поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.01.2011 Җәмгыять

Фаҗига

Туганлык җепләрен өзгән һәм күршеләрен рәнҗеткән ике төркем кешегә кыямәт көнне Аллаһы Тәгалә рәхмәт күзе белән карамас. (Хәдис)

 Адәм баласының тормышындагы кайбер көннәрдә шулкадәрле мөһим вакыйгалар күп була ки, аларны һич тә оныта алмыйча гаҗиз каласың. Андагы хәлләр, гамәлләр гел исеңә төшеп йөдәтә, күңелеңне һаман борчып, тынгысызлап тора. Югыйсә, гадәти генә башланган көн була ул.

Дөрес, 2010 елның 4 декабре Сәетҗан (исемнәр үзгәртелде) өчен гадәти генә көн түгел иде. 40 ел элек бу көнне аның әтисе вафат булган. Күпне күргән, күпне кичергән ул Сәетҗанның әтисе. Ак финнарга, японнарга каршы сугышкан, ә Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр фашист мәлгуньнәрне дөмбәсләгән.

Менә шул әтиләрен хөрмәтләп искә алу өчен Казан артындагы бер авылда Коръән уку мәҗлесе үткәрелде. Өлкән яшьтәге авылдашлар белән бер күрешү өчен дә күркәм форсат булды ул. Тик Казанда эшләре күп булу сәбәпле, Сәетҗанга авылда озак тоткарланырга туры килмәде. Шулай да машинасын башкала ягына борганда инде тәрәзәләрдә ут эленде, кичке эңгер-меңгер вакыт башланды.

 Сәетҗанның күңеле зурлыгын үзе дә аңлап бетерә алмаслык олы эшне башкарып чыкканнан соң гына була торган хозурлык кичерә, ә җаны сихри дулкыннарда тирбәлә. Чынлап та биниһая зур шул Коръән сүрәләренең көче, тәэсире. Бу изге вазифаны авыл мулласы Сәгыйдулла хәзрәт уңышлы гына башкарып чыкты. 

Район үзәге чатында 2 кеше-бер егет белән бер кыз басып тора иде. Йөзләрен юньләп күрә алмаса да, утыртты ул аларны машинасына, чөнки кәефе шәп Сәетҗанның. Тик теле кычытып тора, сөйләшәсе килә юлдашлары белән. Ни өчен кичкә каршы өйләреннән чыгып китәсе иткәннәр? Аның кебек ашыгыч эшләре бардыр, мөгаен. Шулай да бәйләнчек абый икән бу, дип әйтмәсеннәр өчен башта тыйнаклык саклап маташты. Ә инде кыз кеше Бәрәзә дигән авылда төшеп калгач, Сәетҗан үзе янында утырып баручы егеттән: «Үзең кайсы авылдан буласың, агайне?»-дип сорап куйды. Болай гына, әлбәттә. Гадәте шундый: янында кеше булганда сүзсез генә бара алмый ул. Аннары авылда чакта күп ашалды, күзләренә йокы төшүдән дә курка иде ул. 

- Мин Шашыдан булам, абый, - дигән җавапны ишеткәч, рәхәтлек хисләре кичерде Сәетҗан. 2 генә чакрым, лабаса, аларның арасы. Тик ул яктан дамба булмаганлыктан, башка авыл аша йөрергә мәҗбүрләр. Сөйләшә торгач, тагын да кызыграк әйберләр ачыклана башлады. Рамилнең (юлдашының исеме) әнисе Гөлниса алар авылыныкы булып чыкты. Әйе, Сәетҗан яхшы белә Гатауллиннар гаиләсен. Дөрес, Гөлниса яше белән олырак булганга, ул аны артык әйбәт хәтерләми. Ә менә аның энесе Радикны ул яхшы белә. Хәтта берзаман аның белән дуслашып, серләшеп тә йөрделәр. 

Радик Сәетҗаннан 2 яшькә олырак булса да, алар бер-берсенә «кордаш» дип дәшә иделәр. Апалары шәл бәйләп торганлыктан, Гатауллиннар мул тормышта яшәделәр. Радикка да алар җаны ни тели, шуны алып бирделәр. Малайның җырга-моңга һәвәслеген күреп, аңа алдан тальян гармун, аннары хәтта баян сатып алып, кулларына тоттырдылар. Радик чынлап та бик талантлы егет булып чыкты. Тиз арада гармунда уйнарга өйрәнеп, мәҗлесләргә дә йөри башлады. Йөзгә-биткә чибәрлеге дә бар иде аның. Сүзгә дә тапкырлыгы җитәрлек. Чаялыгын инде әйткән дә юк. Кыскасы, мәктәптә укыган чорларда ук Радик авылдашлар арасында шактый абруй казанды. Клублардагы бер генә концерт та, бер генә туй да аның катнашыннан башка узмый торганга әйләнде. Бәлки әнә шул гармуннан башлангандыр да әле аның хәмерле тормышка аяк басуы, дип уйлады Сәетҗан. Ник дигәндә, советлар заманында бер генә мәҗлес тә аракыдан башка узмады бит. Бу хакыйкать никадәрле генә ачы булса да, без аны танырга мәҗбүр. 

...Юлда җәяүле буран башланды. Ә Сәетҗанның күңелендә-зилзилә. Моннан берничә ел элек Казан урамнарының берсендә иртәнге якта очратты ул дусты Радикны. Таушалып беткән чалбарыннан, үтүк күрмәгән күлмәгеннән үк аңлады ул Радикның хәле шәп түгеллеген. Җитмәсә, авызыннан начар ис килә. Инде өченче тапкыр өйләнүе, бер оешмада шофер булып эшләве турында ишеткән иде. Менә очрашу дисәң дә очрашу бу! Беренче карашка иске дусларның сөйләшеп сүзләре бетмәстәй тоелды. Тик Радик әледән-әле вакытны сорый, никтер кыбырсый, тынгысызлана, җанында тынычлыгы юк икәнлеге әллә каян күренеп тора иде. 

- Баш авырта иде, кордаш. Биреп тор әле 15 сум. Мин сиңа аннары кайтарып бирермен. Кибет ачыла хәзер,-диде ул сырхаулы мескен тавыш белән. Тик хәмергә дип бирә алмый аңа акчаны Сәетҗан. Моның гөнаһысы күп булачак. Вөҗданы да кушмый алай. 

- Кордаш, ипигә булса, бирә алам, тик аракыга бирә алмыйм. Мәчеткә намаз укырга йөри башладым бит мин,-диде аңа Сәетҗан, мөмкин кадәр итагатьле булырга тырышып. 

- Миңа аракыга түгел ул. Бакчага бармакчы идем. Яндырдылар бит безнең андагы өйне. Шул Рамилнең генә эше ул. Пропискага кертмәгән өчен үч итеп яндырды ул аны,- диде Радик авыр сулап. 

...Әллә шул буламы икән бу егет, дигән уйлар килде Сәетҗанның башына. Аның бу соравын гына көткәндәй, шулчак Рамил шактый ачылып китте. 

- Ии, абый, күрде инде ул безнең башлар Радик абый белән. Аның әнисе Мөнирә апаны мин хатын белән 6 елдан артык карадым. Мөнирә апаның өе иде ул. Тик без алдан бернинди дә килешү төзеп куймаган идек. Соңгы вакытларда урыныннан да тора алмады мәрхүмә. Бөтенесе урынында булды аның. Хатын иренмәде, җыештырды барысын да. Радик абый әнисе исән чагында янына килеп тә карамады. Әмма Мөнирә апа үлеп киткәч, ул безне өйдән куып чыгарды. Югыйсә, безнең ул чакта әлеге йортны зурайтып, өр-яңадан салырга да мөмкинлегебез бар иде. Әти әйбәт балта остасы бит минем. Хәзер булмый инде, каты авырый ул. Мин теге чакта Радик абыйга: «Әйдә, ике яктан да кереп була торган зур таш йорт салабыз. Сиңа да, миңа да торырга урын булыр»,-дидем. Ләкин ул мине тыңламады. Өйнең кинәт кенә янып китүен юкка гына миңа сылтап йөри ул. Мин нишләп яндырыйм ди аны. Башка ат типмәгән минем, ләбаса. Дөрес, торырга урын булмагач, хатын белән аралар бозылды. Ул үзенең туганнарында, мин башка урында яшәдем. Бер аерылыштык, бер кушылдык хатын белән. Инде хәзер бер киселгән икмәк барыбер кире ябышмый дигән нәтиҗәгә килдем. Ә Радик абый гел исерек ул. Йортка керткән бу хатыны да еш куалап чыгара аны. Тулай торакта бер дустында кунып йөри ул. Кыскасы, аңа хәтта абый, дип дәшәсем дә килми... 

Юлда буран котырырга кереште. Ә Сәетҗанның күңелендә, әйтерсең, давыл купты, гарасат башланды. Дустының үз туганын мондый хәлгә төшергәне өчен Сәетҗанга кыен һәм уңайсыз булып китте. Рамилне ихлас күңелдән кызганып куйды ул. Тик нәрсә әйтсен дә, ничек күңелен юатсын аның Сәетҗан? Дин белән яшәмәвебез, туганны туган, дип белмәвебез, һаман да хәмер сөременнән чыга алмавыбыз аянычлы хәлләргә, фаҗигаләргә китерә шул, дип уйлады ул, авыр сулап. 


Хатыйп ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ --- | 28.12.2010
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»