|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2022 Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов сөенечле яңалыгы белән уртаклаштыР.Ваһапов фестивале лауреаты, популяр җырчы Рәнис Габбазов сөенечле яңалыгы белән уртаклашты. Мәскәүдә узган “Йолдызлар сәламе” концертында Рәнис Габбазов “Габдулла Тукайның тууына 135 ел” дигән истәлекле билге белән бүләкләнгән. “Бу көтелмәгән һәм шул ук вакытта күңелле вакыйга булды. Иҗатыма шундый бәя биргәч, тагын да канатланып иҗат итәсе килә. Бу яңалыкны белгәч, әти-әнием, туганнарым, дусларым бик шатланды. Тамашачыма, продюсерым Рифат Әхмәтовичка, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенә зур рәхмәтемне белдерәм. Алдагы елларда да бергә булырга, матур җырлар иҗат итәргә язсын”, - ди Рәнис.
--- |
Иң күп укылган
|