алып баручы күп укырга тиеш» дигән сүзләрен үтәргә тырышам.
 
 – Ничек ял итәсең?
 
– Эшем музыкалы, җырлы булгач, тынычлыкта ял итәргә яратам. Балыкка йөрим. Бу өлкәдә дә тәҗрибәм арта. Хәзер зур суларга чыгып, эре балыклар эләктерә башладым. 
 
– Сине нәрсә борчый?
 
– Авыл яшьләренең туган якларын күрсәтергә оялулары, татарча сөйләшмәүләре. Аннары һәр предприятиедә һәр оешмада татарча яхшы белгән белгеч булырга тиеш дип саныйм. 
 
– Илнур, сине тыңлагач: «Мондый акыллы, зыялы, тырыш егетне кемнәр үстерде икән», – дигән сорау тумый калмый.
 
– Әти-әнием дөрес тәрбияләмәсә, мин бүгенге Илнур Гомәров булмас идем. Әтием Рафик 38 ел инде НЧТСта эшли, ул – тәҗрибәле, хөрмәтле белгеч. Исеме «Татэнерго»ның мактау китабына  кертелде. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Без үскәндә 3-4 җирдә эшләде, шунлыктан әниебез гомерен гаиләгә һәм безгә багышлады. Безне мәктәпләргә, ансамбльләргә, спорт түгәрәкләренә йөртте. Икебезгә дә югары белем алу мөмкинлеге бирделәр. Сеңелем Рузилә пединститутны тәмамлады, бүгенге көндә театрда эшли.  Без әти-әниебез белән горурланабыз.
 
– Нинди хыяллар белән яшисең?
 
– Мин көнемне яңалыклар тыңлаудан, караудан башлыйм. Илебез тыныч, кешеләребез сәламәт булсын. Әти-әниләрне озаграк яшәтәсе иде. Җомга намазларына йөрим. Ходаемнан гаиләмә, балаларыма, әти-әниемә якыннарыма, туганнарыма һәм үземә сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телим. 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 12.06.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»