|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2022 Медицина
Бер ир үзенең авырлы булуын һәм җитди чирләр белән җәфалануын ачыклаганБу хәбәр республика халкын таң калдырды. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге вакыйга техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан дип җавап бирделәр. Әмма кайсыбер чакта план үтәү өчен табибларның “кабул иттем” дип, өстәп пациентлар язу очраклары да булгалый. “Мин табибта булмадым, ләкин медицина картамда язулар барлыкка килгән”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Кешенең картасында яңа диагнозлар барлыкка килсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Мондый “припискалар” белән ничек көрәшергә? Бу сорауга “СОГАЗ-Мед” страховка компаниясе” акционерлар җәмгыятенең Уфа филиалы директоры, “Русия аналары” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы Диана Фарахова җавап бирә.
“Башкортстанның Мәҗбүри медицина страховкалау фондының территориаль сайтында страховкаланган кешенең “шәхси кабинеты” булдырылган. Анда ул соңгы бер ел эчендә үзенә нинди медицина ярдәме күрсәткәннәрен карый ала”, – ди Иҗтимагый палата әгъзасы.
Анда керү өчен логин һәм пароль сорала. Логин ул сезнең – СНИЛС, ә парольне сез полис алган страховка компаниясе бирә.
Мәҗбүри медицина страховкасы системасына караган нинди медицина оешмаларына (поликлиника, стационар, стоматология һәм башкалар) мөрәҗәгать иткәнсез – бар мәгълүмат шәхси кабинетта саклана. Әмма монда түләүле коммерция клиникаларына мөрәҗәгать итүләр теркәлми. Чөнки алар Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бердәм программада эшләми.
“Припискалар”га килгәндә, эксперт мондый киңәшләр бирә:
– Беренчедән, шәхси кабинетта табибка мөрәҗәгать итү турындагы һәр мәгълүмат каршында төймә бар, шуңа басып, табибта булу фактын раслаудан баш тартырга мөмкин. Ул чакта программа автоматик рәвештә страховка компаниясенә мөрәҗәгать җибәрә. Мондый мөрәҗәгатьтән соң экспертлар медицина ярдәме күрсәтелү сыйфатына экспертиза үткәрәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча финанс санкцияләр сала алалар һәм, әлбәттә, табибта булмаганлык мәгълүматы системадан алына.
Икенчедән, карточкада өстәмә язулар ачыкласагыз, страховка компаниясенә гариза язарга була. Теләсә кайсы язма мөрәҗәгать һичшиксез тикшерелә.
Өченчедән, башкарма властьның бүтән органнарына – Сәламәтлек саклау министрлыгына, Росздравнадзорга, Мәҗбүри страховкалау фондына, хөкүмәткә, төбәк башлыгына мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин законга ярашлы, бары страховка компаниясе экспертлары гына мөрәҗәгатьне карау һәм тикшерү хокукына ия. Шуңа мондый мөрәҗәгатьләр барыбер безгә җибәрелә.
Фото: пиксабай
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|