|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2022 Җәмгыять
"Туганнар! “Сабантуй” дигән сүз татар телендә юк!"Сүзем “сабан туе” дигән борынгы, чын татар сүзе турында. Бөтен сөйләм өлкәсен, матбугатны “сабантуй” дип тутырдылар хәзер. Сабантуйлары уза торган урыннарда да “Сабантуй” дип язып куялар. Беркем дә каршы килгәнен ишеткәнем юк. Киресенчә, татарча тапшыруларда да шул ук хәл. Туганнар! “Сабантуй” дигән сүз татар телендә юк! Ул — урысчалаштырган, аларга әйтергә уңай булсын өчен үзгәртелгән, бозылган сүз. Ә бит, билгеле булганча, әдәбият кагыйдәләре буенча, исемнәр, атамалар тәрҗемә ителми: Бөгелмә — Бөгелмә булып яңгырырга, Могилев Могилев булып яңгырырга тиеш. Без гаепле түгел бит урыс алфавитында “туе” сүзен әйтү өчен уңайлы аваз, хәреф булмаганына (әнә бит, Жириновский бөтен бер халык атамасы булган “кыргыз” сүзен дә, әйтүе кыен дип, үзгәрәтергә кирәк диде). Ярар, ул аларның үз проблемалары.
Без бит Туган телләр елы дип, ана телебезне саклыйк дип лаф орабыз, әмма-ләкин... Менә үзем дә ялгыштым! Татар телендә мондый сүз тезмәсе дә юк. Радио тыңлап карагыз, телевизорны ачыгыз: анда гади кешеләр дә, министрлар да, хәтта тел белгечләре дә чыгышларында “әмма-ләкин” сүзен өч-дүрт сүз аша кабатлап, теңкәгә тияләр. Бу бит майлы май (урысча однако-однако) дип сөйләү. Бу турыда күп язып булыр иде, әмма сүзне тел белгечеләренә калдырыйк.
Дөнья күләмендә халыкара аралашу теле булган матур татар телендә дөрес итеп сөйләшсәк, бөтен дөнья безне хөрмәт итәр, үз-үзебезгә дә хөрмәт артыр, иншалла.
Язмамны мәгълүм шигырьне бераз төзәтеп, болай дип тәмамлыйм:
Һәр бәйрәмнең үз яше бар,
Матур җырлары, матур уйлары.
Хезмәт җыры дөнья иңли,
Дөнья иңли сабантуйлары.
Х.ГАЗИЕВ, Казан |
Иң күп укылган
|