|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2022 Хәвеф-хәтәр
Суның көчле агымыннан идән тактасының 120 ле кадаклары купканБерничә көн рәттән яуган яңгыр язгы ташуларны көчәйтте генә. Елга ярлардан ташып, басулардагы кар сулары ургып агып, күперләр, юллар су астында калды. Татарстанның кайбер районнары зыян күрде. Мөслим районы Нарат Асты авылына 10 ел су төшкәне булмаган. Быел кайбер ишегаллары су эчендә калган. — Былтыр көз нефтьчеләр оешмасы юлны тирән итеп трактор белән казыган иде. Шул юл белән кар сулары төшеп, ишегалдыбызны су басты. Сарайда бозау акырганга чыдый алмыйча, ачып карасак, билдән суда мескен. Сыерны күршеләргә кертергә, тавыкларны ябарга өлгердек. Суның көчле агымыннан абзардагы идән тактасының 120 ле кадаклары купкан. Салкын су үзәккә үтә. Чарасызлыктан полиция чакырдык. Район хакимиятеннән килеп, трактор белән юлларны эттереп киттеләр, анысы өчен рәхмәт. Су газабы бик авыр, — дип искә ала ул мәхшәрне Гарифьян абый Галиев. Аларның орлыкка дигән бәрәңгеләре дә өшегән. Узган атнада Кайбыч районының Борындык авылы халкы: “Бездә әле тыныч”, — дигән иде. Аларның да тынычлыгы югалган. Бәрле елгасындагы бозны шартлатсалар да, су ярлардан ташып, авылга, бакчаларга җәелгән.
— Бөтен дөньябыз су, бакчага чыгарлык түгел. Базлар тулган. Ел саен шундый хәл. Бу нигезгә килен булып төшкәнемә 51 нче ел. Хәзер 73 яшемдә. Ирем исән чагында моның кадәр курыкмый идем. Киресенчә, күңелле иде ул язгы ташулар. Ирем көймәгә балаларны утыртып, җырлый-җырлый урамнардан йөзеп әйләнә иде. Хәзер су килгәнне күргәч, дару эчмичә тынычлана алмыйм. Ике көн ике инвалид балам белән күршеләрдә кич кундык, — ди Борындык авылыннан Роза Саттарова.
Шөкер, быел су аларның ишегалдына кермәгән. Иске мунчаны баскан, бакчага җәелгән. Ләкин барыбер мәшәкате җитәрлек. Бәласеннән башаяк дип, ел саен шушы вакытта алар әйберләрне гараж түбәсенә күтәрә.
— 80 кг ит алган идек. Ларны биеккәрәк күтәрер өчен, ул итне башта бушаттык. Аннары тагын тутырдык. Хәзер елгада су кимегән, диделәр. Ларны кабат төшерәсе булачак. Өйне дә җыештырмадык әле, — ди Роза апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|