поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
28.03.2022 Мәдәният

Люция Галләмова: “Кызымның әтисез калуын бик авыр кичердем”

Нинди генә холыктагы хатын-кыз ролендә сәхнәгә чыкмасын, Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова аны зур осталык белән башкара.

Үзенең 40 ел гомерен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры сәхнәсенә багышлаган артистның бу көнгә кадәр “халык артисты” дигән исеме булмавы күпләрне гаҗәпләндерә, билгеле.
Кем белә, бәлки туры сүзле, батыр йөрәкле булуы да аның иҗат юлында комачаулагандыр. Люциянең бу сыйфатлары балачактан бирле үзеннән “калышмый”.
 
Ул мәктәпне тәмамлаган елларда, кызларны бер ел фермада сыер саварга калдыру гадәте була. Казанга укырга китәргә хыялланган Люциягә дә мәктәптән документларын бирми йөртәләр. Кыз аптырап тормый, мәктәп директоры янына керә дә: “Башта ферма тирәсенә асфальт җәеп, тирә-юньгә чәчәкләр утыртсыннар, аннары калырмын”, – ди. Шуннан соң документларын бирмичә булдыра алмыйлар. Әтисе кызының авыл хуҗалыгы белгече булуын теләсә дә, аңа каршы килеп, үзенең хыялын тормышка ашыра Люция. Казанга китеп, театр училищесын тәмамлый. Аннары ике ел эстрадада эшләгәннән соң, театрга эшкә килә һәм бүгенгә кадәр яраткан эшеннән аерылмый. Шунда тәүге тапкыр үз холкына туры килгән Сәрвиназ ролен (А.Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син” спектаклендә) башкара ул.
 
– Люция, дүрт дистә ел эчендә теләмичә уйнаган рольләр, үкенечле мизгелләр дә булмый калмагандыр?
– Теләмичә уйнаган рольләрем бар иде, дип әйтә алмыйм. Репетиция вакытында берничә рольдән баш тартканым булды. Ә инде уйныйсы килеп тә, уйналмый калганы бу көнгә кадәр төшләремә кереп йөдәтә. М.Гыйләҗевның “Бала баласы балдан татлы” спектаклендәге депутат Рәмзия образы иде ул. Миңа режиссерлар холкыма карап, күбрәк авыл хатыннары рольләрен бирделәр.

 – Сер түгел, сәхнәдә тискәре образларны күреп, тамашачы нәфрәтләнеп утыра. Синең дә шулай ышандырып уйнаган рольләрең шактый. Әйтик, соңгы елларда сәхнәдә бара торган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклендәге Хурия образы шундыйлардан. Артистның үзенә йогынты ясамыймы ул тискәре сыйфатлар?
– Артист һәрбер рольне көтеп ала. Ниндине бирәләр, шуны уйный. Һәр артистның тискәре рольдә уйныйсы килә, чөнки ул осталыкны арттыра. Аны башкару җиңел түгел. Спектакльдән соң, тискәре образда кичергән үземнең хис-тойгыларымны сәхнәдә калдырып чыгып китәм.

– Күренекле артистыбыз Исламия Мәхмүтова синең турыда: “Люция нинди роль бирсәң дә җиңеп чыга. Образны үзенчәлекле эшли, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара”, ─ ди торган иде.
– Миңа Исламия апа язган һәм куйган биш спектакльдә уйнарга туры килде. “Син бит минем бергенәм” спектаклендә акыллы, сабыр холыклы Әкълимәне бик яратып уйнадым. Бүген дә шундый рольне рәхәтләнеп уйнар идем. Исламия апа белән дустанә иҗат иттек. Соңгы елларында аның белән аралашып яшәдек. Шунысы кызганыч, Исламия Мәхмүтова белән Наил Шәйхетдинов кебек яраткан артистларыбыз арабыздан китеп барганнан соң, мин уйнаган дүрт спектакль репертуардан төште. Бер-бер артлы дүрт ролемнең юкка чыгуы бик кызганыч.
 
– Сезнең театрда быел яңа режиссер эшли башлады. Аңа нинди өметләр баглыйсың?
– Тинчурин исемендәге театр ─ Казанда икенче театр. Килгән режиссерлар коллективта яшьләр генә түгел, өлкән буыннар барлыгын да онытмасыннар иде.
 
– Люция, кешенең гомер юлы сикәлтәсез генә булмый. Тормышта синең өчен иң авыр сынау нәрсә булды? Юлыңдагы киртәләрне ничек җиңә алдың?
– Унөч ел бергә гомер иткән иремнең безне авыр хәлдә калдырып китүен, кызымның унике яшендә әтисез калуын бик авыр кичердем. Бала ятим булмасын, дип бик күп көч түгәргә туры килде. Әмма төшенкелеккә бирелеп, елап утырмадым, авырлыкларны эш белән җиңәргә тырыштым.
 
– Син сәхнәдән тыш та шактый эшләр башкаргансың, хәтта күрмәүчеләр студиясендә тавышлы китаплар яздырганда, үз тавышың белән аларның күңелләренә үтеп кергәнсең.. Ул эшкә ничек тартылдың?
─ Студиягә артист Мансур Ибраһимов тәкъдиме белән барган идем. Анда эшләгәндә, күрмәүчеләрдән рәхмәт сүзләрен күп ишеттем. Аларның психологиясен яхшы аңлыйм, чөнки бабам да унике ел күзләре күрүдән мәхрүм булып яшәде. (Шулай да бик сизгер булды. Кешеләрне капканы ачып керүләреннән таный торган иде. Әти-әниемне, әби-бабаларымны еш искә алам. Архивка барып, нәсел-шәҗарәбезне барларга уйлыйм).
 
─ Люция, хыялланып алыйк әле. Әгәр бала чагыңа кире кайтырга туры килсә...
─ Шундый ук шук булып, урамда уйнаганда, кызларны малайлар кыерсытуыннан яклар идем. Элеккечә гимнастика, чаңгыда йөрү буенча ярышларда катнашыр идем. Әнинең сандыктагы тукымаларын тураклап, күлмәкләр тегеп, концертларда биеп йөрер идем. Әти-әниле, бер кайгысыз, бәхетле чаклар бит ул.
 
─ Авыр чакларда кайгы-шатлыкларны бүлешер дусларың булсын, диләр. Бүген андый кешеләрең бармы?
─ Без гаиләдә җиде бала үстек. Бүген алтыбыз исән-сау. Алар якын киңәшчеләрем. Борчуларымны да, шатлыкларымны да алар белән уртаклашам. Төп терәгем, сердәшем ─ кызым Айсылу. Дусларга бөтен серне сөйләп булмый ул.
 
– Кызың Айсылуда да туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәнсең...
─ Мин аны 6нчы гимназиянең татар сыйныфында укыттым, өйдә татарча гына сөйләшеп үсте. Җәй көне авылда минем әти белән әни янында яшәргә яратты. Бүген оныкларыма татарча өйрәтергә тырышам. Телебезне, мәдәниятебезне яратып үссеннәр.
 
─ Артистлар биш ел саен юбилейларын уздырырга тырыша. Шушы көннәрдә синең дә юбилеең булып узды. Ни өчен зурлап үткәрергә уйламадың?
– Биш ел эчендә яңа спектакльләрдә яңа рольләр уйналса гына күңелле булыр иде ул. Әмма минем эпизод рольләр белән юбилей үткәрәсем килми.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 28.03.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»