|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2022 Мәдәният
Хәния Фәрхинең яраткан сеңлесе ТНВда бәйгедә җиңде (ФОТО)Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең сеңлесе – Фирүзә Ибәтуллинаның кызы Галиягә бүген 18 яшь тула. Ул үзенең туган көнендә әти-әнисенә, әбисенә һәм барлык туганнарына бүләк әзерләгән. Галия «Татарстан яңа гасыр» каналында бара торган «Җырлыйк әле» телевизион бәйгесендә җиңде. Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган бу чыгарылышта «Бәйрәм» ансамбле музыкантлары катнашты. Галиянең көндәшләре тәҗрибәле сәхнә осталары – җырчы Фәннур Нәҗипов белән алып баручы, пародия остасы Мирхәт Гайсин иде. Апасы кебек матур җырлаучы кыз аларны җиңде.
Галия Хәния Фәрхинең соңгы минутларында янында булган кешеләрнең берсе. Тиздән аның кадерле апасы турында истәлекләрен урнаштырырбыз. Безне күзәтеп барыгыз.
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|