|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2010 Җәмгыять
Боз өстендә кышкы ялда
Әй, утыра балыкчы... Менә чиртә дия-дия, Менә каба дия-дия, Әй утыра балыкчы...,дип бер җырда җырланганча Идел яки Самарка күперләре аша чыкканыгыз булса, җәй көне көймәләрдә, ә кышын боз өстен сырып алган балык тотучыларга игътибар иткәнегез бардыр, мөгаен.
Һава торышының нинди булуына карамастан, ял көннәре җитү белән, иртә таңнан алар елга ягына агыла башлый.
Әгәр дә шәһәрдә кояшта кызарып карайган йөзле, кулбашына зур тартма аскан, кулына боз балтасы тоткан кешене очратсагыз, ул, һичшиксез, балыкчы булыр. Алар елга буенда иртә таңнан караңгы кичкә кадәр кояшта “кызынырга” әзерләр.
Сабыр – төбе сары алтын, диләр бит. Бар хезмәттә дә сабырлык кирәк, ә балык тотканда бу тагын да ныграк таләп ителә. Бер урыннан икенчесенә, елганы аркылыга буйга кичеп, әллә ничә җирдән бозны тишеп, җил-давылдан качырга чатырлар корып, яраткан, күңелләрен юаткан һөнәр белән шөгыльләнәләр.Тирә-яктагы күршеләре артыннан да көнләшеп күзәтергә онытмыйлар. Әгәр берәрсе балык тартып чыгара икән, аның янына килеп бозны тишәргә тотыналар.
Гомумән, алабуга, корбан балыгы, сирәгрәк чуртан, судак балыклары эләгә.
Көн матур, без дә бүген гаиләбез белән балыкка барырга булдык. Елгага килеп җиткәч, балыкчыларның боегып утырганын абайлап, нәрсә утыралар икән эләкмәгәнгә, дип уйлап та куйдым. Берсе янына якынлашкач: “Чиртәме?” – дип сорыйбыз.
Ә ул хәйләкәр күзләрен кысып: “Әллә мин балык өчен килдемме? Мин бирегә ял итәргә килдем хатынымнан... Бигрәк мыгырдык та инде, көне буена сукрана. Аңардан качып иртүк балыкка таям. Миннән башка мыгырдасын”, – дип термосыннан чәй эчәргә тотынды.
Без дә бозны тиштек тә кармакка селәүчен эләктереп, суга салдык, көтеп утырабыз. Кышын көн кыска бит ул, үзе суык та, көтәбез, һаман юк, биредә кибет түгел шул, сатып алып булмый, бәхетеңә әллә каба, әллә юк.
Кышын балык зур өергә җыелып, боз киткәнче бер урында тора икән. Шул тылсымлы урынга эләксәң, кыш буена балык ашыйсың, ә тапмасаң, вакытың бушка уза.
Бушка дип, берәүләр елга буена гаиләмне тукландырам, икенчесе күп итеп тотып, сатып акча эшлим дисә, күпләр дуслары белән күңел ачарга бара, ә бер төркеме балыкка “процесс” өчен килә. Алар өчен кармакка сихри су асты дөньясының җан иясен эләктереп, аның бәргәләнеп, каршылык күрсәтүенә карамастан тартып чыгаруы – бу үзе бер могҗиза һәм куанычның иң югары ноктасы. Шушы инде һәрбер балыкчының тылсымлы бер хыялы.
Кырыебызда утырган бер мактанчык бабай, тимер тешләрен ыржайтып, мин бер әфсен-төфсен беләм, ди. Боз тишегенә шуны пышылдыйм да, бөтен балык минеке, ди. Чыннан да, күп тә вакыт үтмәде, кәкре бармаклары белән бер-бер артлы ике судакны тартып чыгарды бу. Үзе һаман безгә сабакларын укый: “Елга буенда сүгенергә, тәмәке тартырга ярамый. Балык моны яратмый. Менә миңа сиксән яшь, ә тәмәкене кабып караганым да юк”. Шушы сүзләрдән соң бабабыз балыкларын бер кырыйга куйды да, кулларына басып, аякларын күтәрде дә боз өстеннән биш-алты адым атлап китте. Без шак катып бу акробат-картны күзәттек. Карточкага төшәргә генә теләмәде үзе.
Соңрак безгә дә башта арты белән әйләнгән уңыш дигән нәрсә, йөзе белән борылып, елмая башлады. Тиздән сумкабызда ике корбан балыгы, берничә алабуга ята иде инде.
Кичкә таба, җылы өйгә әйләнеп кайтып, тоткан балыкны табада “чаж-чож” кыздырып, рәхәтләнеп бергә өстәл артында утыруы - үзе бер бәхет, ә үзең тоткан балык бигрәк тә тәмле икән, ләбаса...
Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|