|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2022 Җәмгыять
Бәбиләүче хатыны янында ире компьютер уеннары уйнаганБулачак әти хатынының 21 сәгать дәвам иткән тулгакларына ныклап әзерләнгән. Ул бертуктаусыз онлайн-уеннар уйнар өчен барлык тиешле техниканы палатага алып килгән. Бу хакта пост укыган кулланучылар икегә бүленгән: берәүләр ирнең кылыгын тәнкыйтьләгәннәр. Шундый мөһим вакыйга көнне дә компьютер уеннарыннан аерыла алмаган ирдән бәлки аерылырга кирәктер, дигән шик биргән алар хатынга. Икенчеләр исә киресенчә, уеннар яратучы ирне хуплаган, ап-ак стенага текәлеп ятканчы видеоуеннар уйнаган ирен күзәтү хатынга да кызыклырак булгандыр дип язган.
Ирнең хатыны һәм ике сабый анасы бетмәс-төкәнмәс комментарийларны туктаткан һәм бала тапкан вакытта ире компьютер уеннары уйнавына бер дә каршы түгеллеген белдергән. Тулгак тоткан вакытта нык авыртынмавын һәм ярдәм мохтаҗ булмавын язган. Җитмәсә, ул үзе дә тулгак вакытында нәфис фильмнар караган, социаль челтәрләрдә утырган...
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|