поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2022 Мәдәният

Рамил Вәҗиев: «Бу спектакльнең ниндидер тылсымы бар»...

Казанда «Кино+Театр» акциясе тулы көченә дәвам итә. Тамашачылар якын иткән әлеге проект һәр якшәмбе «Мир» кинотеатрында бара. Казанлылар артистлар белән очрашуларны көтеп ала. Шушы көннәрдә тамашачылар белән очрашуга Татарстанның атказанган артисты,театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Рамил Вәҗиев һәм Миләүшә Шәйхетдинова килде.

Алар Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакле турында сорауларга җавап бирделәр.

Тамашачылар белән аралашканда Рамил Вәҗиев әлеге комедия турында үзенең фикерен җиткерде: «Бу спектакльнең ниндидер тылсымы бар. Беренчедән, Туфан абыйның гаҗәеп диалоглары, төпле фикере, аннан Сергей Скомороховның сценографиясе, Азат Хөсәенов тарафыннан язылган музыка, шулай ук Фәрит Бикчәнтәевның режиссурасы – болар бөтенесе бергә ниндидер әкияти могҗиза тудыра һәм тамашачы, үзе дә сизмәстән, анда барган вакыйгаларга ышана башлый. Безнең белән бергә моңлана, елый, көлә».

Әлеге музыкаль комедия беренче тапкыр 1995 елда Татар академия театрында куела, әсәрне Туфан Миңнуллин Марсель Сәлимҗановның эксперименталь курсын тәмамлаучылар өчен махсус яза, шул вакыттан ул татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. «Җанкисәккәем» әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара.

Комедияне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиевлар белән куйган. Кайбер артистлар төрле сәбәпләр белән алышынып торса да, беренче көннән бирле уйнаган актерлар да бар.

«Кино+Театр» акциясенең чираттагы спектакле - «Әлдермештән Әлмәндәр» 17 апрель көнне 12 сәгатьтә күрсәтеләчәк. 24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино+Театр» проектының апрель ае тамашалары сериясен йомгаклаячак. Бу – Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган һәм видео форматында мәңгеләштерелгән тагын бер спектакль.


---
Татаркино
№ --- | 13.04.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»