поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.04.2022 Дин

Мәет юган суны унитазга түгәргә ярыймы?

Мәрхүмне соңгы юлга озату белән бәйле кагыйдәләр һәр авылда төрле. Шуңа да бу гореф-гадәтләргә карата кешедә сораулар туа. Редакциягә дә кызыксынып шалтыратучылар җитәрлек. Мәет юу турындагы сорауларга Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирде.

— Алмаз хәзрәт, башта мәет юуның савабы турында әйтегез әле.
— Мәет юуның шәригатьтәге хөкеме фарыз кифая. Ягъни әгәр мөселманнар арасыннан бер кеше бу эшне башкарса, башкалар өстеннән ул вазыйфа төшә. Бу гамәл фарыз гамәлне үтәү белән бәйле булганга, аның савабы бик зур. Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем дә кем мәетне юса һәм аның кимчелекләрен яшерсә, аның кырык тапкыр гөнаһлары гафу ителә. Кем дә кем мәетне кәфенләсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә ефәк кием кидерә. Кем дә кем мәеткә кабер казыса һәм аны шунда җирләсә, аңа байның мохтаҗ кешегә кыямәт көненә хәтле яшәү урыны биреп торган кебек әҗер-савабы була”, — диде (Хәкимнең “Мүстәдрак” хәдисләр җыентыгыннан).
 
— Бу эшкә кайда өйрәтәләр? Ышанычлы мәет юучыны ничек сайларга?
— Кайберәүләр бу эшне мәетне юучы кешедән карап торып, сораштырып, ә кемдер мәчет-мәдрәсәдә укып өйрәнә. Мәет юар өчен махсус рөхсәт кәгазе таләп ителми. Иң мөһиме — мәетне юучы шушы эшне шәригать кушканча башкарырга һәм сер саклаучы, гайбәт сөйләмәүче ышанычлы кеше булырга тиеш. Гадәттә, авыл җирендә мәет юарга берничә кеше йөри. Авыл халкы аларның кайсы ышанычлы икәнен яхшы белә һәм мәет юарга шуны чакыра.

— Үзегез ничә ел мәет юасыз? Мәрхүмнәрдән курыкмыйсызмы?
— 2010 елдан үзебезнең мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкарам. Кешеләр сорап килгәндә, мәет юарга да баргалыйм, ләкин күп очракта бу эшне шуның белән һәрдаим шөгыльләнүчеләргә тапшырам. Юган мәетләрнең төшкә кергәне, аларны күреп саташканым юк. Бу гамәлне башкарудан курыкмыйм. Хәзерге вакытта кайбер мәчетләрдә мәетләрне юа торган махсус урыннар бар. Мәсәлән, “Казан нуры”, “Гадел”, “Тынычлык”, Лаеш районының Усад авылындагы “Ихлас” мәчетләрендә мәетханәләр эшли. Шул мәчетләргә мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарырга була.
 
— Мәет юганда, нинди дога укырга кирәк?
— Мәетне юа башлаганда укыла торган аерым дога юк. “Бисмилләһ” (“Аллаһ исеме белән эшемне башлыйм”) дип әйтсәң, шул җитә. Тәһарәт һәм госел алганда һәм мәетне юа башлаганда, бу сүзне әйтү сөннәт гамәл булып тора.
 
— Элек мәет юар өчен суны чишмәдән алып кайтканнар. Әбием, бу вакытта сөйләшергә ярамый, дип әйтә иде. Хәзер су өйгә кергән. Мәет юар өчен суны краннан агызып алырга ярыймы? Ни өчен чиләкнең өстен томаларга кушалар?
— Шәригатьтә чишмәдән су алып кайтканда сөйләшергә ярамый дигән тыю юк. Бу күбрәк шул якларда кабул ителгән гореф-гадәт белән бәйледер. Суны алып кайтканда чиләкне каплау да мәҗбүри түгел. Иң мөһиме — суга бәвел һәм тизәк шикелле нәҗесләр төшмәскә тиеш. Бу максаттан томаласаң гына. Хәзер авыл җирендә дә су өйгә кергән. Мәет юар өчен суны краннан агызып алырга рөхсәт ителә. Чишмәдән алып кайтсаң, краннан агызсаң да, суны “бисмилләһ” әйтеп тутырырга кирәк. Су чиста һәм кулны туңдырмый торган температурада булырга тиеш.

— Мәет суын ташыганда, ни өчен ышанычлы, иң якын кешеләрне билгеләргә кушалар?
— Кайбер сихерчеләр һәм бозым ясаучылар мәет суы яки мәетне юганда кулланылган чүпрәкләр, сабыннар белән сихер ясарга мөмкин. Бу әйберләр начар ниятлеләр кулына төшмәсен өчен, мәетне юганда ышанычлы кешеләр катнашырга тиеш. Шуңа күрә мәетне юганда һәм су ташыганда туганнар, якыннар катнашса яхшы. Бу гамәл туганлык хакын үтәү булып та тора.
 
— Мәет юган суны кеше йөрми торган җиргә түгәргә кирәк. Ул урынга әйбер утыртырга да кушмыйлар, бассаң, аягың сызлый, диләр.
— Шәригать күзлегеннән, бу су башкаларга зыян китерми. Әлеге урынга бассаң, аяк сызлый, авырый башлыйсың, дигән сүзләр — ырым гына. Ислам динендә аның нигезе юк.

— Унитазга түгәргә ярыймы?
— Мәет юган су тере кеше госел яки тәһарәт алганда тәннән агып төшкән су шикелле. Икенче төрле ул “кулланылган су” дип атала. Шуңа күрә аны канализация чокырына түгү рөхсәт ителә. Күп очракта шәһәр җирендә мәет суын унитазга түгәләр. Моның гөнаһы юк.

— Берәү: “Әнисе баласына үзен юарга васыять итеп калдырды. Тик кызы мәетләрдән нык курка. Мондый очракта нишләргә?” — дип сорый.
— Әгәр бер кеше үзен юарга баласына васыять итеп калдырса, аны булдыра алган очракта үтәргә кирәк. Баласы бу эшне белмәсә яки башкарудан курыкса, юа белә торган башка кешегә әйтә. Моның өчен аңа гөнаһ булмый.
Фото: пиксабай
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»