|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озатуда: «Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз»
Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Гыйлемхановны соңгы юлга озатуда: «Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз» Бүген Казан танк училищесында Россия Герое, ефрейтор Дамир Гыйлемханов белән бәхилләшү чарасы узды. Матәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Дамир Гыйлемхановның туганнары, якыннары, дусларының авыр кайгысын уртаклашты.
«Бу сезнең кайгы гына түгел, бөтен республика, илебез кайгысы. Авыр туфраклары җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын!» — дип мөрәҗәгать итте.
«Без якташыбыз батырлыгын мәңге истә калдырачакбыз», – диде Президент.
Дамир Гыйлемханов 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туган. 2015 елда Казанның 42 нче мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаган.
Мәктәптә шат күңелле, аралашучан, максатчан кеше буларак бәялиләр, үз хезмәте белән уңышка ирешкән. Мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашкан.
2015 елдан 2019 елга кадәр Казан политехник көллиятендә «эчке сантехник корылмаларны, вентиляция системасын монтажлау һәм куллану» белгечлеге буенча белем алган.
Фото: © Алина Файзрахманова
Дамир Гыйлемханов хәрби хезмәткә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариаты тарафыннан 2019 елның 3 июлендә алынган, аннары контракт хезмәтенә күчкән. Ростов өлкәсендә 848339 частенда хезмәт иткән.
Россия Президенты Указы нигезендә, Дамир Гыйлемхановка үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән.
Бүген ул «Курган» зиратында җирләнә. Зиратка барганда, Җиңү проспекты буенча Завойский урамында ул яшәгән йорт яныннан узачаклар, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|