поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2022 Киңәш-табыш

Бакчачы Лилия Мортазина: «Майда помидор ашыйбыз»

Помидор уңышын иртәрәк алу өчен нишләргә? Һәвәскәр бакчачы Лилия Мортазина тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Лилия ханым, бакча белән күптәннән кызыксынасызмы? 
 
– Мин үзем Түбән Кама шәһәрендә туып үстем, бүгенге көндә Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшим. Кечкенәдән әби-бабай бакчасына еш бара идем. Аларның участогы урман янында, үрдәкләр йөзеп йөри торган күлле, матур урында урнашкан. Бабай сортлы помидорлар үстерә иде, мин шуны күреп үстем. 
 
– Ә сез помидорның нинди сортларын яратасыз? 
 
– Январь уртасында Батяня, Тяжеловес Сибири, Краса Сибири дигән сортларны утыртам, май ахырында өзеп ашыйбыз. Икенче партияне соңрак, ачык грунтта, каплап куя торган материал астында үстерер өчен утыртам. Өченче партия үрентеләр - ачык грунт өчен. Төрле сортларны алам. 
 
– Туфракны ничек эшкәртәсез? 
 
– Туфракны сатып алмыйм, әби-бабайларым кебек җәен кычыткан үскән җирдән алам. Кыш көне шуны үрентеләр өчен кулланам. Ул җиңел була, бар нәрсә котырып үсә. 
 
– Орлыкларны әзерләү турында да сөйләгез әле. 
 
– Орлыкларын банкага салып, су өстим. Алар өстендә күгәрек элпәсе чыккач, саркытам, агып торган су белән юам, кәгазьгә куеп киптерәм. Күгәрек помидор орлыгын саклый, ныгыта, иммунитет бирә дияргә була. Гомумән, орлыкларны кәгазьдә саклыйм, чөнки кәгазь сулый. 
 
– Үрентеләрне туфракка ничек күчереп утыртасыз? 
 
– Орлыкларны үтә күренмәле пластик стаканнарга утыртам. Тамыры бөтен стаканны биләп алгач, күчереп утыртам. Моның өчен ике көн су сипмим, аннары туфрагын ватмыйча гына, ипләп, чиләк биеклегендә киселгән 5 литрлы пластик су савытына күчерәм. Ике атнадан һава торышын чамалап, көннәр җылыта башлагач (минус 2, 3 градус тирәсе ярый) савытлары белән теплицага чыгарам. Көндез теплицада урамга караганда кызурак була, шуңа тәрәзәсен ачып җилләтәм. Ә  төнлә температура теплицада да , урамда да бер була. Урамда температура 10 градус җылыдан түбәнрәк төшсә, теплицага җылыткычлар куябыз, юкса үрентеләр үсүдән туктый, салкын аларга зыян салырга да мөмкин. Теплицада, кояшта үрентеләр матураеп китә, яфраклары караңгырак төскә керә. 
 
– Теплицага ничә төп помидор утыртасыз? 
 
– Минем теплицам кечкенә - 3 кә 6 метрлы. Шуның өчтән ике өлешендә -помидор. Батяня, Тяжеловес Сибири, Краса Сибири дигән сортларның яфраклары сирәк, аларны 1 квадрат метрга 5 төп утыртырга була. Мин 40 төп тирәсе утыртам. Теплицада җир җылынгач, савытындагы туфрагын ватмыйча гына,казылган чокырга күчереп утыртам. 
 
– Помидор үстергәндә нәрсәләрне истә тотарга кирәк? 
 
– Миннән «Теплицага утырткан идек, помидоры булмады, ни өчен?» дип сораучылар бар. Теплицада кызу булганда шулай. Температура 30 градустан югары булганда помидорның чәчәге стерильләшә, ул чәчәген ташлый, җимешкә әверелә алмый. Әйтик, былтыргы кызу җәйдә теплица өстенә каплагыч материал җәйдек. Теплицаның ике ягында да ишек, форточка булсын. 
Сортның безнең төбәккә туры килгәнен, уңышны иртә аласыгыз килсә, иртә өлгерә торган, уңыш бирә торганын сайлагыз. Позднийны сорттагысын  иртәрәк утыртырга кирәк. Утыртканда яхшы ният белән, Аллаһка тапшырып эшлибез.
 
Әңгәмәдәш – Сәрия Гарипова. 
 

---
Шәһри Чаллы
№ --- | 23.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»