поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.04.2022 Җәмгыять

Петербург татарлары һәм урыслары… Уфага күчте

Шушы көннәрдә Башкортостанда татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” гәҗите китапханәсендә күренекле Петербург журналисты, язучы, туган якны өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев китаплары урын алды.
Басмалар арасында авторның “Татарлар һәм урыслар” , “Нева ярларында татарлар”, “Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында”, “Санкт – Петербургның татар җәмгыяте” һәм башка китаплары бар.

Рәхим Теләшев язган китапларда төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тарихы һәм алар белән бәйле вакыйгалар киң яктыртыла. Арада, әлбиттә, Башкортостан җирлегендә туып – үскән һәм арытабангы язмышын Санкт-Петербург белән бәйләгәннәр дә шактый.

“Кызыл таң” гәҗите Башкортостан Республикасының көндәлек иҗтимагый – сәяси басмасы. Аның битләрендә республиканың икътисадый, мәдәни һәм фәнни тормышы киң яктыртыла.

Гәҗитнең тарихы бай һәм кызыклы. Башкортостан Вакытлы революция Советының басма органы буларак, “Кызыл таң” 1918 елның 1 мартыннан «Башкортостан» исеме астында басыла.

“Кызыл таң” 1919 елның 14 сентябрендә Кече Башкортостан башкаласы Эстәрлетамак шәһәрендә “Башкортостан хәбәрләре” (Известия Башкортостана) исеме астында чыга.

Йөз ел элек, 1922 елның 14 июнендә мохтәрият Эстәрлетамактан Уфага күчерелә.

Биредә ул тәүге исеме “Башкортостан” исеме белән нәшер ителә.

1924 елда ВКП(б) башкорт өлкә Комитеты «Башкортстан» атналыгын үзгәртеп кору уңаеннан башкорт телендә «Башкортостан» һәм татар телендә «Яңа авыл» исемендә ике аерым гәҗит басылачагы турында Карар кабул итә. 1930 – 1941 елларда гәҗиткә “Коммуна” исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында 1941 елның 8 июленнән 1944 елның 12 мартына кадәр гәҗит чыкмый тора. Иръегетләрне фронтка алалар, мохтәрият бушап кала.

1944 елның 12 мартыннан татар басмасы хәзерге “Кызыл таң” исеме белән нәшер ителүен яңадан башлап җибәрә.

Әйтергә кирәк, “Кызыл таң” гәҗите милләтебез тарихына һәм тормышына һәрчак зур игътибар бирде. Бу хакта төрле темага очерк, мәкалә, репортаж һәм башка язмалар даими басылып тора.

Шунлыктан, Рәхим Теләшев язган китаплар бүгенге көндә “Кызыл таң” гәҗите китапханәсендә лаеклы урын били.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 11.04.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»