|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2022 Җәмгыять
Сугыш уты белән өтеп алынган балачакКамышлы районы, Иске Ярмәк авылы китапханәсендә 6 - 7нче сыйныф укучылары өчен “Сугыш уты белән өтеп алынган балачак” дип аталган тарих дәресе үткәрелде. Аны 6нчы сыйныф җитәкчесе Фәния Гатина һәм китапханәче Әлфирә Кәлимуллина оештырдылар. “Куйбышев – запас башкала” циклының бер өлеше булган әлеге чара Бөек Ватан сугышы вакытында Иске Ярмәк авылына эвакуация буенча китерелгән балалар йорты эш¬чәнлегенә багышланган иде. Тарих дәресенә шушы балалар йортында тәрбияләнгән Бари Галләмов һәм 1960 - 1964 елларда кер юучы булып эшләгән Сания апа Шәйхетдинованың килене Гөлзинә Рәис кызы да чакырылды. Фәния Гатина 1943 елда Иске Ярмәк авылына Орлов өл¬кәсенең Касимов шәһәреннән китерелгән 5 санлы балалар бакчасы турында сөйләде. Ан¬да блокадалы Ленинградтан, шулай ук сугыш барган башка регионнардан чыгарылган сабый балалар тәрбияләнгәннәр. Сугыш уты Орелга якынлашкач, балаларны Россиянең эченәрәк эвакуациялиләр. Шулай итеп, 5 санлы балалар йорты Иске Ярмәккә килеп эләгә. Аны мулла Гата Насый¬ров¬ларның зур йортына урнаштыралар. Гата абзый, дини эш¬чәнлеге аркасында, 1937 елда кулга алына һәм Архангельскига сөрелә. Бу йортта Гатаның икетуган энесе Зыя Насыйров (Ярмәки) дә еш кунак булган.
Өй зур булуга карамастан, бөтен балага да урын җитмәгән. Шуңа күрә авыл халкы көче бе¬лән янкормалар калкып чыга. Балалар белән бергә аларны озата килгән тәрбиячеләр һәм директоры Р.П.Разумова да эш¬лиләр анда, балалар белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәтеп бетереп киткәч, балалар йорты директорлары булып Иске Ярмәк авылы кешеләре - Гәрәй Идиятов, Әс¬гать Мөхәммәтҗанов, Әсгать Баһаутдинов эшлиләр. Ә минем әтием Габделхак Башаров тәрбияче булган. Сугыштан соң балалар йортында яңа ашханә, тегү ос¬та¬ханәсе төзелә. Колхоз 15 гектар җир, сыерлар һәм бозаулар, кош-корт, ике ат бүлеп бирә, хәтта үз умарталыклары да була.
- Олырак балаларны кө¬не¬нә - өч, ә кеч¬кенәләрне дүрт мәр¬тәбә ашаталар иде. Хөкү¬мәт безне кием-салым белән тәэ¬мин итеп торды. Ләкин без әйберләрне саклап кына кия идек. Җәйгелеккә ботинкалар бирүләренә карамастан, яланаяк йөгерә идек. Ә кышын һәрберебезгә дә киез итек кидерәләр. Һәркемнең үз караваты һәм без аны пөхтә итеп җыеп куярга тиеш идек. Төрле түгәрәкләр эшләп тора, безне анда төрле һөнәрләргә өйрәтәләр иде. Балалар йорты бинасы зур булуга карамастан, җылы иде. Өлкәнрәк яшүсмерләр җәен урманда утын, печән әзерләргә йөриләр. Урманда җиләк, юа, кузгалак җыйганыбыз хәтердә. Сок елгасында чумып-чумып су кергән вакытлар бәхетле мизгелләр булып күңелемдә саклана.
Балалар йортында тәр¬бия¬лә¬нүчеләрне 14 - 15 яшь¬лә¬рендә зур тормышка чыгарып җибәрәләр иде. Кулыбызга икешәр эчке күлмәк, ике пар оекбаш, карават җәймәсе, юрган тотып чыгып киттек. Үз өем, үз гаиләм булмаганлыктан, эшләп аякка басу, гаилә кору турында хыяллана идем. Кайберләребез Камышлы мәктәбендә укуларын дәвам иттеләр, икенчеләре ФЗОга китеп һөнәр алдылар, кемнедер авыл кешеләре үз гаиләләренә алды. Блокадалы Ленинградтан чыгарылып, Иске Ярмәккә китерелгән Володя Протасевичның бу авылда калып, гаилә корып, татарлар арасында гомер итүе минем өчен гаҗәп хәл булган иде. Ә әти-әниләре килеп алып киткән бәхетлеләр артыннан кызыгып карап кала идек, - дип искә ала ятим балачагын Бари ага Галләмов.
21 ел эчендә Иске Ярмәк балалар йорты 2000 баланы тәрбияләп зур тормышка озатты.
Ул 1964 елда гына ябылды. Чөнки бөтен балалар да 14 - 15 яшенә җитеп, таралдылар һәм балалар йортының кирәге калмады. Ә менә бинасы авыл халкына озак хезмәт итте, анда авыл балалары өчен бакча һәм ясли ачылды.
Әлфирә КӘЛИМУЛЛИНА,
Иске ярмәк авылы китапханәсе мөдире.
Бабай белән дедушка
Бабай белән дедушка
Бергә йөриләр эшкә.
Дуслар булды гомергә,
Утыралар түмәрдә.
Бабайның исеме Рәхим,
Дедушканыкы - Трофим.
Бабай сөйли үткәнен,
Элек ничек булганын:
«Раньше с девками не гулял,
Рус кызларын ызнать не знал».
Это грех, дип уйлаган,
Читтән генә карап торган.
Хәзергеләр кул селтиләр,
Үтәмиләр әйткәннәрне.
Бу йола, диләр, күптәнге,
Забывайте үткәннәрне.
Другой хәзер заманам,
Кемне телим - шуны алам.
Марҗа кызларын сөяләр,
Заманасы шул, дияләр,
Написано язмышка, дип,
Мәхәбәттә йөзәләр.
Гореф-гадәткә кул селтәп,
Милләтеннән бизәләр.
Трофим әйтә Рәхимгә:
«Пүчтәк түгел мәсьәлә,
Чыкса кызым татарга,
Не согласен бу туйга».
Муллага да кыен була,
Поп та килмәс бу туйга.
Башын чайкап тора бабай,
Трофим да чумган уйга.
«Оныклар туса нишләргә?
Нинди исемнәр бирергә?»
Менә сиңа мәсьәлә!
Ызгыша бит гаилә!
Трофим белән Рәхим кебек,
Кыен хәлдә калмагыз,
Ят кызларны алмагыз,
Әти-әни сүзен тыңлап,
Татарларны сайлагыз!
Динегезне сатмагыз!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
--- |
Иң күп укылган
|