|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2022 Шоу-бизнес
Илнур Фәйзрахманов: "Өч ел көйрәгән хисләрне, керосин лампасы филтәсен күтәреп куйгандай, үрләтеп җибәрү булгандыр..."
Журналист Илнур Фәйзрахманов үзенең ВКонтакте сәхифәсендә тормыш иптәше Гөлназ Миньязованы туган көне белән котлап, тәүге очрашу, гашыйк булу хатирәләре белән уртаклашты һәм архив фотолар белән дә бүлеште. «1997! Мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны район башлыгы үзенә җыеп, зур мәҗлес уздырды... Беренче күрүем шунда иде... Менә бу җырлаган мизгел шул очрашудан...
Шул ук көнне район хастаханәсендә медосмотр да узасы идек. Чиратта бергә басып торылды. Кыюсыз гына башлаган сүземне ул түгел, дус кызы күтәреп алды. Хәзер булса, телефонда актарыныр иде инде, ул чакта «медкарта»сын укыды микән, белмим...
Автобуста Казаннан авылга, авылдан Казанга кайтып-китеп йөргәндә, ул яшәгән тулай торакка авылдашлар янына килгәндә дистәләгән сүз катулар да уңышсыз иде... Кая инде?! Ул бит «Таң җилләре аша» тапшыруы алып баручысы... Ә бу тапшыру рейтингы буенча заманында яңалыкларны да уздыра иде.
2000 ел. Икенче фото шул чордан. Болгар FМ радиосы... Яшьлек, максимализм, тау-ташларны күчерергә әзер вакыт... Якташлык эштә ярдәм иткәндер... Эш уртак мавыгуларны китереп чыгаргандыр... Минем өчен исә бергә эшли башлау – өч ел көйрәгән хисләрне, керосин лампасы филтәсен күтәреп куйгандай, үрләтеп җибәрү булгандыр...
Узасы узылып беткәндер инде... Күрәсе күрелгәндер...
Яуланачак зур үрләрең алда булсын! Яңа өлкәдәге эшеңне күрәм, күзәтәм, сокланам, хуплыйм. Кайчак махсус киресен сукалыйм. Чөнки беләм: андый халәттә синең яшерен көчең, мотиваторлык осталыгың тизләнеш ала. Иң кызуын миңа чыгарып, командаңа инде син сөзеп алынган мәгълүматны гына бирәсең.
Бул гына! Элек ничек булса, бүген дә шул ук хисләр миндә. Югалмады алар! Киресенчә, ныгыды гына...
Бәйрәмең белән, Нәнияз!» – дип уртаклаша Илнур Фәйзрахманов.
Фото: Илнур Фәйзрахмановның ВКонтакте сәхифәсеннән
--- |
Иң күп укылган
|