поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.01.2011 Авыл

Ирләр иген игә анда, хатыннар бала таба... (ФОТО)

Авыл тормышыннан ерак булган милләттәшләребез газетабызны алган саен Гали авылы эшмәкәрләренең, фермерларының уңышлары турында укып, өлкәбезнең башка авылларында хәлләр мөшкел, шуңа күрә алар турында язмыйлар дип уйлап куярга да мөмкин. Галилеләр, әлбәттә, мактауга лаек хуҗалар, эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр, һәм аларны күтәрмичә мөмкин түгел. Ә шулай да, башка татар авылларында авыл хуҗалыгы тормышы ничегрәк икән? Шушы сорауга җавап эзләп, Камышлы районының иң зур авылларының берсе – Иске Ярмәккә юл алдым.

Авыл

 

Авылга килеп керүгә йортларның киң, өйләрнең төзек булуын күреп куанасың. Урыны-урыны белән кызыл кирпечтән салынган ике катлы өйләр дә күренгәли. Авыл уртасына җитәрәк мәчет манарасыннан ишетелгән азан моңы күңелләргә май булып ята. Мәчетне узып китүгә ак каеннар арасыннан елмаеп ике катлы мәктәп бинасы каршы ала, аннан соң спорткомплекс, Мәдәният йорты, шифаханә һәм пищекомбинат. Асфальт урамыннан уңга каерылсаң – балалар бакчасы, өстәрәк машина-трактор мастерское, берничә кибет гөрләп эшләп тора. Ә авылның икенче башына барып чыксаң, совет заманнарында корылган терлекчелек фермаларына барып төртеләсең.

 

Башка авыллардан аермалы буларак, биредә алар сакланган, әмма төзек дип атарлык түгелләр. Фермалар хәзер колхоз милке түгел, анда эшкуар Хәйдәр Сафиуллинның “Эссор” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте маллары – унлап ат, сарыклар урнашкан. Шунда ук 1500 баш каз, язын бәбкәләр чыгарып халыкка сату өчен инкубатор да бар. Шул инкубатор булганга, җәй буе Сок елгасы буенда шәхси каз көтүләре каңгылдашып йөзеп йөриләр. Татар авылында казлардан да матуррак тагын нинди милли бизәк булырга мөмкин икән?! Бер көтүдәге каз башларын саный башлаган идем – егермедән артып киткәч, буталдым. Кыскасы, утызлап булгандыр. Ә хәзер инде биредә каз өмәләре башланды – каз маенда йөзеп пешкән коймаклар, каз бәлеше исләре вакыт-вакыт авыл өстенә тарала. Димәк, тагын берәү күрше хатыннарын каз өмәсенә җыйган...

 

Крестьян хуҗалыклары

 

Элеккеге “Коминтерн” колхозы банкрот дип игълан ителгәч, Уфа юлы буендагы кафены, машина-трактор мастерскоен, спорткомплексны, механикалаштырылган ындырны һәм фермаларны инвестор Хәйдәр Сафиуллин җитәкчелегендәге “Эссор” ширкәте сатып ала. Хәзер бу хуҗалыкта җәй көннәрендө 110 кеше хезмәт итә. Биредә, каз бәбкәләре сатудан тыш, азык-төлек комбинатында икмәк пешерү, шунда ук үсемлек мае чыгару, пилмән ясау, халыктан җыйган сөттән сыр, каймак, сары май, эремчек җитештереп сату, хәтта лимонад ясау эшләре дә җайланган.

 

“Эссор” авылга беркетелгән җирләрнең 4200 гектарын халыктан арендага алган. Быел шул җирләрнең 2200 гектарын сөреп чәчкәннәр. Кызганычка, корылык ашлыкның күп өлешен көйдереп алган, ә җыеп алынганы фуражга тарттырылган. Бу кышка азык-төлек комбинаты эшчәнлеге туктатылып тора икән. Моны инде “Эссор”ның управляющие Расих Габидуллинның Иске Ярмәк авыл җирлеге башлыгы итеп сайланып куелганнан соң, ширкәтнең яңа идарәчесе әлегә табылмавы белән дә, елның коры килүе сәбәпле, хуҗалыкның кыенлыклар кичерүе белән дә аңлатып буладыр.

 

Иске Ярмәк авылы җирлегенә кагылышлы 5800 гектар җирнең 600 гектарын икенче ныклы хуҗа – Илшат КАЮМОВ халыктан арендага алып эшкәртә, ә уңыш шулай ук малларга ашату өчен кулланыла, чөнки бу хуҗалыкның юнәлеше – сөт җитешерү. Элек тә халыктан сөт җыеп көн күргән Илшат 2007 елда Киров өлкәсеннән 46 баш холмогор токымлы таналар алып кайта. Быел аның фермасындагы йөзгә якын сыерга 3 терлекче, 3 сыер савучы, бер бозау караучы хезмәт күрсәтә. Эшкуар шулай ук халыктан да сөт җыеп, көн аралаш 3 тонна сөтне Кинел сөт заводына илтеп тапшыра, ә анда җитештерелгән продукцияне алып кайтып, район мәктәпләренә, балалар бакчаларына сата, шулай ук кибетләрдән дә бу продукцияне сатып алып була. Ә сөтсез сыерларны суеп, итеннән көненә 20 – 25 килограмм пилмән ясала һәм Каюмовның шәхси кибетләрендә сатыла. Халык бу пилмәннәрне яратып ашый. Кибетчеләр, пилмән ясаучылар, машина йөртүчеләрне санап, утызлап кеше эшли биредә.

 

– Хөкүмәт ярдәме булмаса, быел сыерлар санын саклап калып булмас иде. Сыер башына 3 мең, кысырына 2,5 мең сум субсидия бирелде, сөт бәяләре дә артып китте. Халык та хәзер бик теләп хөкүмәткә сөт сата, без дә җиңел сулап куйдык, ниһаять, сөт җитештерү эше дә керемле була башлады. Алла бирсә, быелгы кышны чыгарга ниятлибез, алдагысын Ходай гына белә, - дип уртаклашты Илшатның тормыш иптәше һәм булышчысы Венера ханым, ә хуҗа үзе мин килгәндә Самарага чыгып киткән иде.

 

Ә менә Фәнис КӘЛИМУЛЛИН хуҗалыгындагы 40 баш мөгезле эре терлекне ит өчен асрыйлар. Аларга дип хуҗа махсус йорт урыны сатып алган һәм шунда ферма оештырган. Фәнис маллар санын тагын да арттырырга җыена, чөнки быел ул сенаж ясау өчен яңа техника сатып алган. Ә итне ул күрше авылларның базарларында сата.

 

Каюмовлар һәм Шаһиевларның күршеләрендә генә яшәүче Фәрит ӘХМӘДИЕВ та тик ята торганнардан түгел. Аның йортындагы тугыз сутый җир пленка белән капланган, ә декабрь уртасы Әхмәдиевлар гаиләсе өчен елны туендыра, чөнки шушы көннәрдә теплицаларда чәчү эшләре башланып киткән.

 

Фәрит үзе вахта ысулы белән Себердә нефть һәм газ чыгару белән шөгыльләнә. Ә ялга кайткан аенда хатынына булыша. Помидор һәм кыяр үстерү серләрен дә ул Себердә эшләүче дусларыннан - Туймазы һәм Кинел егетләреннән өйрәнеп кайткан. Халыкка ошасын дип, ул иң тәмле сортлы яшелчәләрне генә үстерә һәм Камышлы, Кләүле, Исаклы базарларына илтеп үзе сата. Ә авылдашлары помидорларны өенә генә килеп алалар. Пенсиягә чыккач та тик ятмас өчен, ул әле өстәмә 28 сутый җир сатып алган һәм шунда тагын теплицалар кора башлаган. Ярмәктә аңардан башка тагын 4 кеше шушы эш белән шөгыльләнә: Минсәлих Зарипов (аның теплицалары иң зур күләмле, диләр), Наил Галимуллин, Зөлфәт Зарипов һәм Расих Кәлимуллин.

 

Эшмәкәрләр

 

Танылган эшмәкәрләр – авылда икәү. Аларның икесе дә агачтан ишекләр, тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә. Илшат ШАҺИЕВ – укытучылар гаиләсеннән. Аның бабасы Габделхак абый һәм әбисе Суфия апа, әтисе Ришат абый һәм әнисе Мөнирә апа – укытучылар. Илшат та Куйбышев педагогия институтының физкультура бүлеген тәмамлап авылга кайта һәм Камышлы урта мәктәбендә физкультура укыта башлый. Тиздән район үзәгендә спорткомплекс ачыла һәм Иске Ярмәк авылы спорткомплексын да аңа кушкач, Илшат туган авылында тренер булып эшли башлый. Алты ел буе ул авыл яшьләрен волейбол, баскетбол уйнау серләренә төшендерә. Ул тәрбияләгән команда район күләмендә беренче урыннарны кемгә дә бирми, ә инде өлкә ярышларында гел дүртенче-бишенче урыннарда була.

 

Илшат тормышындагы бу чор үзгәртеп кору елларының иң авыр вакытларына туры килә. Колхоз тарала, авылда эшсезлек хөкем сөрә, спорткомплекста алган хезмәт хакы кайчакта ашарга да җитми башлый. Илшат Шаһиев дуслары Рәис Гыймадиев һәм Азат Маслахов белән уйлашалар да, столяр остаханәсе ачып, үз эшләрен башлап җибәрергә ният итәләр. Әтисенең бертуганы Рөстәм Шаһиевның матди ярдәме белән йорт урыны сатып алына, анда остаханә салына, ярты ел чамасы вакыт өйрәнчеклеккә китә.

 

Беренче ишекне сатып алучыны Илшат хәзер дә яхшы хәтерли – күршесе Фәрит ага Әхмәдиев. Ул аларның эшләрен хуплагач, егетләрнең шатлыклары чиктән аша. Берсеннән-берсе күреп, башка авылдашлары да ишекләрен, тәрәзә рамнарын яңартырга теләп, егетләргә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Ә беренче зур заказ Себер якларыннан килә. Губкинский шәһәрендәге ике катлы өйгә дүрт ай эчендә 500 ишек-тәрәзәләрне ясап илтеп куйгач, фирма күтәрелеп китә, бурычлар түләнә, яңа җиһазлар сатып алына. Хәзер инде өлкәбезнең төрле районнарында Иске Ярмәк ишекләрен кулай күрәләр, чөнки бу продукция кыйммәт тә түгел, сыйфатлы итеп эшләнгән дә.

 

Илшат һәм Эльвира Шаһиевларның яңа бетереп кергән өйләрендә дә булырга туры килде миңа. Курчак өе диярсең, барысы да агачтан ясалган, ә үзе европа өйләрен хәтерләтә. Менә бит ул – осталык!

 

Илшат Шаһиевның командасында хәзер алты кеше эшли. Аңардан өйрәнеп китеп үз эшләрен ачучылар да бар. “Ул яшьләрне эшкә өйрәтү” хөкүмәт программасы буенча тагын 10 егетне өч ай буе столяр эшенә өйрәткән. Алар ясаган койма белән балалар бакчасын уратып алганнар. Кызганычка, илдәге кризис сәбәпле, бу программа әлегә туктатылып тора. Ә бик кирәкле башлангыч булган бит, ләбаса!

 

Янгын чыгып өйләренә зыян килгән кешеләргә ишек-тәрәзәләр ясаганда хәйрия йөзеннән берсен-икесен бушлай куюы турында язмасам, Илшат турындагы язмам тулы булмас иде. Ә такталарны ул тагын бер эшмәкәр, шундый ук столяр мастерское һәм пилорама хуҗасы Мәҗит ЗАРИПОВтан сатып ала.

 

Мәҗит – авылның иң беренче эшмәкәредер, дип уйлыйм, чөнки ул үз эшен үткән гасырның 85нче елларында ук ит сатудан башлап җибәрә. Балта остасы булып эшләгән әтисенең кечкенә генә мастерскоенда уйнап, күңеленә яңа наструкланган-ышкылган такта исен сеңдереп үскән егет үсеп җиткәч тә шушы эшкә тартыла һәм тора-бара кабат шуңа әйләнеп кайта - үзенең мастерскоенда ишек-тәрәзәләр ясый башлый. Ит сатудан килгән акчага ул пилорама да корып куя, ә агачларны үзенең КамАЗы белән Уфадан ташый. Аның предприятиесендә эшләүче унлап кеше ярган такталарның эшкә яраклыларын махсус сушилкада киптерәләр, ә начарракларын тагын да ярып, койма коюга тоталар. Рекламасы бер аның – яз җиттеме, күрше Кләүле районы базарында койма саткан арада җитештерелгән ишек-рамнарны да күрсәтеп кайту. “Заказларны үтәп бетерергә кайвакыт куллар да җитми, сыйфатлы һәм юнь бәягә сатылган әйберне алучы табылып кына тора”, - дип сөйли Мәҗит.

 

Такта киптергәндә янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә быелгы кебек корылыкта ул-бу хәл килеп чыкмасын дип, эшмәкәр бензовоз машинасы сатып алган һәм аны янгын сүндерү өчен куллануга да әзерләп куйган. Кирәге чыкмасын инде, ә шулай да, сакланганны Аллаһы саклар дигәндәй, йортында су тулы бойлеры гел әзер тора аның.

 

Мәҗит хәйрия эшләреннән дә читтә калмый: авылда нинди дә бәйрәм яисә юбилей була калса, яисә берәрсе бәлага тарса, Мәҗит һәм Фидания, аларның уллары Алмаз Зариповлар беренче булып ярдәм кулы сузалар.

 

– Эчне пошырганы шул - типсә тимер өзәрдәй ирләрнең бер яртыга ун сум акча сорап килүләре (ә авылда андыйлар да бар). Менә сиңа эш, эшләп ал, дисәм, үпкәләп чыгып китәләр. Аракы халыкның оятын юк итә, ә андыйларга акча сузарга кулым бармый, - дип сөйли эшмәкәр.

 

Хакимият

 

Иске Ярмәккә бу кайтуымда социаль хезмәт, медицина ярдәме күрсәтү, уку-укыту эшләре белән дә, дин торышы белән дә кызыксынып чыктым. Анысы үзенә аерым тема булып барыр инде. Ә менә яңа сайланган авыл җирлеге башлыгы Расих ГАБИДУЛЛИН башлаган эшләрне язмасам, анализ тулы булмас, дип уйлыйм.

 

10 октябрьдә булып үткән сайлауларда өч кандидат арасыннан иң күп тавыш җыеп, элеккеге колхоз рәисе, 2004 елдан башлап “Эссор” ширкәте идарәчесе булып эшләгән Расих Габидуллин җиңеп чыкты. Хәзер аның эше яңа булса да, иске урынында, шул ук өстәл артында элеккеге колхоз идарәсе бинасында утыра. Вазифасы гына башка: икмәк үстерү, маллар санын арттыру, кышкылыкка азык әзерләү кебек эшләр авырттырмый хәзер аның башын. Җирлек башлыгының бурычы - авылны төзек, чиста, пөхтә тоту, урамнарны яктырту, халыкны су белән тәэмин итү, юлларны карап тору. Кыскасы, фермерларга, эшкуарларга эшләү өчен, ә пенсионерларга яшәү өчен уңайлыклар булдыру.

 

Быелгы корылыкта бу як халкы да, башка урыннардагы кебек үк, суга кытлык кичергән. Яңа Ярмәк һәм Чулпан авылларында су мәсьәләсе тагын да кискенрәк тора. Салкын чишмәдән колонкаларга кертелгән су Иске Ярмәк халкына да җитеп бетми. Аңа тагын бер чишмәнең суын кушып җибәрү өчен, Расих әфәнде 2011 елга проект документациясе төзегән һәм кирәкле инстанцияләргә тапшырган.

 

Хәзер Яңа Ярмәк авылын су белән тәэмин итү проблемасы өстендә эшли җирлек башлыгы.

 

Авылны өч яктан урап узучы Сок елгасын буып, җирдәге дымны арттыру өчен, экологлар, прокуратура рөхсәте кирәк. Бу эшкә халыктан акча инде җыелган булса да, рөхсәт әлегә алынмаган. Киләсе җәй дә шулай ук коры килсә, бәрәңгенең тагын уңмый калуы ихтимал, шуның өчен рөхсәт алу эшен тизләтергә кирәк.

 

Гомумән, хәзер бар эшләр дә өлкә программалары буенча эшләнә. Иң мөһиме - шул программаларга вакытында документлар әзерләп илтү. Ә программага керә алдың икән, сиңа ут та, су да, юллар да булачак.

 

Шушы эшләр авыл җирлеге башлыгының бөтен вакытын алса да, Хәйдәр Сафиуллин милкендәге спорт комплексын өлкә балансына күчерергә, аңа ремонт ясатырга, бюджеттан финанслау алырга хыяллана Расих әфәнде. Спорткомплексны өлкә бюджетына күчерү өчен, хәзерге хуҗаның рөхсәте дә бар. Ә әлегә бу бина Камышлы спорт комплексына түләүсез арендага бирелгән. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның ярдәме белән бу эшләр дә тиздән кузгалырга тора.

 

Әйе, Иске Ярмәкнең эшкәртелмәгән җирләре 3000 гектарда җәелеп ята. Быел көз шушы җирлеккә караган Чулпан авылы басуларының бер өлешен Самараның “Альянс” инвестицион компаниясе арендага алып, кышка сөреп калдырган икән. Ә яз җиткәч, тагын беразын алып, сабан культуралары чәчәргә җыена дип тә ишеттем. Чит җирләрдән килгән инвесторлар шулай ук Иске Ярмәк җирләрен дә алып эшкәртә башлаганчы, бу авылда яшәүче булдыклы егетләр көч табып, җирләрен үзләре эшкәртергә алынырлар һәм җирләрен ятка бирмәсләр, дип ышанасы килә.

 

Фермадагы ун ат та, 25 сарык та шундый зур бинада үзләрен югалып калгандай хис итәләрдер, мөгаен. Элек меңләгән баш дуңгыз асралган ферма биналары меңләп баш сарыкны гына сыйдырыр иде әле. Әлегә парикмахер салоны да, тегү ательесы да юк авылда. Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш табып була. Ярмәк халкы базар мөнәсәбәтләре академияләрен тәмамламасалар да, тормыш өйрәткән дәресләрдән кирәкле нәтиҗәләр ясап, эшли бирәләр. Каймакка баткан бака да кыймылдый-кыймылдый каймактан май язып, исән калган, диләр. Җайланыр, Аллаһы теләсә.

 

Язмамны шагыйрь Роберт Миңнуллинның “Безнең авыл” шигыреннән бер өзек белән тәмамлыйсы килә:

 

Борчылырлык бер урын юк,

Авыл гел алга таба –

Ирләр иген игә анда,

Хатыннар бала таба...

Картлар капка саклый анда,

Яшьләр яңа йорт кора.

Артмый да, кимеми дә тик –

Һаман шул йөз йорт тора...

 

 

 

Венера ханым КАЮМОВА.

 

 

Фәрит ӘХМӘДИЕВ теплицасы янында.

 

 

Илшат ШАҺИЕВ, Рафыйк КАЮМОВ, Азат МАСЛАХОВ остаханәдә.

 

 

Мәҗит ЗАРИПОВ хатыны Фидания һәм кызы белән.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»