|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2022 Җәмгыять
Наилә Гарипова Путинның сыйныф җитәкчесенә чәкчәк пешергәнҺәр төбәкнең йөзе булырдай үз ризыгы бар. Актанышта ул, әлбәттә, чәкчәк. Әлеге баллы ризыкны биредә күпләр үзе өчен пешерә. Ә мәҗлес үткәрәсе, кунак җыясы, күчтәнәчкә алып барасы булса, остага әйтәләр. Усы авылында яшәүче Наилә Гариповага чәкчәк пешертергә хәтта күрше районнардан да киләләр икән. Наилә апа үзмәшгуль булып теркәлгән. Ара-тирә “Әнәк” агрофирмасына сыер саварга бара. Кирәк вакытта сыер савучыларны ял иттерә икән. Ә төп эше — чәкчәк пешерү.
Наилә апа ире Фазылҗан абый белән өч ул үстергән. Олы малайлары Фәдис үз гаиләсен корган. Уртанчысы Рәдис, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Түбән Кама драма театрында эшли. Кечесе Вәдис Актаныш гимназиясендә белем ала. Усыга атна азагында гына кайтып йөри, интернатта яши.
— Кредитларга бата-чума дигәндәй, йортны үзебез салдык, — дип елмаеп каршы алды Наилә апа. — Күп итеп мал асрадык. Фазылҗан терлекче, фермада эшли. Элек мәдәният йортында хезмәт куйдым. Аз хезмәт хакына көн-төн ятарга кирәк иде. Хуҗалыкка вакыт калмый башлагач, эштән киттем. Шуннан соң ныклап чәкчәк пешерә башладым. Унике ел инде. Кыш көннәрендә заказ күп булмый, туйлар чоры башлангач, чәкчәк пешерми бер атна калганым юк. Кайберәүләрнең өйләренә дә барып әзерлим. Күчтәнәчкә дип тә заказ бирәләр. Районга зур кунаклар җыелса да, чәкчәк әзерләргә миңа әйтәләр. Чит илләрдә узган Сабантуйларына да пешереп бирдем. Казахстанга да китте. Бервакыт Президент Владимир Путинның сыйныф җитәкчесенә дип тә чәкчәккә заказ бирделәр.
— Заказга чәкчәк пешерүнең файдасы каламы?
— Бер дә калмаса, пешермәс идем. Чәкчәкнең килосын 600 сумнан сатам. Узган ел да шулай иде, бәяне арттырмадым әле. Йомырка үзебезнеке, үсемлек маен — күпләп, онны капчыклап алабыз. Кулга акча кергәч, чыгымы, мәшәкате онытыла. Авылда әллә ни эш юк бит, нишлисең. Ипилек-тозлык акча керә үзе.
— Заказга дигән чәкчәкне ничә йомыркадан ясыйсыз?
— Гадәттә, 20-30 йомыркадан пешерәм. Өчәр килолап була. Ә гаилә өчен әзерләгәндә, 10 йомыркадан да җитә, өч зур чәкчәк чыга.
— Чәкчәк пешерергә кайдан өйрәндегез?
— Балачактан бирле пешерәм дисәм дә, арттыру булмас. Әнинең апасы өйрәтте. Аларга еш кына кунакка бара идем. Дөрес, ул вакытта чәкчәкне йомырканы туңдыргычта тотмыйча пешерә идек. Соңгы елларда туң йомыркадан гына ясыйм.
Наилә ГАРИПОВАдан чәкчәк рецепты:
10 йомырка, 0,5 әр кг он һәм шикәр комы, 1 л үсемлек мае, 0,5 л лы банка белән бал, чама белән су (кайнап торган сыек майга салу өчен).
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|