поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2022 Ир белән хатын

“Әнигә нәрсә алабыз? (Булган хәл)

Үткән гасырның сиксәненче еллары. Нәсимә белән Илгизәр туй сәяхәтенә әзерләнеп йөри. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, башкаладагы аспирантураларның берсендә укыган Сабит исемле дуслары: “Үзем бер айлап авылда булачакмын, менә сезгә бүлмә ачкычы, башкаланы күреп кайтыгыз”, – дигәнен, яшьләр кушкуллап кабул иттеләр.

Кунакхәнәдә тукталырга булмагач, акчага экономия дигән сүз бит бу! 
 
 “Җаный, әнигә нәрсә алабыз?” Нәсимә, сумкаларга әйберләр барлап тутырган җиреннән бүленеп, юлда укырга дип, китаплар сайлап торган Илгизәргә борылып карады.
– Әнигә?
– Әйе. Мәскәүгә баргач, әнигә нәрсә алабыз, димен?
– Ә-ә-ә, аны әйтәсең мени, аңламый торам. Белмим шул. Барып җиткәч уйларбыз, Мәскәү кибетләрендә әйбер тулып ята дип, сөйлиләр бит.
 
Поезд кузгалып киткәч, Нәсимә белән Илгизәр, әле һаман да юлга чыкканнарына ышана алмый, хискә бирелеп бардылар. Нәсимә өчен аеруча да дулкынландыргыч сәяхәт иде бу. Поездга да беренче утыруы, Мәскәүне дә моңа кадәр күргәне булмады. Илгизәр Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүе сәбәпле, бу юлларны берничә тапкыр үткән кеше. Җитмәсә, кыска вакытлы ялга да кайтып килергә туры килде. Шуңа күрә, аңарда хатынындагы кебек үк дулкынлану юк. Тик барыбер күңел урынында түгел. Мәскәү диләр бит аны! Аның туңдырмасы да икенче! Нәсимәсе дә әнә башкалада карасы истәлекле урыннар, аласы әйберләр турында уйланып бара, ахыры, ара-тирә елмаеп куя. 
 
Шушы илаһи хыял канатларында очкан мизгелне Илгизәр бозды: “Җаный, әнигә нәрсә алабыз?” “Җаные” әйтерсең, аның шушы соравын гына көтеп торган, имтихан билетына җавап биргән кебек тезеп тә китте.
– Әнигәме? Беренчедән, әнигә түгел әниләргә, икенчедән, әтиләрне кая куябыз? Мәскәү бүләкләре аларның да күңелләренә ятар иде дип уйлыйм. Өченчедән, кибетләрдә йөри башлагач, күз күрер. 
– Ну, анысы шулай инде, болай гына сорыйм. Онытмыйк, диясем килгәннән генә.
– Алай, бик кайгыргач, әйдә исемлек төзик. Икебез дә алырга теләгән әйберләрне аерым-аерым языйк, аннан киңәшләшербез.
 
Юк-барга бәхәсләшеп, ширбәт аеның ямен җибәрмәс өчен бу юл, чынлап та отышлы булгандыр. Ни дисәң дә, икесе дә бер елдан югары белемле белгечләр буласы кешеләр ич! Аннан килеп, купеда алар икәү генә дә түгел. Бераздан исемлекләрне берләштереп, бер иттеләр. Әйтергә кирәк, Илгизәр төзегәннең беренче пунктында, әнисенә нинди дә булса чит ил әйбере, Нәсимәнекендә, тәрәзә челтәре алу турында язылган иде.
 
Икенче көнне иртән Мәскәүгә килеп төшкәч, алар иң беренче Сабит биргән адрес буенча тулай торакка юнәлделәр. Ике станция метро белән барганнан соң, автобуска күчеп утырдылар. Шәһәрнең матурлыгана, илаһи биек йортларына соклана-соклана килә торгач, тиешле тукталышларына да килеп җиттеләр.
 
Автобустан төшүгә, Нәсимәнең күзенә иң беренче зур кибет чалынды. “Илгизәр, әйберләрне урнаштыргач, керербез инде монда, әйеме?” – диде ул, үзен чак кына кибет ягына борылып китүдән көч-хәл белән генә тыеп. “Әйе, шулай итәрбез. Әнигә дә берәр әйбер карарбыз”. Нәсимә ризасызлыгын йөзенә чыгармаска тырышты. “Попугай кебек бер әйберне кабатлаудан туймады микән, чистый ялкытты”, – дип эчтән генә тиргәнеп алды. Юл сумкаларын күтәреп килгән ире әлбәттә, аның уйларын укымады, хәер, укыса да, җавап бирмәс иде. Күп сүзле түгел ул Илгизәр. Артыгын сөйләмәс, җавап-сораулары да төгәл һәм анык булыр.
 
Биш көн башкаланы карап, кибетләрендә чират тора-тора әйберләр алып, ниһаятъ, яшьләр кайтырга чыкты. Әйтергә кирәк, кайсы кибеткә кермә, Илгизәрнең беренче сүзе: “Әнигә нәрсә алабыз?” – булды.
 
Сизеп торам, әти-әниләренә бүләккә нәрсә алганнары сезне дә кызыксындыра. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дип халык әйткән икән, монда ялгышлык-хилафлык булуы мөмкин түгел. Илгизәр белән Нәсимә яшьлек тәҗрибәсезлеге белән моны үзләренчә аңлады. Шуңа күрә алар әти-әниләренә бүләккә “дөя” алдылар. Кыйбат икән ул чит ил итекләре, җитмәсә, икешәр пар бит әле! Ир-атларныкы бераз арзанрак булса да, ике әтигә булгач, анысына да шактый гына акча чыгарып салырга туры килде. Нәсимә хыялланган тәрәзә челтәрен алдылармы дисезме? Юк, анысына акча җиткерә алмадылар. 
 
Туй сәяхәтеннән соң, ике еллап вакыт узгач, алар озын ялларын җылы якта үткәрергә булды. Поездга утыргач, Нәсимә ире бүләкләр турында сүз кузгатканын көтеп тормыйча: “Әниләргә – яулык, әтиләргә – галстук”, – дип, өздереп әйтеп тә куйды. Илгизәр эндәшмәде. Бары поезд тәгәрмәчләре генә: “Әнигә нәрсә алабыз? Әнигә нәрсә алабыз?” – дип тәгәрәделәр.
 
Дуслар, геройларымның җылы яклардан нинди бүләкләр белән кайтулары миңа мәгълүм түгел, әмма Илгизәргә –“Әнигә нәрсә алабыз?” кушаматы тагылып кайтканын төгәл беләм.
 
Люция Әблиева
Фото: https://pixabay.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»