поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2022 Мәдәният

«Балачак җыры» бәйгесе җиңүчеләренә 50 мең сум премия бирделәр (ФОТО)

Быел «Балачак җыры 2022» бәйгесенә 114 җыр килгән. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашкан. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынган. Ул 2022 елның 11 маеннан 18 маена кадәр интернет аша тавыш бирү белән тәмамланган.

Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үткән. Мәртәбәле жюри әгъзалары сайлавы буенча 5 җиңүче билгеләнгән, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА.

Бәйгедә җиңү яулаган җырлар: «Сабантуй бүген бездә» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Илнур Ганиев көе), «Токмач кисәм» (Люция Әблиева сүзләре, Эльвира Нигъмәтуллина көе), «Әнием - иң газиз кешем» (Резеда Вәлиева сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), «Бие әле» (Вәсимә Хәйруллина сүзләре, Илназ Баһавиев көе), «Дуслар күп булсын» (Булат Ибраһимов сүзләре, Ләйсән Закирова көе).

Бүләкләү тантанасына килгән кунакларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Марат Әхмәтов сәламләде.

«Бәйгедә катнашкан җырларны телевидениедә генә күрсәтеп бетереп булмый. Без 20-30 мең тираж белән «Балачак җыры», «Сәйлән», «Татар сүзе» бәйгеләрендә җиңгән балалар җырларын буклет итеп бастырырга һәм бөтен дөньяга таратырга ниятлибез. Бу матурлыкны бөтен милләттәшләребез күрергә һәм ишетергә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов киләсе елларда җиңүче җырларны унга кадәр арттырырга кирәк дигән тәкъдим әйтте. «Жюри биш җырны сайлап алган, ләкин төшеп калганнары арасында яхшылары булгандыр. Әгәр лаеклы җырлар күп булса, җиңүчеләр исемлеген киләчәктә унга кадәр җиткерергә кирәк», - диде ул. Жюри әгъзалары әлеге тәкъдимне алкышлап кабул итте.

Жюри әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әлеге бәйгене җыр бәйгеләре арасында иң яхшыларыннан берсе дип атады. «Шигырь язуга караганда, җырга бәя бирү күпкә катлаулырак икән, чөнки барысы да матур, яхшы шикелле. Монда кемнәр генә катнашмый. Биредә кулына яңа гына уен коралы алган яшьләрдән алып, 92 яшен тутырган Резеда Вәлиевага кадәр бар. Бу шулкадәр бай бәйге. Ул һичшиксез дәвамлы булырга тиеш», - диде Разил Вәлиев.

Жюри рәисе, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә бүгенге көндә балалар өчен татар җырлары җитмәгәнен әйтте. «Мин озак еллар бик күп бәйгеләрдә жюри әгъзасы булып йөрим. Балалар хәзер комсомол, Ленин турында җырлый алмый, ә олылар репертуарыннан мәхәббәт турында җырлый. Моны тыңлау хәтта оят. Һәр заманның үз җыры, үз ритмы, үз эчтәлеге булырга тиеш. Бу бәйгенең булуы бик мөһим. Анда катнашкан җырлар халыкка таралып китте. Аларны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында башкаралар», - диде Сәгыйть Хәбибуллин.

Сәгыйть Хәбибуллин бәйге җиңүчеләрне бүләкләү белән генә тәмамланмавын, анда катнашкан җырлар концертларда башкарылачагын, телевидениедә күрсәтеләчәген, җыентык буларак таратылачагын әйтте.

Бәйгене өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештыра.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»