поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша бара, дип саный иде минем әби. Заманында аны кардиохуриргия бүлегеннән шуның өчен кудылар.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
21.05.2022 Мәдәният

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел 85нче юбилеен билгеләп үтә

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләреннән» концерт программасы белән гастрольләргә чыгып китте.

13 майда – Әстерханның «Аркадия» мәдәният сараенда, 16 майда – Волгоградның Офицерлар йортында гөрләп үткән гастрольләрдән соң, 72 кешелек ансамбль Самарага да килеп җитте.
 
Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова, ике ел чамасы котырган коронавирустан соң халык концертка килмәс инде, дип шикләнгән иде. Аллаһыга шөкер, «Металлург» сарае шыгрым ту¬лы иде. Ике сәгать дәвамында татар мә¬дә¬ниятенең шедеврларын тәшкил иткән тирән эчтәлекле номерларга сокланып утырдык. Беренче өлештә оркестр һәм хор татар халык җырларына мө¬рә¬җәгать итте, ялкынлы татар биюләре программаны бизәде. 
 
Концертның икенче бүле¬гендә «Туй» музыкаль-хо¬ре¬ографик спектакле күр¬сә¬телде. Ул Казан һәм Себер та¬тар¬ларының XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башына караган  фольклор-этнографик до¬ку-ментларга нигезләнеп эш¬ләнгән. Тамашачылар борынгы татар туйларының гореф-га¬дәтләре, җыр-биюләре, уен¬нары, бай киемнәре, бир¬нә¬ләре һәм бүләкләре белән та¬ныштылар. Бу спектакльне сәхнәгә кую өчен архивларда сакланган документларны кү¬тәрергә, халык те¬лендә сакланып килгән туй җырларын эзләп табарга туры килгән.
 
Быел 85нче юбилеен бил¬геләп үтәргә әзерләнүче Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан хөкүмәте карары белән, 1937 елда Татар дәүләт филармониясе каршында оештырыла. Шушы гомер эчендә ансамбль татар халкының милли мәдәниятен, сәнгать хәзинәләрен иҗади үз-ләштереп, заманчалатып, во¬каль-хореографик сәхнә әсәр¬ләрен тамашачыларга җит¬керә. Ансамбльнең иҗади йөзен фор¬малаштыру эшендә кү¬ре¬некле фольклорчылар, ком¬по¬зиторлар, балетмейстер¬лар, рәссамнар, язучылар катнаша. Күп гасырлар яшәп килгән музыка, җыр, бию һәм әкият, бәетләргә нигезләнеп тудырылган чын нәфис вокаль-хореографик композицияләр ансамбльнең әле дә сынал¬ган юлдашлары булып то¬ра. Дәртле, рухи эчтәлекле бәй¬рәмнәре – «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Аулак өй», бүген Самарага алып килгән «Туй»  мәҗлес-тамашасы да заман та¬ләпләренә җавап бирә. Программаларында һәрвакыт матур бизәкле, күңелгә дәрт би¬рүче номерлар урын ала. Шулар арасында Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Вак бию”е дә бар.
 
Концерт тәмамлангач, сәх¬нәгә Талип хәзрәт Яруллин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, «Болгар мирасы» тарихи фонды директоры Гүзәл Сәгәдәтова, Фло¬рида Локманова чыгып, ансамбльнең татар гореф-га¬дәтләрен, традицон культурасын саклау һәм үстерү эшенә керткән зур өле¬шен билгеләп үттеләр, са¬маралыларның чиксез рәх¬мәт¬ләрен белдерделәр. 
 
 

Данияр СӘЙФИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 21.05.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы