поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.05.2022 Киңәш-табыш

"Матбугат.ру"да үз өендә үстергән гранат фотолары белән уртаклашкан Илнар Кәримуллин: "Үзең үстергәч, баллы тоела"

Арчада гомер итүче Резеда һәм Илнар Кәримуллиннар өйдә төрле культуралар үстереп, тәҗрибә ясарга ярата. Фатирда яшәүгә карамастан, элегрәк күпләп чәчәк үсентеләре дә сатканнар. Берничә ел элек балконда карбыз, бакчада кавын үстергәннәр. Быел өйдә гранатлары өлгергән. Фотолары белән ул "Матбугат.ру" телеграм-каналында уртаклашкан иде.

Җимешне авыз итеп караганнар. “Беренчесе бераз ачырак булса да, үзең үстергәч, баллы тоела. Гранатыбыз кабат чәчәк атып килә”, — ди Илнар.

Кәримуллиннарга башта гранат үсентесен туганнары биргән. Алар гранат орлыгын стаканнарга чәчеп үстергән.
 
— Ләйсән ападан күреп, без дә кызыктык. Беренче карашка декоратив гөлне хәтерләтсә дә, ашарга яраклы. Бераз үстергәч, гранат үсентесен зуррак гөл савытына күчердек. Гади туфракта үстерәбез, бернинди ашлама сипмибез, — дип сүз башлады Илнар. — Быел икенче тапкыр чәчәк атты, уңыш бирде. Беренче җимешләре 5 сумлык тимер акча зурлыгында иде, ачырак булды. Ләйсән апа өендә инде ничә тапкыр өлгерде, алар баллы булды, диде.
 
Гранатны үстерү күңелле. Утырткач та, буйга китә. Шуңа 10 см үскәч, очларын бераз кисәргә кирәк, аннары ул тармаклана башлый. Аларын да бераз өзеп, тагын да куертып җибәрергә була.
 
Гранатка суны еш сибү мөһим. Өстенә су бөркегәнне ярата. Әмма шул ук вакытта артык дым тоту да кирәкми, уртача булсын. Суны күп сипсәң, җимешләре ярылып китәргә мөмкин. Гранат җылылык, яктылык ярата, тик туры кояш нурларын үз итеп бетерми, артык кызу батарея җылысы да өреп торырга тиеш түгел. Алай яфрагы тиз коела. Җәен балконга яки җиргә чыгарып утыртырга була, җиләс урынны үз итми. Көзен суыклар башланганчы, җирдән казып алып, өйгә кертергә кирәк. Җимеше тиз өлгерми, ике ел үскәннән соң гына чәчәк ата башлый. Беренче елны чәчәге азрак була, коеп бетерә, көче җиткән кадәрен генә калдыра. Җимеш өлгергәнен кабыгының төсеннән карап беләбез. Кайберсе тиз тулышып, шартлап ярылып китәргә мөмкин. Тәме кибетнеке кебек үк, ваграк кына.
 
 
Илнар таксида эшли. Хатыны Резеда — дәүләт оешмасында баш бухгалтер. 8 һәм 6 яшьлек ике ул тәрбиялиләр.
 
— Балалар да гранат үсүен кызыксынып күзәтте, җимешен көттеләр. Әмма ботактан бер тапкыр да өзмәделәр. Өлгергәч кенә, кисик әле, диделәр. Барыбызга да күңелле процесс булды ул, — ди Илнар.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 26.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»