поиск новостей
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 18.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 18:00
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 19.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 16:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 13:00
  • 22.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 10 Декабрь
  • Ринат Мөхәммәдиев - язучы
  • Светлана Сабирова - җырчы
  • Гариф Гомәр (1891-1974) - журналист
  • Марсель Бакиров - галим
  • Александр Груничев - дәүләт эшлеклесе
  • Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) - галим
  • Флүр Гайнемөхәммәтов - баянчы
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
16.05.2022 Авыл

Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр

Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде. Озакламый яшь чикләвен бетермәкчеләр. Идел буе округы хатын-кыз депутатлары шул хакта сөйләшкән.

Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, алар төрле төбәктә яшәүче депутат ханымнар белән очрашып, тәҗрибә уртаклашканнар. Очрашып сөйләшүнең максаты – һәр төбәктәге дәүләт ярдәмен өйрәнеп, үзара фикер алышып, безнең уңышлы программаларны – аларда, аларныкын Татарстанда эшләтеп җибәрү. Ике ай дәвамында алты утырыш уздырганнар.
 
–  Без «Бердәм Россия» партиясенең халык программалары буенча эшләдек. Бергәләп очрашып сөйләшү тәкъдимен башка төбәкләр бик теләп кабул итте. 13 төбәктән барлыгы 101 тәкъдим  алдык. Һәрбер төбәк үзендә яшәүче өлкәннәр, балалы гаиләләр, авыруларның тормышын яхшырту уңаеннан төрле фикерләр җиткерде. Тәкъдимнәрнең иң күбе Самара, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза өлкәләреннән килде, – ди Алсу Нәбиева.
 
Төбәкләрдән җыелган тәкъдимнәр белән хәзер Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар танышачак. Төбәкләрдәге депутатлар исә күрше өлкәләрнең кайбер законнарын үзләрендә кулланмакчы. Депутат хатын-кызлар авыл хуҗалыгы проблемаларын, авыру балаларны дару белән тәэмин итү, икътисади кризистан чыгу юлларын, авыр хәлдә яшәүче гаиләләр өчен «социаль контракт» төзеп булуы хакында сөйләшкәннәр.
 
Алсу Нәбиева әйтүенчә, халыкның сәламәтлегенә кагылышлы сораулар, тәкъдимнәр дә күп  булган.  Депутат ханымнар искәртүенчә, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр арасында әле дә дарулар кытлыгы бар икән. Утырышларда участок хастаханәләрендә дарулар сату турында да сөйләшкәннәр. Шулай ук шикәр авыруы белән авыручылар өчен дә даруларны авыл ФАПларына кайтармакчылар.
 
Депутатлар табибларның тормышын да яхшыртмакчы. Бу күбрәк авыл җирендә эшләүче фельдшерларга кагыла. Аларга өстәмә түләү  тәкъдиме бар.
 
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Оксана Хлякина утырышка онлайн кушылды. Аның фикеренчә, эш бирүчеләр хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Шулай ук авыл җирендә эшләүче медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү кирәк, диде ул.
 
Барлык тәкъдимнәрнең әлегә иң кирәклеләре сайланачак. Ел ахырында тагын бер утырыш булачак.
 
– Мондый очрашулар кирәк. Без һәр төбәкнең проблемасын өйрәндек. Аларны чишү юлларын табарга тырыштык. Бергәләп эшләгәндә, эшнең нәтиҗәсе булмый калмас, – диде Алсу Нәбиева.
Фото: пиксабай

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ