поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
21.12.2010 Бәйрәм

31нче декабрьдә "Татарстан - Яңа Гасыр" ниләр күрсәтә?

31нче декабрь көнне “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында Яңа ел рухы үзен иртәнге сәгать 6да ук сиздерәчәк. Чөнки нәкъ менә шул вакытта эфирга “Хәерле иртә!” тапшыруы чыга. Аның беренче сәгатен Гөлназ Рәхмәтуллина белән Илдар Кыямов алып барыр. Биредә эчтәлекле сюжетлар карарга, җырлар тыңларга, йолдызлар фаразы һ.б. белән танышырга мөмкин булачак. Ә менә тапшыруның икенче сәгатендә фантастикага корылган тамаша көтелә. Биредә тамашачылар “Хәерле иртә!”нең алып баручылары һәм хәбәрчеләре белән “Вакыт машинасы”нда киләчәккә һәм үткәнгә сәяхәт итәр!..

 

 

 

 

 

Сәгать сигездә “Доброе утро!” тапшыруының бәйрәм чыгарылышын карарга мөмкин. Иҗат коллективы тамашачылар игътибарына “Хрустальное сердце Мальвины” дигән мюзикл тәкъдим итә. Анда тапшыруның алып баручылары белән бергә хәбәрчеләр һәм экран артында эшләүчеләр катнашачак. Мюзикл Буратино турындагы әкияткә нигезләнгән, ләкин биредә тамашачылар Буратиноны күрә алмаячак. Ә менә Мальвина, Артэмон, Карабаш заманча шоу-бизнес казанында кайнап, сәхнә арты тормышын, мәхәббәт хисләрен аңлатачак. Болар барысы да танылган җырлар белән үрелеп барачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

“Яшь ТНВ” исә балаларга бүләк әзерләде. 14 сәгать 15 минутта “Балалар карнавалы” башланып китәчәк. Анда “Яшь ТНВ” алып баручылары белән бергә Кыш бабайны, Татарстанның төрле почмакларында яшәүче талантлы малайлар һәм кызларны күрергә мөмкин. Алар җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп, гомумән, бар осталыкларын күрсәтеп Кыш бабайны шаккаттырырга уйлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйрәм өстәленә җыелучыларны бер дигән бүләк көтә. Ул - 21 сәгатьтә башланып китәчәк “Йолдыз буласым килә!” исемле музыкаль телефильм. Биредә тамашачылар “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручыларын, танылган эстрада һәм театр артистларын төрле рольләрдә күрә алачак. Тамашаның төп геройлары - бер-берсен өзелеп яратучы Рөстәм һәм Гөлчәчәк. Икесенең дә хыялы бар: ул да булса - телевидение йолдызы булу. Ләкин хыялны тормышка ашыру җиңел түгел. Моның өчен күп көч түгәргә, төрле каршылыклар аша узарга, телевидение хезмәткәрләренең вак-төяк һәм мөһим биремнәрен үтәргә кирәк. Өстәвенә телевидениегә әллә нәрсә булган! Шактый зур стажлы диктор Данил Гыйниятов - район башлыгына, Гөлүсә Исмәгыйлева, Эльмира Исрафилова һ.б. - сыер савучыга, Җәвит Шакиров - колхоз рәисенә, Зөлфия Шакирова - укытучыга, Лилия Муллагалиева белән Замирә Гәрәева - кибетчегә, ә Бәширә Насыйрова җыештыручыга әйләнгән! Рөстәм белән Гөлчәчәкнең хыялы тормышка ашырмы соң? Моны тамашачылар сәгать 12не суккач белә алачак.

 

23 сәгать 40 минутта Татарстан Җөмһүрияте президенты Р.Н.Миңнехановның һәм Россия президенты Д.А.Медведевның бәйрәм котлавын карарга чакырабыз. Ә 1нче гыйнварның беренче сәгатендә телеэфирны "Йолдызлар сәхнәсендә генераль репетиция” дигән концерт-тамаша дәвам итәчәк. Анда татар эстрадасы йолдызларының чыгышы белән бергә төрле мавыктыргыч хәлләр дәвам итәр. “Генераль репетиция”дә "Мунча ташы" юмор театры артисты Гамил Әсхәдулла, даһи режиссерга әверелеп, Рөстәм белән Гөлчәчәктән йолдыз ясау максатын үз кулына алыр. Биредә исә алар сәхнәгә концертны алып баручы буларак чыгачак. Бөтен серләрне ачып бетермичә тамашачыларны Яңа ел төнендә безнең каналда көтеп калабыз!



ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы