поиск новостей
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 27.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 27.04 "Шәй-бу! Шай-бу!" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970

Архив
 
07.06.2022 Мәдәният

11 яшьлек Әминә Әхмәтҗанова: «Халык җырчысы булырга телим»

Йөзендә елмаю, ә күзләрендә очкын балкый. Сәхнәдәге чыгышлары һәм моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә үтеп керде ул. Яшь булуына карамастан, күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яуларга өлгергән. Сүзебез кечкенә йолдызчык Әминә Әхмәтҗанова турында.

Кунагыбыз турында белешмә:
 
— Әминәгә – 11 яшь;
 
— ул Казанның 116 нчы лицеенда 5 нче сыйныфта укый;
 
— җырлый, клипларда төшә, тапшырулар алып бара;
 
— халыкара һәм илкүләм конкурслар лауреаты, Казан мэры стипендиаты.
 
– Әминә, ничә яшьтән җырлыйсың инде?
 
– Мин 6 яшемдә җырлый башладым. Башта Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26 нчы номерлы музыка мәктәбенә йөрдем. Анда Камилә апа Гыйззәтулинадан вокал дәресләре алдым. Шуннан соң төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый башладым. Шулай сәхнә мине үзенә гашыйк итте. Хәзер мин Чайковский исемендәге беренче музыка мәктәбендә укыйм. Сәхнәдә чыгышлар ясыйм.
 
– Күбрәк нинди җырлар башкарасың?
 
– Татар халык җырларын бик яратып башкарам, инглиз телендә джаз стилендә җырлар ошый.
 
– Сәхнәдә үзеңне ничек хис итәсең? Дулкынлану хисе бармы?
 
– Миңа сәхнәдә рәхәт. Баштарак аз гына дулкынлану хисе булса да, сәхнәгә чыккач, ул юкка чыга. Зал тулы булуын яратам, чөнки тамашачыларның күзләренә карап җырлау ошый.
 
– Син күп кенә халыкара һәм илкүләм фестивальләрдә җиңүләр яулыйсың. Конкурсларда катнашу ошыймы үзеңә?
 
– Конкурсларда бик яратып катнашам. Аларны үзем эзләп табам, әнием белән гаризаны җибәрәбез. Конкурсларга вокал буенча укытучым – Татарстанның атказанган артисты Эльмира апа Кәлимуллина белән әзерләнәбез. Аның белән икенче ел шөгыльләнәм. Без аның белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.
 
– Киләчәктә үзеңне җырчы итеп күрәсеңме?
 
– Әйе, тик мин җырчы гына түгел, халык җырчысы булырга телим. Кешеләрне бик яратам, үземнең иҗатым белән аларның күңелләренә үтеп керергә телим.
 
– Әниең белән әтиең син сайлаган юлны хуплыйлармы?
 
– Әниемнең мине гимнастка итеп күрәсе килгән. Мин кечкенә чакта ул гел гимнастика белән шөгыльләнүче кызларга сокланып караган. Кызым булса, шул юлдан китәр, дип хыялланган. 5–6 яшьтә мин гимнастика һәм шул ук вакытта музыка белән шөгыльләнә башладым. Икесе дә – күп вакыт таләп итүче шөгыль, берсен сайларга кирәк иде. Җыр күңелемә якынрак булды. Хәзер әтием белән әнием минем уңышларыма  сөенәләр, яраткан шөгылем булуыма бик шат алар.
 
– Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
 
– Быел Гөлнара Качалованың актерлык осталыгы студиясенә йөри башладым. Биредә мин сүз осталыгы буенча шөгыльләнәм. Шуның белән «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә дә катнаштым. Шәһәр буенча беренче урынны алдым. Беренче ел өчен бу яхшы нәтиҗә дип уйлыйм. Әлеге юнәлеш миңа «Шаян ТВ»да тапшырулар алып барганга күрә дә ошый. Анда хәзер мин «Тиззарядка» тапшыруын алып барам. Телеканалга шундый зур тәҗрибә биргәне өчен мин бик рәхмәтле.
 
– Барысына да ничек өлгерәсең? Буш вакытың каламы?
 
– Минем буш вакытым юк диярлек. Әнием миңа кайчак: «Әминә, әйдә бераз ял итеп тор», – дип әйтә. Тик минем тормышымның бер генә мөһим вакыйгасын да калдырасым килми. Буш вакытым булса, дусларым белән күрешәбез. Алар белән җырлыйбыз, фортепианода уйныйбыз, вакытны күңелле үткәрәбез.
 
– Иҗат юлыңда синең өчен кем үрнәк булып тора?
 
– Безнең гаиләдә иҗат кешеләре күп. Дәү әнием –  баян буенча, әтием скрипка буенча музыка мәктәбен бетергән. Роза әбием гел җырлый, бабай баянда уйный торган иде. Баянга кушылып, Әлфия Авзалованың җырларын бергәләп җырлыйлар иде. Мин үзем дә Әлфия Авзалованың җырларын тыңларга, аның элеккеге концертларын карарга яратам. Ул – минем өчен үрнәк. Миңа аның тавышы, тембры, репертуары ошый. Аның репертуарындагы җырларны бик рәхәтләнеп башкарам.
 
– Уңышка ирешүнең сере нидә дип уйлыйсың?
 
– Уңышка ирешү өчен күп хезмәт, көч куярга туры килә. Һәрвакыт үзеңне камилләштерергә кирәк. Гел беренче булып булмый, билгеле. Андый очракларга тормышта кирәк булачак тәҗрибә дип карыйм.
 
– Иң зур хыялың нинди?
 
– Мин барлык кешеләрнең озак яшәвен, һәрвакыт бергә булуларын телим. Әни бәлеш әзерләп, бөтен гаилә белән бергә өстәл янына җыелган вакытларны, туганнарымны бик яратам.
 
                                                                              Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы