поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.05.2022 Мәдәният

Хәния Фәрхи исемендәге урам булачак

«Без аны онытмыйбыз, оныттырмаячакбыз да», - ди җырчының якын дусты Гөлшат Мөбәрәкова. 30 майда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан, Башкортстанның Югары Тәтешле авылында искә алу чаралары үтте. Җырчының туган ягында һәйкәл ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәйкәл турында төрле фикерләр туды.

 
Җырчының исемен мәңгеләштерү – яхшы гамәл. Мондый зур эшне башкарып чыгаруга катнашучыларга рәхмәт. «Җырчы үзенә охшмаган. Хәниянең сөйкемлеге, сыгылмалылыгы  юк», – диючеләргә: «Бакый Урманче кебек ташка җан өрерлек рәссам-скульпторлар ни дисәгез дә, хәзер юк инде», – дип җавап бирәм.
 
Югары Тәтешледәге һәйкәл ачу тантанасында бик күп мәртәбәле кунаклар: Тәтешле районы хакимияте башлыгы, мәдәният буенча җаваплы җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, «Бәйрәм» ансамбле егетләре катнашты. 
 
Халкыбызның моңлы җырчысы Фән Вәлиәхмәтов Хәния Фәрхигә зур сәхнәгә фатиха биргәнен әйтте, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов исә Хәния Фәрхинең  тамашачылар күңелендә яшәячәген ышандырды. Дусты Хәниянең исемен мәңгеләштерүчеләргә рәхмәт әйтте. Һәйкәл ачу тантасында катнашкан Габделхәй Биктаһиров музейга Хәния ханымның һәйкәлдәге күлмәгенең оригиналын бүләк итте.
 
Хәния Фәрхинең ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкова Нефтекамск шәһәрендә беренчеләрдән булып искә алу концерты уздырган иде. Дустының быелгы туган көнендә ул Хәнияне яратучыларга шатлыклы хәбәр җиткерде. «Хәния Нефтекамск халкының да яраткан җырчысы иде. Без аны онытмыйбыз, оныттырмаячакбыз да. Тиздән Нефтекамскның бер урамына аның исеме биреләчәк», – диде.
 
Җырчы-сандугачыбызның туган көнендә башкарылган барлык эшләр аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
 
 
 

Зөлфия ГАЛИМ
Шәһри Чаллы
№ --- | 31.05.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»