поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.01.2011 Мәгариф

Түземлекнең чиге кайда?

“Мәктәпләрне оптимальләштерү, милли компонентны бетерү, укучыларга православие динен өйрәтү” кебек сүзләрне беренче мәртәбә ишеткәндә югалыбрак торган булсак, хәзер бераз ияләшә төштек бугай. Алай да ситуацияне күз уңаеннан чыгармаска тырышабыз һәм мәктәпкә барган саен шул теманы күтәрәбез.

Камышлы районы Иске Усман авылының тугызъеллык мәктәбендә татар телен укытучы Фидания Әхсән кызы НУРЕТДИНОВА белән дә сүзне шуннан башладык.

 

– Мәктәбегез оптимальләштерелдеме инде?

 

– Әйе, без ул шаукым аша уздык инде. Мәктәбебезне Яңа Усман мәктәбенә кушуларына нәкъ дүрт ел булды. Элек биредә сиксәннән артык бала белем ала иде, быел 25 укучы гына калды. Иске Усманда гомер-гомергә татарча укытсалар, Яңа Усман белән кушылгач, рус мәктәбенә әйләндек дә куйдык. Безнең мәктәп хәзер филиал булып санала. Элек татар телен ике укытучы атнасына бишәр сәгать укыта иде. Ә хәзер мин берүзем дә өлгерәм, чөнки татар телен беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр ике генә сәгать укытабыз. Шушы бирелгән ике сәгатьнең берсе татар теле грамматикасына, ә икенчесе әдәбиятка планлаштырылган. Мин бу сәгатьләрне бүлеп тормыйм: бер атнада татар теле, икенче атнада әдәбият укытам. Кечкенә сыйныфларда атнасына ике сәгать кенә татар теле бирелгәч, язу белән шөгыльләнергә вакыт аз кала, күбрәк укырга тырышабыз.

 

Яңа Усман белән кушылганчы дәрестән тыш үткәрелгән чараларны саф татар телендә алып бара идек, хәзер русча сөйләшергә туры килә. Терминология дә үзгәрде: элек татар телен “укытсак”, хәзер “өйрәтәбез”. Филиал булу сәбәпле, үзебезнең программаны төзергә дә хакыбыз юк, Яңа Усман мәктәбе программасы белән чикләнәбез.

 

Ә өлкән сыйныфларда татар телен берәр сәгать кенә укытабыз. Бу бик аз. Күпме генә тырышсак та, программаны өстән-өстән генә үтәргә туры килә. Мәсәлән, сыйфат дип аталган төшенчәне бер сәгатьтә үтәргә мәҗбүрбез. Ә теманы яхшырак үзләштерү, кабатлау өчен вакыт җитми. Әдәбият дәресләрендә зур әсәрнең язучысы турында мәгълүмат бирәбез, эчтәлеген сөйлибез, ә әсәрне балалар өйдә укып килергә тиеш. Укыганы – укый, укымаганы – укымый кала инде..

 

– Дәреслекләрегез җитәрлекме соң?

 

– Китаплар җитеп бетми шул. Бу өлкән сыйныфларда нык сизелә. Булган китаплар да барысы да иске. Ә башлангыч сыйныф укучыларының барысының да китаплары бар.

 

Балаларыбыз тырыш. Мәркәзебез Казанда моннан бер ел элек үткәрелгән олимпиадада катнашып, Гүзәл Хөсәенова, Рузалия Хисаметдинова призлы урыннар яулап кайтканнар иде. Диләрә Садриева, Мәдинә Рамазанова, Алсу Кәримова да татар теленнән гел «бишле»гә генә укыйлар. Мәдинә Рамазанова, Рәмилә Надыршина күптән түгел Самарада уздырылган татар олимпиадасында да уңышка ирештеләр.

 

Авылыбызда опекага алынган башка милләт балалары да яши. Алар саф татар телендә сөйләшәләр, язалар, укыйлар, хәтта спектакльләрдә дә катнашалар. Ата-аналар үзләре дә балаларының татарча укуына каршы түгел. Шуңа күрә җитәкчебез Хәдит Нурулла улы Әхмәдуллин риза булгач, факультатив рәвешендә бирелгән сәгатьләрне татар телен укытуга юнәлдерәбез.

 

Фидания Әхсәновна, мәктәпләргә православие динен кертә башлауга карашыгыз нинди?

 

– Каршы, билгеле. Дөрес, диннәрнең берсе дә начарга өйрәтми. Әгәр диннәрне кертергә телиләр икән, татар балаларына ислам динен укытуны рөхсәт итсеннәр. Мин укучыларыма әхлакый тәрбия бирергә, матур традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне сеңдерергә тырышам. Җәйге лагерьда ял иткәндә “Әкиятләр көнен”, “Яңгыр ашы”, милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрәбез.

 

– Сезне бүген ниләр борчый?

 

– Сәгатьләр җитмәү эчне пошыра. Балалар саны аз булу сәбәпле мин рус телен дә укытырга мәҗбүр. Бишенче разрядлы, ундүртенче категорияле укытучы була торып, алты мең ярым сум хезмәт хакы алып эшлим. Мәктәбебездә татар телен укытуны туктатмасыннар иде инде, – дип сүзен төгәлләде Фидания ханым.

 

Аны тыңлап торган химия, география һәм биология укытучысы Рәйсә Мөнирова да түзмәде, үзен борчыган проблемалар турында сөйләп китте:

 

– Безнең мәктәп һәрвакыт мактауга лаеклы иде. Укучыларыбыз арасыннан бөек шәхесләр дә чыкты: очучылар, колхоз җитәкчеләре, врачлар, инженерлар, укытучылар… Алар безнең хезмәт җимешләребез. Горурланып әйтә алам, араларында хәтта чит илләрдә эшләп, уңышларга ирешүчеләр дә бар. Без әле дә шулай ук тырышып эшлибез, ә аз компонентлы мәктәп булгач, хезмәт хакын тиешлечә ала алмыйбыз. Моның белән бер дә килешеп булмый. Чөнки 8-9 балага да, 20 балага да шулай ук әзерләнергә, мәктәптән тыш эшләрне дә шулай ук үткәрергә, планга кермәгән әдәбият белән дә кызыксынып торырга кирәк бит, – диде ул.

 

Аларның моң-зарларын тыңлап торган арада бүлмәгә муниөипаль мәктәп филиалы мөдире Хәдит Нурулла улы Әхмәдуллин килеп керде. Ул мәктәп тормышы турында менә ниләр сөйләде:

 

– Татар баласы үзенең телен, динен, гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен өйрәнеп үсә икән, ул әхлаклы, намуслы, төрле милләт халкын хөрмәт итүче, чын кеше булып җитешә. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен укыту кирәкме?! Әлбәттә, кирәк! Ләкин без берни дә эшли алмыйбыз. Хөкүмәтебез үзе милли мәгарифкә йөзе белән борылса гына. Элек бит “Нет русских, нет чуваш, нет татар. Есть только Советский Союз – единая нация”, – дип әйтәләр иде. Минемчә, һәр милләт вәкиле үз мохитына, милләтенә тугры булып калырга тырышадыр. Күп еллар «Бердәмлек» газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Минзакир абый Нуретдинов заманында безгә бик күп ярдәм иткән иде. Ул бервакытта да татар авылларында татар телен укытуны күз уңыннан җибәрмәде. Без аның яхшылыкларын, игелекләрен әле дә искә алып, рәхмәт әйтәбез. Милләтебез өчен янып-көеп яшәүче шушы олуг шәхестән үрнәк алырга кирәктер безгә.

 

Тагын бер ачык мәсъәлә: иртәнге ачы суыкта күрше авылга укырга чыгып китүче укучының исәнлеге була аламы?! Балаларны йөртүче автобус Яңа Усманга барып җиткәндә генә җылынып бетә бит. Ә юл хәлләре турында сөйләп торасы да юк. Бала әти-әнисе яныннан чыгып киткәч, үзен ирекле итеп тоя. Ул тәмәке тартырга, сыра эчәргә, начар сүзләр сөйләргә өйрәнергә мөмкин бит. Менә шушы авырлыкларның төп сәбәбе – авыл производствосының таркалуында. Авыл беткәнгә мәктәп бетәме, мәктәп беткәнгә авыл бетәме? Элек фермада 40–50 кеше, гаражда 30-40 кеше эшли иде. Ә хәзер авылда унбиш кешегә генә эш табылды. Чит җирләргә бәхет эзләп китүчеләр нинди эшкә дә риза булып әллә кайларда йөриләр, ә авылыбыз җирләре буш ята.

 

Безгә башта авыл хуҗалыгы производствосын аякка бастыру турында кайгыртырга кирәктер. Авылда эш җанлана башлагач, балалар саны да күбәеп китәр һәм үзебезнең мәктәп тулы көчкә эшли башлар әле, – дип зур сөйләшүгә нокта куйды мәктәп җитәкчесе.

 

Кайтып, шушы темага уйланып йөри башлагач, элек җырланган “Зимагурлар җыры” исемә төште. Хәзер генә шушы җырның мәгънәсенә төшенеп беттем. Үз илендә тиешле хезмәт хакы алып эшли алмаган ирләр, читкә бәхет эзләп киткәннәр. Гаиләсен бер күрергә тилмереп яшәүче кешеләрне элек зимагурлар дип атаганнар икән бит! Ә хәзер ярты дөнья зимагур. Шуңа күрә авылларыбыз буш, мәктәп тәрәзәләре кадакланган...

 

Гомер-гомергә укытучы кеше дәрәҗәле, хөрмәткә лаеклы, иң кирәкле кеше булып санала иде бит. Өлкәннәр: “Һәр нәрсәнең чиге бар”, – диләр. Түземлеге бетеп, авылның соңгы укытучысы да чыгып китеп, шәһәрдә эш эзли башласа, милли мәгарифебез тәслим кылыр микәнни?! Татар телендә укыта алырлык мәктәпләрне, татар теле укытучыларын саклап калу өчен, авыл производствосын җанландыру турында уйланырга әллә вакыт җиттеме икән?

 

Иске Усман авылы,

Камышлы районы.

 

 

Фидания НУРЕТДИНОВА укучылары белән.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»