|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2022 Мәдәният
Бүген К.Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдиновка 50 яшь тулды22 нче майда Татарстанның атказанган артисты Шәмсетдинов Ренат Габдрахман улының туган көне! Бүген аңа 50 яшь тулды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты 1972 елның 22 маенда Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килгән. Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Театрда 1991 елдан бирле эшли. "Хөрмәтле Ренат Габдрахманович, Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез", диелә К.Тинчурин театры коллективы котлавында.
--- |
Иң күп укылган
|