|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2022 Мәдәният
![]() «Яңа татар җыры III» авторлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды«Яңа татар җыры III» бәйгесе - Ваһапов фондының татар милләтеннең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты. Елдан ел катнашучыларның саны арта, географиясе киңәйгәннән киңәя бара. Ике ел эчендә конкурска 589 җыр кабул ителде. Җырлар Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килә. Бәйгедә Италия, Чехия, Швеция, Кытай илләреннән килгән әсәрләр дә көч сынашты. «Яңа татар җыры III» конкурсында шулай ук яшь һәм география буенча чикләүләр булмавы саклана. Җырларның бары татар телендә генә булуы мәҗбүри. Һәр катнашучының ике номинациядә дә 2 әсәр юллау мөмкинлеге бар. Җиңүчеләрне быел да акчалата бүләкләр көтә: Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. «Яңа татар җыры III» бәйгесендә катнашу өчен түбәндәге алгоритмны үтәргә кирәк: Гаризаны әлеге сылтама аша тутырырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|