• 25.09-26.09 Фестиваль новой этнической культуры народов Поволжья — «Итиль». На территории Центра семьи «Казан». С 12:00 до 20:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Сентябрь
  • Вадим Усманов (1946-2014) - композитор
  • Тимерҗан Кәлимуллин (1961-2016) - көрәшче
  • Гөлүсә Исмәгыйлева - журналист
  • Җәлил Фазлыев - дин әһеле
  • 26 сентябрьдэн 1 булмэле квартира снимать итэм.Центрга якын тирэдэ/Вахитовский, Советский р-ннан/.Укучы кызга.89393159285.
  • 25 сентябрьлэрдэ студент кызга 1 булмэле квартира арендаларга кирэк булачак/ Вахитовский/Советский районнан/центрга якын тирэдэн Аграрный университетка якын булсын иде/Бюджет 17-18мен, тирэсе.
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ тэртипле татар кызы кертэм.ДК Химиков каршында. 1нче октябрьдан. 89272469637
  • Татарстан урамында урнашкан йортта 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Барлык унайлыклары хэм жихазлары да бар. Телефон +79172757475.
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
 
 

 
Архив
 
02.01.2011 Җәмгыять

Әтәч ике аякта басып торганда ничә кило? (Ләйсән Фәтхетдиновадан "матбугат"чыларга Яңа ел ФОТОбүләге)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА. Автор фотолары.
Матбугат.ру
№ --- | 02.01.2011
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№129 (67697) / 15.01.2011 16:42:56

Минем эш методикасында бары тик бишлеләр генә, икеспирт, аны быел тагын 5+5=10+ белән тагын иң югары дип расладылар, төрле конкурсларда җиңгән югары призлы урыннарны да өстәсәң, тагын да югарырак үрмәләргә мөмкинлегем бар. Син әйткән хулиган отличниклар минем практикамда бүгенге көнгә кадәр булганы юк, ә менә хулиган двоечникларның күбесе хәзер зур урыннарда эшлиләр. Кичә Әсгать болгатырга маташкан иде үзе белмәгәнне, бүген син каршы килмәкче буласың. Талантларга юл юк бүгенге көндә, наданнар өскә үрмәли, хәер элек тә никадәр талантларны юкка чыгарганнарын беләбез. Әгәр талантлы отличниклар ил белән идарә итсәләр, без күптән инде алдынгы урыннарның берсен били идек, көннән-көн түбәнгә тәгәрәмәс идек.
Миңа төшләр рас керә: кичә генә күргән төшем буенча, якын киләчәктә ниндидер күп санлы кешеләр белән бәйле илкүләм вакыйга көтелә. Төшемдә бик күп кешеләрне вертолетка төяп алып киттеләр, артларыннан гына карап калдым.

№128 (67687) / 15.01.2011 16:10:01

Дингә кайчан килсәң дә соң тугел

№127 (67618) / 15.01.2011 08:43:38

Энҗебикә ханым, ә кайда сезнең эш методикасында "индивидуальный подход к каждому ребенку?"
Бар бит алар - хулиганистый отличниклар, йомыкый икеле капчыклары, бар.
Шаблон комачаулый ул кайчакта.

№126 (67613) / 15.01.2011 00:39:57

Бер аякта гына басып торсаң да, барыбер суга ул сине, җаныем, сугасы килсә, сине үтерергә теләсә, чөнки ул инде сиңа төбәп килгән була. Сочинениеңне аңлаешсыз итеп болай озын язма икенче, или тема буенча яз, аның да кереш, төп өлеш, йомгаклау өлешләре булсын, дәлилләр дә кирәк булачак.Әнә инде неуд куйдылар үзеңә. Давай, твори. Башка сорауларыңа җавап биреп тормыйм, вакытны күп аласың, толковый сүзең юк. Икенче тапкыр мондый начар сочинение язсаң,җавабым мондый булыр:менә бу смайликларның нәрсә аңлатканын беләсеңдер.

№125 (67584) / 14.01.2011 20:30:26

Психолог, мине тынычлыкта калдыруыңны сорыйм, әгәр Иркә дип уйлыйсыз икән, анысы сезнең проблема, тик башыгызны авырттырып утырыгыз, аннан гына миңа зыян килер дип уйлыйсызмы? Энҗебикә генә түгел әле, минем Җемчуҗница дигән койрыгым да бар. Хәер бу исем сезгә берни аңлатмый, шуңа күрә сезнең котыртып утыруларыгызга мин битараф, чөнки мине беркайчан да үз кабыгымнан чыгара алмассыз, артык тыныч характерлы кеше мин, һәрнәрсәгә үз карашым, үз фикерем һәм дулап тәрәзә ватучыларга бик исем китми. Үз-үзең белән әрләш, кадерлем, мин пас.

№124 (67583) / 14.01.2011 20:18:26

Энҗебикә, отрицаешь, значит "сорыйм әле" прав))))

Иркэ, если на то пошло, булэк атнын тешенэ карамыйлар

№123 (67578) / 14.01.2011 19:45:31

Эх, кызлар, Энҗебикә белән Иркәне аерырга башыгыз эшләп җиткерми сезнең, кетәклектә утырмыйсыздыр ич инде, минем фикер һәм үзенчәлекле җөмлә төзелешен өйрәнергә кирәк әле сезгә. Минем бит стиль үзенчәлекләре дә кешенекеннән аерыла. Мин ул мин, башка беркем дә түгел, и все бетте китте.

№122 (67560) / 14.01.2011 18:41:13

Энҗебикә белән Иркә, бер үк кеше
мениии?)))
пачти! сөйләшә торгач берегеп бетәләр бугай!

№121 (67556) / 14.01.2011 18:36:08

Энҗебикә белән Иркә, бер үк кеше
мениии?

№120 (67544) / 14.01.2011 18:09:14

""Шун,а курэ мин таптым шундый урынны , бик зур начальниклар , ученыйлар килэлэр иде минем имзаны сорап .""

Кызлар,менә шушы сүз минем өчен ключевой булды. Нинди завлаблар булганын үзе әйтеп биргән.

№119 (67543) / 14.01.2011 18:04:35

Әсгать абзыйны мин сразу таныдым.
Башта Тукай шигырьләренә сылтама бирә иде

Аннан безне денсезлектә гаепли башлый.
Заманында бөтенесен күргәч,дөньялар үзгәргәч кенә дингә килгән кеше икәнлегезне сизеп торам.

№118 (67542) / 14.01.2011 17:58:24

Әсгать, аналитик Мөхтәр икәнлегеңне язу рәвешең һәм стиль үзенчәлекләре кычкырып әйтеп тора, өстәвенә әле мәктәптә бишлегә генә укуың да язмаңда исәпсез-хисапсыз хәреф хаталары булу сәбәпле шик астына алына. Өстәвенә синең аналитик булуың гына м.рудагы фикер чыганакларын тузга язмаган партияләргә бүлеп, үзең уйлаганча, мыскылларга нигез булып тора алмый. Энҗебикәгә килгәндә, ул мондый дискриминацияләүләргә, гомумән,битараф карый, аңлавымча Иркә дә шулай уйлый. Миңа аның теләсә нинди шартларда да позитив фикердә кала алуы, сезнең тарафтан манипуляциягә бирелмәве ошый.Бу турыда инде бер тапкыр искәрткән идем. Мин үземнең фикеремне кат-кат уйлап бирергә яратам, аны тормыштан алган мисаллар белән дәлиллим. Тормыш тәҗрибәсенә таянып китерелгән язмаларым сездә фикер каршылыгы тудыра икән, моның өчен генә төртмәле сүзләр белән коендырырга кирәкмидер дип уйлыйм, чөнки акыл савытларыбыз һәрберебезнең бертөрле булса да, аның эченә салынган энҗеләре төрле формада һәм күләмдә, шуңа күрә безгә бер-беребезне ихтирам итәргә генә кала.

№117 (67483) / 14.01.2011 09:35:39

ил дә бесит дидем бит, одно другому не мешает. инде, кумир дигәч тә, ятлыйммыни аның комментларын? №104 ил турында да, Иркә турында да.однозначно) минем турында да, ну миңа ярый, мин яшь әле. ә сезгә, өлкәннәргә, бераз үзегезгә игътибар итергә кирәк. недоразвитые личности

№116 (67481) / 14.01.2011 08:56:08


Энҗебикә 70

<<Иң кызыгы шул: соңгылары тормышта үз урыннарын алдагыларына караганда тизрәк табалар, алар арасында тиз арада кешеләр арасына кереп югарырак урыннарны яулаучылар да шактый. Әйтәсең аннары, мәктәптә икелегә генә укыган иде дисең. Ә талантлар, масаеп йөри-йөри тормышка урау юллардан киләләр, кеше булып җитлеккәч тә аларга бәхет елмаерга ашыкмый, күрәсең, иртә яуланган дан, тормыштан канәгатьсезлек хисе аларның алга таба бару юлларын томалап куя.>>
=================================

<<Әтәч ике аякта басып торганда ничә кило? >>

Бу этэчне кургэч , исемэ килеп тоште мэктэптэ укыган чаклар .
Мин мэктэпкэ йори башлаганчы укыйда , язада белэ идем .
Абыемнын, китапларын укып утыра идем дэ , шуннан сон, йоклап китэ идем .
Жэй коне ук мин,а алган китапларнын, барысында мэктэпкэ йори башлаганчы укып бетерэ идем .
Э инде класта утырасым килми иде , укытучылар нэрсэ сойлэгэнне тын,лап.
Алар нэрсэ сойлэгэнне мин инде яттан белгэнгэ курэ .
Физиканын, укытучысы сугышны уткэн , контуженный абзый иде .
Бер дэрестэ ул сойли - Ян,гыр яуганда , яшен яшенлэгэндэ агач астында торырга ярамый .
Яшен агачны сукса , энергиясе торле якка жир буенча таралып китэ.
Кем агач астында бу вакытта торса , ул яшен энергиясе бер аягыннан кереп икенче аягыннан чыгып китэдэ , ул кеше улуе момкин .

Мин ул физикка сорау бирдем - Шул вакытта кеше бер аягында гына басып торса , аны яшен сугамы ? - диеп .
Ул бик нервный кеше иде .
Узен ачуландырсан, нэрсэ кулына элэгэ , шуны жибэрэ иде башын,а .

Ул эзерэк уйлап тордыда , белэ иде инде минем класта утырасым килмэгэнне , - Әсгать , син белэсен, бит ишек кайсы якка ачылганын ?
Мин эйттем - Коридор ягына .
Ул - Бар , коридорда йореп кер - диеп .
Мин,а шул гына кирэк идедэ .

Энҗебикә , мин синен, уйларын, белэн килешэ алмыйм .
Син Иркэне тын,лап бозылып китуен, бар .
Аннан сон, сине Аналитик Мухтар кучереп куюы бар москальлэр партиясынына - Иркэ кырына .

Cинен, уйларын, искэ тошерэ москальлэре - Везеть тем , кто наглее , - дигэннэрен .

Мин мактанып эйтэ алмыйм узем турында - Мин талант - диеп .
Шулайда эйтэ алам кыскагына - Мин hэр вакыт Отличник идем . Хулиганлыкта бар иде инде .

Кеше белэн сугышып китсэмдэ , аннан сон, мин беренче булып кул бирэ идем . Минем озон гына гомер буена бер дошманымда булмады , э инде коннэшучелэр житэрлек булды .

Вторгодникларнын, берсе минем класташ иде . Дурт класны бетерде дэ , бутэн укымады . Вот уж анын, наглосы 100 кешегэ житэрлек .
Армиядан кайткач керде милицияга .
Анда бит шундый наглыйлар да , наданнар жыела .

Анда озак эшлэмэде , кучеп китте снабжениега . Анда узен озакламый куйдылар начальник итеп . Шулай итеп ул гомер буе йореде начальник булып .
Э мин киттем икенче юл белэн .
hэр вакыт мин устем укып .
Бер жирдэ - бер отрасельда мин,а бик озак эшлэргэ телэгем булмады .
Шун,а курэ мин таптым шундый урынны , бик зур начальниклар , ученыйлар килэлэр иде минем имзаны сорап .

Минем эйтэсем килгэн иде яшлэргэ , Ленин бабай кебек ,
- Укырга , укырга , тагын укырга ,-диеп .
Укыган hэм аракы эчмэгэн кеше бер вакытта да югалмый .

Э инде бу тема турында эйкэндэ , hэр эш , татар балалары эшлэгэн , таянырга тиеш безнен, Коръэнгэ !
Файдасы бармы татарлар очен урыс дескотекалары , hэм "татар" ПОПСАсы ? !


Мында ишетелэ - Кемгэ кирэк татар МОН,нары - дигэн суз .
Андый сузлэрне эйтергэ момкин урысча яши башлаган "татарлар" гына .
Безнен, татар халык жырлары классический операдан ОСТЭРЭК тора!
ПОПСИКЛАР акыра белэлэр синтезаторлар аша гына . Жырлатып кара аларны синтезаторсыз .
Кэжэ бэрэне дэ алардан калышмый !

Э безнен, Венера Ганеева заткнет любой оперный макаронник - италъяшканы!
Ул гына да тугел , калган жырчыларыбызда .
Э ПОПСИКлар чутка керми !

Минем уземэ бик ошый Айдар Фэйзрахманов !
Жырлыйда бер дигэн , "Жырлыйк эле"не алып баруыда .
Нинди татар була ул , татарча жырлыйда , биидэ белмэгэн ? !

№115 (67474) / 13.01.2011 23:18:10

Иркәәәәәә!!!!!! Большой брат следит за тобоооойй!!!!

№114 (67473) / 13.01.2011 23:16:36

Иркәнеке су күтәрмәсә, хәзер Бөртекнең тагарагы ташып чыгачак, буасы тулып ага башлар һәм үзе белән күпене дә җимереп агызыр, менә күрерсең.

№113 (67472) / 13.01.2011 23:10:59

Иркәнең чын йөзе ачыла. Аның җырын җырламасаң,серкәсе су күтәрми,Бөртек.

Иске "дус" син ялгышасың ,Иркә үзгәрми. Кәкере агачны балта гына турайтә + ещё урысчасы бар әле - горбатого...

№112 (67470) / 13.01.2011 23:04:16

Бөртек, №104 синең кумирың Ил турында язгансың икән.Ул гел шулай эшли."постоянно указывать на глупость и несостоятельность" Аңгыра ,тупойлар - аның иң көчле аргументлары иде әлегә кадәр. Матбугат коймасында тнвны гауна дигән, кумирың артыннан күзәтеп бетермәгәнсең бит, анысына да мине гаепләмә.

Кем белән личная перепискага күчәсен сездән башка чишәрбез, яме.Кешегә ни эшләргә кирәген өйрәтергә, сез нәрсә соң, бөртекме?

Бетте, тәмамладым. Кыскасы, ЛФ, бүләгең ошамады.... Уңышлар!

№111 (67400) / 13.01.2011 13:26:36

Гадилә, болар демотиватор түгел! мин урыслар артыннан барырга теләмим. ә бәлки башкачарак эшләргә, фотоларны башкача рәвештә татарча "сөйләштерергә" телим.

№110 (67392) / 13.01.2011 11:49:01

Бөртек.

№109 (67386) / 13.01.2011 11:24:31

Гадилә, аның идеясы шул - демотиватор стилен сукырларча копировать итмәскә, язуны фотога төрлечә урнаштырырга, ягъни бу рәсемнәр башлыча дем түгел.

№108 (67385) / 13.01.2011 11:11:45

ялкын, личный перепискыга куч, манчыган сузләрен шунда кулланырсын

№107 (67384) / 13.01.2011 11:09:38

Рәтле нәрсә укымаган кешеләр өчен генә яза ул(иркә).

№106 (67383) / 13.01.2011 11:05:55

Ихтибар итмә, Бортек.

Иркә башында БРОУНОВСКОЕ движение просто. АҢа куптән инде кайберәуләр белән (мәсәлән кигәвен,)личный перепискыга кучәргә кирәк.

№105 (67382) / 13.01.2011 11:00:35

Монда сурәтләрне дорес урнаштырырга кирәк булган: ягъни ике рама булырга тиеш. Демотиватор ясаганда кечкенә генә кагыйдәләр бардыр дип анлыйм. Шул кагыйдәләрнен берсе: слоган рәсем ОСТЕНӘ язылмый, ә зуррак рамада, кечкенә рамага кермичә, языла , кыскарак булган саен уңышлырак санала. Л.Ф. га бу олкэдә эшлисе -шомарасы бар. Осталыктан ул әлегә ераграк тора, уңышлар телик Ләйсәнгә!

№104 (67381) / 13.01.2011 10:56:43

…один из ярчайших признаков психически незрелого индивида — это склонность в разговоре (и в интернете) постоянно указывать на глупость и несостоятельность оппонента, якобы связанные с возрастом, уровнем интеллекта или отсталостью в развитии. Таким образом, тот, кто отчаянно презирает и хает «детишек» и их, пусть порой бездумное творчество — сам не более чем ребёнок.- комментарий психолога

№103 (67375) / 13.01.2011 09:59:41

Никтер Иркә гел яшь буын кешеләрен иркәләнеп беткән, үзен артык югары бәялиләр дип саный. Ул монда мактанчык яшьләрне күрә. Ә мин картаеп баручы кешенең мыжгуын күрәм.

кем әйтте ил ачуны китерми дип? ул да ачуны китерә иде барыбер!высокомерный комментлары белән! но аның хет нәрсә язганын аңлап була. Гомумән, сиңа киңәш - укып чык бер тапкыр язган әйберңне, ә? нинди клин клином? нинди гауна? нинди лутчы һавалы? үзең аңладыңмы?

№102 (67366) / 12.01.2011 23:20:58

Иркә манчыган монда шәп кенә.

№101 (67356) / 12.01.2011 22:39:43

Бөртек, 

һавасызы ничек була?))

Кешечәсе, синең кумир Илчә буламы???Клин-клиномнан соң ишетелгәне - гауна...Котлыйм! Лутчы һавалы, мондый сасы булганчы...

№100 (67282) / 12.01.2011 10:42:25

Иркә, кайчан аңларсың икән - тәнкыйть чуны китерми, синең һавалы тоның ачуны китерә. Тәнкыйтегез кешечә булса иде әле, бер схз дәшмәс идем.

№99 (67254) / 11.01.2011 20:25:20

Иркә

№98 (67253) / 11.01.2011 20:21:35

Дөресен әйткәндә соңгы 20 елда гына ишеттем бу мәкальне, кем уйлап чыгарды аны???

Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар. Ләйсәннең беркем сүзенә карамыйча иҗатын дәвам итәргә мөмкинлеге бар.

Кайчан тәнкыйть сүзен кабул итәргә өйрәнәсез??? Сез үзегезне бөтен кешегә ошарга тиеш дип уйлыйсызмы??? Өстәге 7 кешегә ошаган бит. Җитмиме???

№97 (67251) / 11.01.2011 20:12:21

Контроль белен килешэм,бик дорес язган,татар татарнын башын ашар.

№96 (67232) / 11.01.2011 16:27:01

Мондагыларны вообще аңлый алмыйм мин, бер фикер әйтер хәл юк, хәзер кайберәүләр ябырылырга карап кына торалар, үзләре булдыралмаганга ачулары килә дип аңлыйм, татар вечно бер-берсенең бугазына ябышмыйча яши алмый. Алла каргаган халыктыр, юк исә мондый хәлгә төшмәс идек.

№95 (67229) / 11.01.2011 16:18:12

Кеше үзе аңламаганнан йә көлә, йә тискәре кабул итә. Бу очракта да шулай дип аңладым. Ләйсән, эт өрә торыр, бүре йөри торыр, үз эшеңне бел дә, әйткәннәрен читәнгә ыгарып эл. Маладис, акыллым!

№94 (66970) / 08.01.2011 13:40:31

масскультура - вряд ли. Массадан ерак әле ул. Субкультура,я фэндом ның бер төре. Белмим, тик массовый түгел инде.
"Өлкән буын опера һәм опереттаны аңламаган кебек" - дигәнем татар апа-әби-бабайлары операны аңламый! 1әм тыңламый. абый казанда укыганда әни белән мине оперныйга алып килде. әнинең исе киткән де, мондый чинаганны тилевизырдан күрсәтә башласалар да сүндереп куябыз,дип. минем дә башыма капты.
Соңгы тапкыр "Шагыйрь мәхәббәте" н тыңладык.анысына да биш еллап бардыр инде. шуннан соң бер генә дә татар операсы/опереттасы куелганын белмим, ишеткәнем юк.
булган инде кайчандыр, Сәйдәшнең Саниясе, Алтынчәч,наемщик,башмагымнар... МЕнә ссоветларны сүгәбез, совок дип. Демократиянең асыл чорында ник татар музыка сәнгатен үстермәделәр икән соң? шурәлене дә балет буларак елга бер куялар. такмак белән генә татар сәнгате үсми бт. Санияне тыңлыйсы килә. фондларда калгандыр. беренче татар операсы ничек куелды икән?
рок-опера модный иде берзаман. Менә татарда рок була аламы? кирәкме ул? демотиватор кебек инде, постмодеринзм кебек.булган бит әле кубизмнар, акмеизмнар...чуртизмнар.

№93 (66922) / 07.01.2011 21:40:40

Яшьләрнең масскультурасы шушы дмясегез киләмени???

Бөртек, бу хәтле темперамент белән зож укырлык дәрәҗәгә җитәрсеңме икән))))) 40 та климакс, гипертонический криз, инсульт тотар пажалый...

Сеңелкәш, бу ни дигән сүз???

"Өлкән буын опера һәм опереттаны аңламаган кебек,"

Мин яшьләр масскультура белән агуланган дип торам тагын))))

Чынлыкта, тегесе дә, монысы дөреслеккә туры килми.

№92 (66902) / 07.01.2011 19:20:00

ул чакта хәтерләмим инде, ләкин бу юлы !!! үз тагарагын үзе тапты!)

№91 (66901) / 07.01.2011 19:17:20

Значит, дөрес әйткән.

№90 (66899) / 07.01.2011 19:12:40

Кемдер монда бер супер мәкаль белән бәргән иде миңа, дуңгыз үз тагарагын таный ул дип. !!!, мин бит картлар дип сиңа төртмәгән идем дә, башкаларга атап язылган иде. ахры, мин дә кыек атып туры тидергәнмен)

№89 (66898) / 07.01.2011 19:08:39

Далеко не так!

№88 (66896) / 07.01.2011 19:06:43

Ник мин тик торырга тиеш, сез телегезгә ни килде шуны язганда? сез икегез дә бер чыбыктан сөрелгән. Әле "если ты злишься, значит, неправа" дип авыз суын корыткан буласыз. Минем сүзләр чәнечкән икән, җавап бирә белегез, мат-перематсыз гына. Мин сезнең ише түбән төшмим - син фәлән сорт, син төгән сорт дип, оятсыз сүз дә язганым юк.

№87 (66895) / 07.01.2011 19:02:00

Уймись!!!

№86 (66894) / 07.01.2011 19:01:45

Ә кешене мыскыллавы рәхәтме? Үзеңә сүз әйтә башлагач кыен ул сеңлем.

№85 (66890) / 07.01.2011 18:22:48

Бөртек үз жанрына керә бара...

№84 (66885) / 07.01.2011 18:09:37

Ә юк, вышшые,вышшые...

№83 (66883) / 07.01.2011 18:00:30

белмим, татарча демотиваторларны әле соңгы вакытта гына күрдем. ужысс, мин дә картаям ахры)

№82 (66882) / 07.01.2011 17:53:36

вообще-то, демотиватор да яңа түгел инде яшьләр өчен:) 2-3 ел элек башланган иде бугай ул чирләре:)
Хәзер алар - банкингта утыра:) сату-алу эшләрен өйрәнәләр! биржа и все такое. Как заработать деньги в инете!
Вәт менә бусы круто инде алар өчен! хотя тоже яңа түгел:)бер пләмәшкә мәкалә язды психология буенча, инде шуның промоушены белән мәшгуль:)

№81 (66878) / 07.01.2011 17:16:34

??? 2 бала анасы ул ни дигән сүз? әллә берәр мәкальме? бер дә ишеткәнем юк.

Җәнҗалчылар монда миннән кала да күп, борчылма, Белүче.

Но да ләкин кайбер шрифтлар ужас инде, LF. күз арып бете. ә болай идеясы кызык.

№80 (66876) / 07.01.2011 17:14:58

үзара "комплимент" әйтешүгә килеп җиттек
нәрсә генә язмасыннар, миңа ошый. кайбер пешеп җитмәгән җирләре бар барлыкка, ә кайберләрен укыганда "менә бит" дип уйлап куйдым. булдыргансың, Ләйсән! кара әле, күпме кешене уйланырга. бәхәсләшергә мәҗбүр иткәнсең бит. димәк, эшләгән эшең бушка булмаган))). яңаларын да көтеп калам

№79 (66875) / 07.01.2011 17:09:43

Демотиватор(әгәр син мондый сүзне аңласаң, әлбәттә, әбекәй) - ул яңа әйбер, соңгы вакытта гына чыккан, моны исбатлап торасы юк. Әйе, Ләйсән элгән әйберләр дем ук түгел, ләкин шуның жанрында. !!! кебек 20 гасырда калганнар аны мактану, мөгез чыгару, вепендреж, һ.б. дип белә. Монда бәхәсләшү урынсыз - 20нче гасырда калганнар ЗОЖ гәзитәсеннән уринотерпия турындагы мәкаләне укырга тиеш и баста!

Нәстә котырдың әле? үзең әйтмешли, если ты сердишься, значит, ты неправа)

№78 (66874) / 07.01.2011 17:07:48

Менә шул инде ул, ике бала анасы, хәзер шытып чыгачак, көтегез җәнҗал өермәсен.

№77 (66872) / 07.01.2011 17:01:08

Бөртек! О чем речь!Что за новое! Докажи! Туфта,еще раз туфта!Син ул бүртеп,үреп ятасың!Бөртек түгел,инде кәлшә..

№76 (66870) / 07.01.2011 16:41:05

!!!, ты критикуешь новое - значит, ты состарилась. Котлыйм!

№75 (66869) / 07.01.2011 16:36:56

LF,
хуплыйбыз!
Яшьрәкләр чыннан да ул демотиватор белән җенләнәләр шул. Минем пләмәшкеләрнең ул сайтны ачып карамаган көне юк. Мин бик үк аңлап бетерми идем, алар миңа болай аңлаттылар:
рәсем астындагы язуны капладылар да "Нәрсә күрәсең?" диделәр. Мин сөйләп күрсәттем. "Ә менә хәзер башкаларның нәрсә күргәнен кара!" диделәр. Чыннан да кызык икән. Ну бер минус бар: анда төнлә керсәң, начар кәртинкәләр ;) куялар икән. Админ чистартып өлгерә алмый күрәсең.
Өлкән буын опера һәм опереттаны аңламаган кебек, мондагы халык әле аңа әзер түгел дип уйлыйм. Башкаларның ни уйлаганы аңа менталитет ягыннан әһәмиятле түгел. Главное - МИН нәрсә уйлыйм и баста!

№74 (66868) / 07.01.2011 16:27:58

LF, фотоларың мондагы карчык-корчык башы аңларлык түгел инде. Дом престарелых булган бу м.ру, чистый, гел мыжгыу да зарлану. Әбекәйләр, барыгыз, ЗОЖ гәҗитен укыгыз, м.руда утырганчы, анда уринотерапия турында бик кызыклы мәкалә бар ди. кысылмагыз үзегез аңламаган нәрсәгә. Инде бик кул кычытса, оекбаш бәйләгез оныкларыгызга.

№73 (66864) / 07.01.2011 15:54:52

LF!Ты сердишься,значыт ты не права!

№72 (66861) / 07.01.2011 15:47:18

әгәр мин әйтергә теләгән әйбер сезгә барып җитмәгән икән, димәк, фотоларны монда элү урынсыз булган.

Иркә, мин моны сәнгать дип атамадым! сез үзегезгә үзегез каршы килеп утырасыз.

Кабатлап әйтәм:бу мөгез чыгару түгел! мондый төрдәге эшләр рус телендә бик күп эшләнгән инде!

каядыр булмас.руга торырлык дип язган идегез. мөгаен,шунда эләсе булгандыр.

№71 (66854) / 07.01.2011 14:56:21

"Әйтәсең аннары, мәктәптә икелегә генә укыган иде дисең"

Мәктәпне бетргәнгә 25 еллыкны билгеләп үтү тантанасы бара. Укытучылары Вәлигә:
-Мәктәптә укыганда, гел, белмим, дип җавап бирә идең, хәзер эур ферма җитәкчесе булгач, ничек әйтәсең инде, Вәли?
-Иии, Сания апа, хәзер дә, бу турда бер ни белмим, дип җавап бирәм һәм, тиз генә барсын да белергә дә, миңа җиткерергә, дип өстим.

№70 (66853) / 07.01.2011 14:46:06

Иркә, тагын синең фикерне үстереп җибәрергә мәҗбүрмен, әйтәм бит миңа ниндидер бер этәргеч кирәк, үзлегемнән авыз ачарга кыймыйм.
Мәктәптә менә талантлы балаларны эзләп табу, ачу, аларга тиешле юнәлеш биреп, талантларын үстерү өстендә дә эшлибез. Моңа хөкүмәтебез дә әһәмият бирә. Төрле конкурслар, кредитлар шуның бер чагылышы инде ул. Күз алдыңа китерәсеңме, шул балалар үзләренең бөтен уңышларын үзләреннән генә күрәләр. Янәсе, укытучының бер катышы юк, барысы да үз белеме, үз таланты белән яуланган. Әгәр маңгайга-маңгай бәрелешергә туры килмәсә,әле укып чыккач та ул сине күрмәмешкә салышып китәргә мөмкин. Ерактан ук күреп елмаерга кыенрактыр, ахры. Аның каравы мәктәптә көчкә өчкә, икегә укып баручылар укытучыга йөрәк җылыларын күбрәк бүләләләр, ерактан торып сәлам бирүләреннән үк май кебек эреп китәсең һәм үзеңнең хезмәт җимешләрең белән куанасың. Иң кызыгы шул: соңгылары тормышта үз урыннарын алдагыларына караганда тизрәк табалар, алар арасында тиз арада кешеләр арасына кереп югарырак урыннарны яулаучылар да шактый. Әйтәсең аннары, мәктәптә икелегә генә укыган иде дисең. Ә талантлар, масаеп йөри-йөри тормышка урау юллардан киләләр, кеше булып җитлеккәч тә аларга бәхет елмаерга ашыкмый, күрәсең, иртә яуланган дан, тормыштан канәгатьсезлек хисе аларның алга таба бару юлларын томалап куя.

№69 (66850) / 07.01.2011 13:54:06

LF, 

комментарийлар кирәкле сәнгать кирәкми.

Сөмбел сайтына кердем, бернинди комментарийсыз рәхәтләнеп оза-а-к кына карап утырдым.

Гомумән, башыгызда, кабатлап әйтәм, мөгез чыгарырга теләү генә. Иҗат - ул икенче әйбер.Ул эчке дөньяңны сәнгать чарасы белән ачарга омтылу.

Күрү өчен обьектны аңа комачаулый торган сүзләр белән тутыргансың. Сүзне акыл кабул итә. Бу ике нәрсәне күз берьюлы кабул итә алмый.Яки сүз каллиграфиягә әйләнергә тиеш. Менә монысы сәнгать инде.Эчтәлекне карап туйгач кабул итәсең.

Сүзләрне алып ташласаң, фотоларның бик яхшы булмаганы күренә башлый.

Прикол дисәң, тоже не очень остроумно.Приколларны админ яхшы элә. Просто супер, ни әйтим яхшы булгач."кадак" тагы мәчедән, айга эленгән микрофоннан күргән саен көләм.

№68 (66847) / 07.01.2011 13:28:45

Иркә, №27не укыгыз

№67 (66846) / 07.01.2011 13:21:56

"Яшьләргә алга таба эшләргә бер кәеф калмаслык итәләр."

Энҗебикә, беләсезме нәрсә, соңгы вакытта яшьләр үзләренә лаек булмаган бәя сорыйлар. МФВ кредитлары аларны бозды. Алар аны үзләре эшләп алган, лаеклы акча дип кабул иттеләр.Талант булган өчен генә акча, игътибар сорыйлар. Акча беренче этапта гына бирелә.Шул этапның нәтиҗәсе булмаса, бүтән бирелми.
Шәүкәт Биктимеровның Салават белән сөйләшүен кабат карагыз яшьләр. "Мин бу интервьюны алсыннар өчен 55 ел хезмәт иттем," - диде ул.
Талант ул 1 процентлык нәрсә, калганы -хезмәт. Берсенең дә хезмәт куясы килми, көрәп акча, олаулап игътибар кирәк.

№66 (66845) / 07.01.2011 13:07:27

Хәмит, 

халык дигән жюри. Жюри биргән премияле китапны чүплеккә аттым беркөнне. Лучше падать раньше. Будет безболезненнее.

№65 (66842) / 07.01.2011 12:48:27

Ярар, җә, чәйнәгәнсез рәхәтләнеп, нәрсәнең кайда эленәсен админ хәл итә, җюри түгел. Әйе, карт-коры күбрәктер матбугатта, гәҗит-җурнал укымаган яшьләрнең булган кадәресен дә качырмасагыз иде. Монда алар да кирәк. Молодец, булдыргансың ,Ләйсән, алга таба тагын да кәттәрәкләрен элеп куй. Әллә нәрсәсе юк дип, һаман шул биткә кереп язганнар әле, димәк, сүздә генә гайбәт куерталар,ә күңелләрендә магнит кебек тарту көче бар. Булмаса, ачып та карамаслар иде. Яшьләрнең актив иҗат итүен хупларга гына кирәктер, алар киләчәк кешеләре, безнең милләтебезне дә алар кайгыртырга тиешле. Киңәш-фәлән бирәсе урынга татарның бар белгәне тозсыз чәйнәү.Яшьләргә алга таба эшләргә бер кәеф калмаслык итәләр. Булганына канәгать булырга кирәктер. Үзен-үзе тәрбияли алмаган кеше башкаларны да позитив рухта тәрбияли алмый. Дөрес аңлагыз: бу тәнкыйть түгел, бу булганга канәгать булып, алга таба позитив фикерли башларга һәм матбугатны киңәш-табыш мәйданына чакыру авазы булып ишетелсен иде.

№64 (66841) / 07.01.2011 11:32:19

Иркә, сез жюри әллә сайлап алу комиссиясеме әллә?

элегез дип мин ни эләләр шуны гына карыйм.

№63 (66840) / 07.01.2011 11:24:15

Хәмит, булмасруга торырлык. Анда яшьләр, шунда элегез.

№62 (66836) / 07.01.2011 11:04:27

бигрәк дөньядан артта калгансыз икән. әйткәннәр ие аны мат.руда эшсез карт-коры гайбәт сатып,ызгышып ята,дип.
яшьләрчә әйберләр сезгә вообще не доходит,күрәм.

№61 (66772) / 06.01.2011 15:22:29

Сөмбел Гафарованың фотолары да матуррак,сүзләре дә мәгънәле.

№60 (66771) / 06.01.2011 15:11:45

хәзер бу татар.
"За здравье башладылар,за упокой" дип бетерделәр.

Задолбали шул курчаклар белән.

№59 (66770) / 06.01.2011 14:01:53

Cез минем өченче абзацны укымадыгызмы әллә? Спектакль бик ошады дип язганымны киресенчә укымаска кирәк, ошады-димәк, бик яхшы куелган. Фәрит Бикчәнтәевнен барлык постановкаларын да яратам. Ә Камәр образын Гаяз Исхакый хэм хәзерге сценаристлар хэм режиссер хэм артистлар - барысы бер команда булып, ышанырлык итеп иҗат иткәннэр. Ә менэ кем ничек карый инде ул персонажга- анысы хэр тамашачынын уз эше. Минем очен ул-тискэре образ. Ә кем әйтте әле, әсәрнен топ герое хәрвакыт уңай булырга тиеш , дип. Спектакль бик уңышлы чыккан минем карашка.Ә чишену мәсьәләсенә килгәндә, анын белән хәзерге интернет заманасында беркемне дә шаккатырып булмый, шуна курә мин тамашачыны андый максат белән килмәгән, дип уйлыйм.
"Курчак туе" турында бер начар суз дә язмаган идем. Мактый белмим, ахры.

№58 (66739) / 06.01.2011 00:40:13

Гадилә, "Курчак туе" турында начар сүз гомумән язарга ярамый. Наилә апа бәреп үк үтермәсә дә авыр кичерәчәк."Гомумән, әсәрне бер авторга (Г.Исхакыйга) нигезләнеп, ике автор язса да, пьеса камиллектән ерак тора. Татар кызын фахишәлеккә этәргән алшартлар ышандырмый. Шушындый пьесадан коммерция уңышына ирешкән спектакль тудыра алган режиссерга һәм артистларга – алкышлар. Хәер, уйлап торам: тамашачының бер өлеше сәхнәдә проститутка карарга яки Нәфисәнең чишенүен күрергә генә килмәдеме икән?" дигән өчен ул миңа бик үпкәләде

№57 (66737) / 06.01.2011 00:04:36

фото+язу
ак атка атланган прыйнц турында хыялланып хавада очып йори торган кызларнын страничкаларында еш була торган эйбер
нерсесенэ бейленерге?
чем бы дитя не тешилось

№56 (66725) / 05.01.2011 22:49:46

Гадилә чынлап та бик әйбәт язган. Ил белән килешәм бу юлы.

Ешрак языгыз әле,сезне укып утыры идем. Туйдым әле язып, укыйсы гына килә.

Әмма каршылык чыга түгелме соң? Вроде Бикчәнтәев героинясын яклап сөйли бит. Ә сез гел киресен язгансыз.Күрәсең сез китап укыган кебек карагансыз. Китап укыганда үзеңә-үзең режиссер бит.

№55 (66696) / 05.01.2011 16:59:22

"Хикмэт кешелэрдэн алда йогерудэ тугел,башкалардан алданрак йогереп китудэ" Молодец, Лэйсэн, Син беренче????
"Татар сәнгатендә яңа сүз?"Ни генә әйтсәгез дә,туфта!Фоторәсемнәрдә дә абсәлүт бернинди сәнгатьлелек күрмим,тегеннән -моннан йолкыган сүзләрдә дә...Бесвкуссовщина!!!
"Әтәч менгән киртәгә,
Әлли-бәлли итәргә.."

№54 (66694) / 05.01.2011 15:38:30

ааа! болай да курчатуен карарга исәп юк иде.
ә Гадилә сүзләреннән соң - тем более.
супер язылган.
мруда мондай фикерләр ваще сирәк
(чесслово!)

№53 (66691) / 05.01.2011 14:54:20

20 нче рэсемдэ "Курчак туе"спектакленнэн куренешкэ Золфэт Хэким сузлэре бик туры килми кебек. Нэфисэ Хайруллина тудырган Камэр образы бер дэ жан газабыннан тилмеручегэ ошамаган. Камэр - энисе сузен тынламаучы, сойгэн егетен КИЧЕРЭ белмэуче, кыенлыклардан эчугэ сабышкан, аннан инде фэхишэлек юлына баскан йомшак бэндэ. Яшьтэн ук дуамал, кире, кыскасы, бер истеричка.
Уз фикерен генэ алга сореп, якыннарынын сузен колакка элмичэ, узен башкалардан остен куеп, нэрсэдер исбат итмэкче була. Бернэрсэ дэ газапламый анын жанын, ялган горурлык анарда. Динсез, дуамал,упкэчэн кыз. Энисен жэллэми. Егетен кичерми. Ярдэмнэн отказ бирэ. Тормыш юлында ин жинел юл эзли, рухи коч куймыйча гына ансат гамэллэр башкара. Уйлану, сорауларга жавап эзлэу, рухи стержень юк анарда...
Суз унаеннан, спектакль бик ошады, Ф.Бикчэнтэев хэм командага рэхмэт. Э Алсу Гайнуллинанын мондагы роле - ин яхшысы, минемчэ.

№52 (66688) / 05.01.2011 13:55:57

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Молодец! Язулардан башка гына сүрәтләр булса, әллә ни кызык булмас иде, һәр сүрәткә, үткер язма! Мин моны, Сәйлән шигерләре белән тиңлим. Сәйлән сүзнең изюминкасын тотып алып, оста җавап бирсә, Ләйсән сүрәтнең изюминкасын тотып алып, оста җавап биргән! Тагы бер кат, Молодец!

№51 (66652) / 04.01.2011 22:23:53

Аксак әтәч иярмәсә дә ис китми

№50 (66640) / 04.01.2011 21:00:21

Nokrat, 

думает, что бежит вперед. Оглянется через некоторое время и увидит, оказывается никого и нету за ней....

№49 (66611) / 04.01.2011 14:39:17

"Хикмэт кешелэрдэн алда йогерудэ тугел,башкалардан алданрак йогереп китудэ" Молодец, Лэйсэн, Син беренче

№48 (66610) / 04.01.2011 14:17:46

Нинди көнче? Нинди төнче? Эңгер-меңгер,эңгер-меңгер....

№47 (66609) / 04.01.2011 13:40:08

бу фотолар шул язулары белщн кызыклы бит инде.кемнеңдер үзеннән уздырганын, үзе күреп башкара алмаганны күрергә сәләтле булуын күтәрә алмаучылар эчендә .... кайнаганга чыдый алмый. ләйсән, булдырасың! алга таба яңа иҗади ачышлар һәм уңышлар сиңа.

№46 (66604) / 04.01.2011 12:47:40

Болары Миңнуллиннан чәлдергәндер инде;
Халык җырыннан.
Кояш баегач ла,эңгер-меңгер...
Л.Лерон шигыреннән
Кичке җиләс һава,зәңгәр эңгер-меңгер...
Ришат Газиз шигыреннән..
Шәфәкъ уты. Эңгер-меңгер. Кояш бата...

№45 (66603) / 04.01.2011 12:23:14

Р.Миңнуллинның шигырьләре яхшы, миңа ошый. Һәр шагыйрьнең халкына әйтер сүзе бар икән, кемнәрдер аның иҗатына соклана икән, димәк, ул үзенчәлекле талантка ия.

№44 (66602) / 04.01.2011 12:21:09

Ай сеңлем, булдырасың да инде!
СобханАллаһ!!!

№43 (66600) / 04.01.2011 11:31:24

Р.Миңнуллин да бөгештерсен индә,ә?!

Эңгер-меңгер,
Эңгер-меңгер...
Көн белән төн арасында
Өзгәләнә
Әнә
Кемдер.
("Көн белән төн кавышкан мизгелдә" Роберт Миңнуллин).

№42 (66597) / 04.01.2011 08:07:00

Бух-бах!

№41 (66595) / 03.01.2011 23:54:52

Сәйлән, ачуланыштан булмасын, сөйләштек. Бу - сиңа түгел, бәлки синең шигыреңә пародия.

Төн уртасы. Кап-караңгы...
Кемдер йөри корбан карап.
Бер гаепсез юлчыларның
Йөрәгенә хәнҗәр кадап.
Төн уртасы. Җәллад көлә...
Корбан каны саркый... Исме
Хушландыра аны, әллә
Каһкаһәле сарказммы?
Төн уртасы. Кара эшне
Кара пәрдә каплап куя.
Җәллад гөнаһсыз сабыйдай,
Төн-пәрдәгә тишек уя.
Гөнаһлы җан төннәр буе
Корбан саный, кыла хата.
Шайтан аны мактый-мактый,
Булдырасың, дип сүз ката.

Һы,синекенә илһам килми, бу синең сәнгать әсәре түгел, очраклы сүзләр җыелмасы гына.

№40 (66588) / 03.01.2011 23:20:35

Без заманында яшебезгә күрә акыллы һәм кызыклы булып тоелган сүзләрне истәлек дәфтәренә яза идек. Авылга кайткач бер эзләп карарга кирәк әле, кайда ята икән ул истәлек дәфтәрләре? Ләйсәннең бу эшләре шуның заманча варианты буламы инде?

№39 (66585) / 03.01.2011 23:00:47

Донья тузды
Буран узды....

№38 (66584) / 03.01.2011 21:36:15

дааа! и ниче не получишь малай! үпкәләмә!

№37 (66578) / 03.01.2011 20:47:14

Узды болыт, шом,эңгер-меңгер,
Яуды яңгыр шыбыр-шыбыр, шыбыр,шыбыр.
Чыкты кояш, әмма кисек - койрык, аяк - аксак!
Шулай да түгел тавык мин-
Әтәч! Яхшылабрак карасак!

ни на што не претендуя.

№36 (66571) / 03.01.2011 20:00:15

Ботен кеше дэ берторле уйлый икэн ,димэк беркем дэ уйламый.Уйланырга мэжбур иткэнсен икэн ,димэк юкка вакыт уткэрмэгэнсен Лэйсэн.

№35 (66570) / 03.01.2011 19:58:35

Соңрак, эшем бар.

№34 (66569) / 03.01.2011 19:54:56

Валяй!

№33 (66568) / 03.01.2011 19:51:54

Сәйлән, пародия яхшы, пародиягә пародия язасы килеп китте, әгәр язсам, түзәрсеңме, шартламассыңмы?

№32 (66567) / 03.01.2011 19:45:40

\"Язулар аста булырга тиеш, ЛФ.\"
Юк, тиеш түгел, менә шулай Ләйсәннең шигыре кебек образлы шигъри сурәт бер-берсенә сеңәргә һәм яңа образ тудырырга тиеш, ягъни гармония булырга тиеш. Бу сурәтле язмалар кемнеңдер күңел кылларын чиртеп, иҗатка илһамландырган икән,иң әһәмиятлесе менә шул. Үзе иҗат итмәгән кеше аны аңлый алмый.
Һы, синең нәрсәң бар? Әйдә куй, мине илһамландырыр микән, тикшерәбез хәзер.
Ләйсән, шигырең үзенчәлекле, әйбәт шигырь, баштук күзем шуңа төште, чөнки башкалары таныш шигырьләр, чәйнәлеп беткән инде.

№31 (66566) / 03.01.2011 19:43:59

Хэрнэрсэ чагыштырмача ,берэулэргэ охшый,икенчелэргэ юк, кинэщем,фотоларга уз сузлэренне язсан унышлырак булыр

№30 (66562) / 03.01.2011 19:37:54

Өн карасы.Эңгер-меңгер.
Гайбәт җебен саплап кемдер
Чергән күңел төбен тегә.
Ямый алмый интегә.

Өн карасы. Эңгер-меңгер.
Бәлки адәм сау түгелдер?
Гөнаһ җыеп ник утыра?
Таш күк гайбәт тутыра.

Өн карасы. Эңгер-меңгер.
Бәлки бәхетсез күңелдер?
Таштай каткан бәгырь ята
Җан да ката!
Аңда- хата!

№29 (66557) / 03.01.2011 19:07:07

Күңелеңне төшермә,Ләйсән. Бөтен кешегә дә ошап бетү мөмкин түгел.

№28 (66555) / 03.01.2011 18:59:26

Л Ф!

№27 (66554) / 03.01.2011 18:52:46

Һы, мин бит фотоларым шәп,алардан яхшырагы юк димәдем) мөгез чыгару да түгел бу.

рус телендә афоризм, фраза, мәкаль, рәсемгә бераз туры килә торган сүзләр язылган рәсемнәр бик күп, яшьләр арасында алар бик популяр. кайберләре мотиватор/демотиватор дип тә ала, беләсездер инде.

бу - рәсемнәрне, фотоларны "татарча сөйләштерергә" чакыру гына. миңа мөгез дә, исем дә, мактауларыгыз да кирәк түгел.

билгеле,камиллекнең чиге юк. мондый юнәлештә эш үсеш алыр һәм биредәге рәсемнәрдә мең кат яхшыраклары да булыр дип ышанам һәм өметләнәм.

№26 (66553) / 03.01.2011 18:45:02

Минем бу әтәчне күргәч:"Койрыгымны киссәләр дә дә, аягымны сындырсалар да мин сезнең әтәчегез!" - дип тавыкларына дәшә кебек.

Язулар аста булырга тиеш, ЛФ.

Мондый сыйфаттагы фотолар күп, моннан да яхшылары тагын да күп. Мөгез чыгармакчы булып, фото өстенә ниндидер сүзләр язылган. Мөгез чыкмаган, недоразумение чыккан.

№25 (66552) / 03.01.2011 18:42:00

Энҗебикә,минеке болайрак иде:

Эңгер-меңгер

Эңгер-меңгер. Төн карасы
Һавага сеңә алмыйча,
Күр, интегә...
Кемдер, киндер җебен саплап,
Җир белән күкнең арасын
Тегә...тегә...

Эңгер-меңгер. Таң яктысы
Офыкка үрелә алмый,
Йолдыз ата...
Кем юләре, мактый-мактый,
Җир ташларын үзләштереп,
Сатып ята?

Эңгер-меңгер. Елмаюлар,
Күңел эченә кералмый,
Йөздә ката...
Күпме ялгыш? Йөрәк әйткән
(Уйламыйча әйткәндерме?)
Сүздә хата...


П.С.сезнең вариант та ошады!:)

№24 (66551) / 03.01.2011 18:34:35

№ 8 нең дәвамы:
Иртән сүтә. Берөзлексез
Көн дә шулай кабатлана...
Тегә, сүтә...
Һәр кешегә эш бүленгән,
Вакыт бара мыштым гына...
Гомер үтә...

Ләйсән, шигыреңнең дәвамы ничек иде? Яз әле.

№23 (66550) / 03.01.2011 18:28:55

Ниһаять,бер шук табылды!

№22 (66549) / 03.01.2011 18:25:47

Синең кебек матур тавыклар янымда булганда Сәйләнкәем, яткан көйгә булса да 5 кәгәм!

№21 (66546) / 03.01.2011 18:11:02

Сорау:калай Әтәч бер аякта басып торганда 3не кәгә,ике аякта ничәне кәгә?

№20 (66545) / 03.01.2011 18:04:36

Нигә бәйләнәсез? Яңа ел отходняклары кыен что-ли?
ошамаса карама. менә дигән сурәтләр.монардан хужеракларны күреп хушланганнарыгызны истән чыгаргансыз!

№19 (66544) / 03.01.2011 17:49:16

Ялкын,

балаларга сорау биргәндә, күрәстергә була)

бу сораулар миңа балачакны искә төшерә. һәм елмаясы килә...фотоларны караган кешедә дә шул эффектны тудырасы килгән иде:)

№18 (66543) / 03.01.2011 17:44:50

Ләйсән, 2-3 нче фотолардагы сорауларның җавапларын беләбез ич, яңа сораулар түгел.

№17 (66542) / 03.01.2011 17:36:32

Ялкын,минеке.

Сәйлән, чөнки ул сүзләрнең авторы Зөлфәт Хәким.

№16 (66541) / 03.01.2011 17:11:29

Сорау; №18."Кешене үзенең хәерчелеге түгел,башкаларның аңа "Хәерче!"-диюләре куркыта". Ә нишләп Зөлфәт Хәким,ә артист Илдар Хәйруллин түгел?

№15 (66540) / 03.01.2011 17:10:35

8 нче фотодагы сүзләрнең авторы кем?

№14 (66539) / 03.01.2011 16:47:39

Һы, матбугат.ру выпендрежнын ин зур ноктасы штули ул? мина да кирэк выпендреж, димэк,монда обращаться итэргэме?

иллэр,иркэлэр алдында выпендреж дисэн генэ инде))

№13 (66537) / 03.01.2011 16:37:38

Әтәч бер аякта басып торганда 3 кәгә,ике аякта әтәч ничә кәгә? Кызык сорау...

№12 (66535) / 03.01.2011 16:29:17

Кайберләре, чыннан да, шундый.Барлык фотолар турында да алай дип әйтү дөрес булмас.

№11 (66533) / 03.01.2011 16:12:54

1.Сүзләр фотографияләргә туры килми.

2. Фотолар ракурсы яхшы, төсләрен кайбер настроениедә кабул итеп булыр иде, әмма сүзләр фотоларны тулаем кабул итәргә комачаулый, шунлыктан ни сүз, ни фото.Поэтому создается только одно впечатление, у человека очень сильное ңелание выпендриться.

Ты должен или видеть и поделиться этим, или говорить...

№10 (66532) / 03.01.2011 16:06:16

Һы,сезгә нәрсәсе ошамый соң?

№9 (66531) / 03.01.2011 16:05:19

1.Шундый матур әтәч булган, койрыгын киссәләр дә горурлыгын югалтмаган, ник шул камиллеккә үзеңнең урынсыз сүзләрең белән кысылырга. Рәсем карагач, һәркем үз фикерен, тәэсирен тудыра, сәнгать кыйммәте шунда.

һ.б.

№8 (66530) / 03.01.2011 15:56:47

ВОООО!, 
здесь среднего ума люди... Повесьте у себя дома...Слишком много о себе воображает...

№7 (66524) / 03.01.2011 15:01:17

"Не для средних умов" дисәм, катырак әйтелер инде. Шундый оригиналь! Эчтәлегенә игътибар итегез! Сабыр төбе-саф алтын дисәм, әйбәтрәк булыр. Үз фикереңне әйткәнче, минемчә, иң беренче аңларга тырышырга кирәк. Аңламаган, карамаган килеш фикереңне әйтү бер дә килешми инде ул. Тырнак астыннан кер эзләү дип атала бу. Миңа бик тә ошады! Молодец, Ләйсән!!! Бу синең иҗатыңның күпкырлы, үзенчәлекле, өметле икәнен күрсәтә.

№6 (66521) / 03.01.2011 14:31:02

Нәрсәгә дип шулкадәр каныктыгыз әле. Менә дигән фотолар,эчтәлеге дә мәгънәле.

№5 (66520) / 03.01.2011 14:16:27

12-13 яшьлек кызларнын дневникларында шундый язулар, фотолар куп була. бу кыз да усмичэ шул яшьтэ калган, калганнарга да шул афоризмнар кызык дип уйлый.

№4 (66512) / 03.01.2011 12:33:02

мина ошамады,нэрсэ сон бу тиле эйтмешли))))))))))???????

№3 (66511) / 03.01.2011 11:35:31

язулары слабыйрак. житмэсэ шрифтлары ачуны китерэ торган
укып бетерерге сабырлыгым житмэде.

№2 (66508) / 03.01.2011 10:29:45

Бик матур фотолар хэм сузлэре дэ туры китерлеп сайланган. Бик зур рэхмэт Лэйсэн!!!!!!!!!!!!!!

№1 (66505) / 03.01.2011 00:43:42

Ярыйсы гына фотоларны язу белән бозган. Природа сама по себе лаконична, совершенна и завершена,и не требует других дополнений.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar