|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2022 Шоу-бизнес
6 мәчесе булган элекке "Изге ай" төркеме җырчысына ат бүләк иткәннәрЭлекке “Изге ай” төркеме җырчысы, композитор Равил Кузнецовка үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Бу хакта ул үзе әйтә: — Бер дустым Звездный кушаматлы ат бүләк итте. Шуның белән мәш киләм (Равил абый Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Камка авылында яши). Алты мәчем дә бар әле.
Яңа җырлар язам. Искеләренә аранжировка ясыйм. Рус телендә дә җырлар язам. “Ютуб”та каналым бар. Анда клипларымны күп карыйлар һәм шуның өчен акча түлиләр. Радио-телевидениеләргә ялынганым юк.
--- |
Иң күп укылган
|