|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2022 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль балаларны татар фольклоры белән таныштыруын дәвам итәРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Милли мирас» исемле концерт программасы белән Яңа Чишмә төбәгендә мәктәп укучылары өчен чыгыш ясады. Ансамбль яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Апрель аенда Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен «Милли мирас» исемле концерт программасы белән күп кенә шәһәр-районнарда көтеп калалар.
--- |
Иң күп укылган
|