поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.03.2022 Мәдәният

«Артист беркайчан да үзен яратмый ул»: «Кино плюс театр» акциясе апрель аенда да дәвам итәчәк

Татарстанда «Кино плюс театр» акциясе бара. «Мир» кинотеатрында казанлыларга «Ханума» комедиясе күрсәтелде.
Спектакльдән соң тамашачылар белән күрешергә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Рузия Мотыйгуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова килделәр.

Сер түгел, залда утыручыларның күбесе әнә шул күзгә-күз карашып аралаша алу мөмкинлеген якын итә. Шуңа күрә тамашачылар үз тәэсирләре белән уртаклашырга ашыгалар һәм актерларга сораулар яудыралар, хис-кичерешләрен җиткерәләр. «Кино плюс театр» акциясенең төп максаты Татарстанның милли байлыгына әверелгән спектакльләр күрсәтү генә түгел, ә җанлы әңгәмә мөмкинлеге дә тудыру.

«Ханума» комедиясен күрсәтү Халыкара театр көненә туры килде, шул форсаттан «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова очрашуга килгән артистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, тамашачы буларак, сораулар да бирде.

Залдан яңгыраган сорауларның берсенә җавап итеп, Рузия Мотыйгуллина болай диде: «Артист беркайчан да үзен яратмый ул. Сәхнәдә уйнау бөтенләй башка. Сер түгел, сәхнәдән уйнаганда тамашачыларга ишетелерлек итеп кычкырып уйныйбыз – бүген шуны ошатмадым. Әгәр әлеге спектакль телевидение өчен аерым яздырылган булса, болай кычкырып уйнамас идек. Мин бүген «Ханума»ны арабызда булмаган коллегаларымны юксынып карадым...».

Аның сүзләрен Алсу Каюмова да куәтләде: «Чыннан да, күзгә яшьләр килде, ничектер моңсу булды. Әйтергә кирәк, «Ханума»ның ниндидер тылсымы бар иде: гадәттә, тамашачы тәрҗемә әсәрләренә йөрергә бик яратмый. Күрәсең, татарлар белән грузиннарның холкы бер төслерәк булгангамы, әлеге спектакльгә халык агылып йөрде».

Рузия ханым спектакльнең татар теленә Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемә итүен билгеләп узды: «Илдус татар телен шулхәтле җиренә җиткезеп белә ул. Аның әлеге әсәрне тәрҗемә итеп килгәненә без – артистлар шундый шатландык. Бар шундый тәрҗемәләр – аларны ятларга авыр була. Илдусның тәрҗемәсе күңелебезгә сары май булып ятты».

Илдус әфәнде үзенә генә хас тыйнаклыгы белән елмаеп куйды. Ул спектакльне якын итүен яшермәде: «Үземне экран аша карап утыру бераз сәеррәк булды. Бу бит бүгенге көн түгел, узган заман, безнең яшьлегебез. Яшьлеген кем сагынмый инде? Барыбыз да сагынабыз. Яшьлектәге хәлләр, ниндидер кимчелекләре булса да, якын һәм кадерле. Әлеге спектакль минем өчен үзем иң якыны. Ул җылы, ул халыкчан, татар рухлы булып чыкты».

«Кино плюс театр» акциясе апрель аенда да дәвам итәчәк. 3 апрель көнне казанлылар «Бабайлар чуагы» спектаклен күрә алачаклар. Кеше гомере күп өлешләрдән торса да, нәтиҗәсе булып картлык килә. Кемдер тормышның бу агышын язмышына буйсынып ничек бар шулай кабул итә, ә кемдер, шул исәптән Илгиз Зәйниев пьесасының төшенкелеккә бирелмәс геройлары да, башкача уйлыйлар... Яшь чикләүләренә буйсынып үз кабыгың эченә бикләнеп яшәргәме инде хәзер? Сызланулар һәм пенсия турында гына сүз йөртергәме? Юк, мондый тормыш алар өчен түгел. Үзеңдә яңа талантлар ачу, күкрәк киереп сулап, картаюны белмәгән күңелдә әле мәхәббәт өчен дә урын табу - менә ичмасам бу тормыш. Спектакль баш героиня Хәлимәнең кызы һәм оныгы янына җир читендәге Владивосток шәһәренә китәргә җыену ыгы-зыгысы белән башланып китә..

Спектакльләр расписаниесын һәм иҗади очрашуларга киләчәк артистлар турында тулырак мәгълүматны "Татаркино" сайттан күзәтеп барыгыз.

 


---
Татаркино
№ --- | 29.03.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»