поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.04.2022 Милләт

Нәзарәт Туган тел көнендә «Без - татарлар!» онлайн-платформасын ачып җибәрде

Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда Туган тел көне уңаеннан ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте «Без - татарлар» онлайн-платформасын ачып җибәрде. "Без - татарлар" – татар телен өйрәнү өчен онлайн-платформа.

Ул 2018-2021 елларда Татарстан мәчетләрендә уңышлы оештырылган курсларның программасы һәм аларда кулланылган «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы нигезендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнде. Beztatarlar.ru платформасын эшләүдә Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Венера Гарипова-Хәсәншина, тарих фәннәре кандидаты, РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, педагогика фәннәре кандидаты, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар теле белеме кафедрасы доценты Светлана Айдарова катнашты.

Онлайн-ресурс сөйләм телен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларын үзләштерү һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Курс программасында мөселман дини риторикасына һәм ислам терминологиясенә аерым игътибар бирелә.

Beztatarlar.ru ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы 2 елда «Хозур» нәшрият тарафыннан тормышка ашырылган икенче белем бирү проекты булып тора. Моңа кадәр эшләтеп җибәрелгән Medrese.tatar татар онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөньядан 50 000 гә якын укучы ислам нигезләрен үзләштерә.

«Без - татарлар» платформасының түләүсез онлайн-дәресләреннән файдалану өчен, электрон почта яки социаль челтәрләрдәге аккаунт ярдәмендә теркәлү узарга кирәк. Порталда теркәлгәннән соң, кулланучы 5 төп бүлеккә тупланган 49 дәресне (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр буенча темалар) түләүсез тулысынча үзләштерә алачак. Һәркем дәресләрне үзенә уңайлы вакытта һәм теләсә кайсы форматта ала: видео, аудио һәм текст рәвешендә сайлап алу мөмкинлеге каралган. Һәр бүлек тәмамлану белән, тыңлаучыларга узган материалны үзләштерү өчен тест узарга тәкъдим ителә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»