поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.05.2022 Җәмгыять

Районнарга гимн кирәкме?

Кемдер моны тузга язмаган сорау дияр. Әйтик, Сарман районында яшәүчеләр шулай дияргә мөкин. Чөнки аларның үз гимннары бар. Менә аның сүзләре:

Сарман гимны

 
Сандугачлар иле Сарман ягы,
Басу-кырлар – иген диңгезе.
Җир астыннан кара алтын чыга,
Эшләп яшәү – тормыш нигезе.
 
Кушымта:
Җырлы да ул Сарман, илһамлы да,
Сүнмәс өмет ташый моңыннан.
Үз кыйбласын күздән югалтмыйча
Сарман атлый бәхет юлыннан.
 
Бер гаилә булып сарманлылар
Хозурланып рәхәт яшиләр.
Авырлыкны бергә җиңә алар,
Бергә-бергә күкрәп яшниләр.
 
Кушымта.
Биеклеккә дәшә зәңгәр таулар.
Сокландыра яшел аланнар.
Чынга ашырасы ак хыяллар
Бабайлардан безгә калганнар.
Кушымта.
 
Композитор, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев әлеге гимнга карата үз фикерен белдерә:
 
«Чыгарсыңмы каршы алырга» исемле җыр белән халкыбыз арасында танылу алган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Әхмәтшин һәм күренекле шагыйрь, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллин күптән түгел «Сарман гимны» әсәрен иҗат иттеләр. Бу аларның туган төбәкләренә карата булган мәхәббәт һәм горурланудан туган тагын бер уртак хезмәте. Монда иҗади өлгергәнлек тә һәм профессиональлек тә күренеп тора. Гимнның көе үзенчәлекле, халыкчан, милли, яңа аһәңнәргә бай. Аны дүрт тавыштан торган хор, солист һәм инструменталь ансамбль тантана, шатлык һәм күтәренке рух белән башкара ала. Көй сүзләр белән тәңгәл килә. Милли мәдәниятебезгә күп талантлар биргән данлы Сарман мондый гимнга һичшиксез лаек».
 
 
Сарманда иҗат ялкынын сүрелдерми гомер итүче өлкән шагыйрь Дамир Гарифуллин үз иҗатында тарихи мирасны киләчәк буыннарга калдыру өчен күп көч куя. Архив материаллары җыя, шәҗәрәләр төзи. Ул бүгенге көндә дүртьюллык фәлсәфә һәм нәсыйхәт шигырьләре – робагыйлар язучы, аларны аерым китаплар итеп чыгаручы бердәнбер татар шагыйре дияргә була. 2019 елда Дамир ага үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан яшьләр көнләшерлек иҗат үрләре яулады – бер елда 4 китап чыгарды. «Күңелем серләре» дип аталган шигырьләр һәм җырлар китабыннан бер шигырен укып китик әле.
 
Нәрсәне үзгәртерләр
Үзгәрешләр булып тора,
Белмим, алар кирәкме?
Тик берсе дә аз гына да
Үзгәрталмый йөрәкне.
Бөтенесе сизеп тора:
Кешечә түгел берни.
Шул менә җанны кимерә,
Ә төнлә йокы бирми.
Илне уенчык иттеләр
«Без, без» дигән төркемнәр.
Үзләренчә хәл кылалар,
Оялмыйлар беркемнән.
Мәхшәр узып киткәнмени,
Җир баткан хәрабәгә.
Каргалар сандугачны да
Кертмиләр әрәмәгә.
Белмим инде, бу дөньяны
Ничек эзгә кертерләр.
Нинди сәбәп табып, тагын
Нәрсәне үзгәртерләр...
 
Әлбәттә, әлеге китабын Дамир Гарифуллин дусларына, шул исәптән миңа да бүләк итте. Ә композитор Әнвәр Шәрәфиевкә юлланган китабына ул минем күз алдында мондый сүзләрне язып куйды:
 
Әнвәр абый, синең быел
Зур юбилеең елы.
Барлык татар йөрәгенә
Тоташкан синең юлың.
Күңелләрне уятасың
Елатып та, көлдереп.
Сарман гимнын зурлагансың
Фикереңне белдереп.
Юлларыңда очрап торсын
Әйбәт кешеләр генә.
Янәшәңдә атласыннар
Хәким ишеләр генә...
 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман районының Почетлы гражданы Дамир Гарифуллин күренекле композитор «Уйнагыз, гармуннар!» җырының авторы, тумышы белән Азнакай районы Урсай авылыннан булган Әнвәр ага Шәрәфиевкә бүләк иткән «Илһамлы Сарман» китабына болай дип язып куйган:
 
Әнвәр абый!
Талантка бай безнең яклар,
Макталалар кайда да.
Миннән торса, сине данлап
Сөйләр идем Айда да.
Текәй, Чатыр тауларыннан
Биектә синең исем.
85 яшьлек егет син,
Уйласаң китәр исең.
Сарман-Азнакай төбәге –
Татарстан көзгесе.
Безнең яклар Арчаларга,
Сабаларга биргесез!
Сезнең хакта сөйләшсәк тә
Йөрим башны уйлатып.
Утырасы килеп китә
Гармуннарны уйнатып...
 
Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Ренат Еникеев һ.б.лардан торган татар совет композиторлары когортасының соңгы вәкиле, милли музыкабызның аксакалы Әнвәр Шәрәфиевкә 2020 елда 85 яшь тулды. Тик кайберәүләргә андый юбилейларны республика күләмендә, һичьюгы туган ягы Азнакайда билгеләп үтәргә «ярамады». Әлбәттә, өлкән музыкант үзеннән торганнарны җиренә җиткереп башкарды, иҗат җимешләрен бер компакт дискка туплап, авылдашлары ярдәме белән «Аксу» студиясендә «Уйнагыз, гармуннар!» дигән җыентык чыгарды. Казандагы музыкаль җәмәгатьчелек вәкилләренә бүләк итте һәм Азнакай җитәкчеләренә дә җибәрде. Республика һәм район матбугатында шәхсән үземнең «Милли моң сакчысы» («МҖ», 27.03.2020), «Мәшһүр татарлар» рубрикасы астында «Милли музыканы бозмагыз!» («Идел» журналы, №7, июль 2020) исемнәре белән юбиляр турында күләмле мәкаләләрем дөнья күрде. Сүз уңаеннан әйтеп китик, өлкән иҗатчыларыбыз Д. Гарифуллин һәм Ә. Шәрәфиев икесе дә КПРФ Үзәк комитетының «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек медальләре белән бүләкләнделәр.
 
Сүземнең ахыры да районнарга гимн кирәкме дигән сорауга җавап булсын өчен, кабаттан өлкән язучы Дамир ага Гарифуллинның әле бер кайда да укучыларга күренмәгән өр-яңа шигыренә мөрәҗәгать итәргә булдым. 2020 елда Сармандагы бер урамга аның исемен биргәннәр иде, ул аны шул урамнан йөреп кайткач, шушы арада гына яздым дип сөйләде.
 
Гимн кирәк
Күптән мәгълум: ил флагтан,
Ил гимннан башлана.
Гимн тыңлап, бабайларның
Керфекләре яшьләнә.
Безнең дә бар бу дөньяда
Флагыбыз, гимныбыз.
Гимныбызны хозурланып,
Горурланып тыңлыйбыз.
Флагыбыз ялкын мени –
Күккә үрли җилләрдә,
Шул флагтан сарманнарны
Таныйлар чит җирләрдә.
Флаг, герб, гимн кирәк,
Һич онытма син моны.
Алар Сарманпәрварлыкның
Иң-иң тәүге символы!
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, XXIII «Бәллүр каләм» бәйгесе номинанты (2020), хезмәт ветераны.
 
Рәсемдә: Д. Гарифуллин (сулда) һәм Х. Гыйләҗев (23.10.2020)
 

 


Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.05.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»