|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2022 Яңа китаплар
Равил Фәйзуллинның «Әхсән хатлары» китабы сатуга чыктыКитап нигезен Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тәшкил итә. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Хаттан хатка күчә барган саен, рәссамның оста каләм иясе – философ-публицист икәнлегенә инанасың. Интернет заманында күләмле хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы ихлас иҗади дуслык – яңа буын иҗатчылар өчен бик матур үрнәк. Эпистоляр жанрга караган әлеге уникаль хезмәтне Татарстан китап нәриятының фирма кибетләреннән һәм рәсми сайтыннан да сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|