|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2022 Җәмгыять
Июнь, июль һәм август нинди булачак?
Татарстан башкаласында апрель һәм сентябрь җылы булса, ә июль салкынча килер дип көтелә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. «Безнең төбәктә апрель аенда уртача айлык температураның 1,5 градуска күтәрелүе көтелә. Ай җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем кытлыгы күзәтелергә мөмкин», - дип хәбәр итте ул.
Республикада май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Казанда бу айда уртача температура, гадәттә, 13,5 градус тәшкил итә, 40-45 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Июнь аенда Казанда уртача температура климатик норма күләмендә булыр дип көтелә, ул +17 градус тәшкил итә. 60-68 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, яшенле яңгырлар яварга мөмкин, дип яза Татар-информ.
«Безнең төбәктә июль салкын, температура климатик нормадан (+20 градустан) түбәнрәк булыр дип көтелә», - диде КФУ профессоры.
Августта температура нормада булачак һәм +17 градус тәшкил итәчәк. 60 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Сентябрь исә эссе булыр дип фаразлана, температура климатик нормадан югарырак булачак, явым-төшемгә кытлык күзәтелергә мөмкин. Бу айда Казанда уртача температура +11 градус тирәсе тәшкил итә, 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|