|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2022 Мәдәният
Легендар артистлар Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовларга истәлек тактасы ачылды (ФОТО)Бүген Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга легендар артистлар яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды. «50 елдан артык үз театрыңа тугры булып хезмәт итү, 46 ел бер гаилә булып яшәп ике кыз бала — Лилия белән Ләйсәнне үстерү — иң зур бәхетләрнең берседер. Өйдә дә, эштә дә бергә булып милләтеңә хезмәт итәсең икән — шул бәхет бит инде», — диде ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Ул татарның һәрвакыт театрлы булуын ассызыклады. «Артистларыбыз турында хәтер саклансын өчен театрда да зур эшләр алып барыла», дип өстәде ул.
ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова шушы йортта күптән түгел генә Фәнис Яруллинның тактасы ачылуы турында искәртеп үтте, дип яза Татар-информ.
«Безнең Исламия апа белән Хәлил абыйның сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре бик зур. Аларның эшләрен кызлары дәвам итә. Безнең бурычыбыз — күренекле артистларыбыз турындагы истәлекне киләсе буыннарга тапшыру», — диде ул.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Мәхмүтовларның Тинчурин театры артистлары гына булып калмыйча, татар театры тарихының зур эз калдырган артистлар булуын әйтте. «Иртә киттеләр, ләкин бәхетле гомер кичерделәр дип ышанасы килә», — диде ул.
«Алар яшәгән фатирга адәм балаларының юлы өзелмәде. Нинди кешеләр булгандыр алар — һәр көнне кеше килә иде. Алар якты кешеләр иде», — диде Жуковский урамындагы әлеге йортта Мәхмүтовлар белән күршеләр булып яшәгән Әзһәр Шакиров үз чыгышында.
«Бу йорт диварында сезгә урын калмас, диләр. Калыр, мин әйтәм. Барыбызга да урын җитәр», — диде күренекле артист.
Артистларның кызлары Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар истәлек тактасы кую тәкъдиме белән чыккан депутатларга, әлеге эшне күтәреп алган Татарстан Хөкүмәтенә, рәссам Рөстәм Габбасовка һәм тантанага килүчеләргә рәхмәт әйттеләр. «Безнең әти белән әни хезмәтләре белән шушы хөрмәтне яулап алды. Аларның рухлары шат булсын», — диде алар.
Тантанада Исламия Мәхмүтованың сеңлесе Рузия Мотыйгуллина белән кияве Ринат Закиров, Казан кооперация техникумы директоры, Әлки районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева, Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, драматург Рәдиф Сәгъди, Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, Тинчурин театры артистлары Әлфия Хәсәнова белән Зөфәр Харисов чыгыш ясады.
Әлеге тантананы оештыру мәшәкатьләре белән йөргән Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов катнашы булган һәр барчасына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Хәтер сүзен онытмасак театрыбыз һәм сәнгатебез яшәр дип уйлыйм», — дип өстәде.
--- |
Иң күп укылган
|