|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2022 Фаҗига
Украинада һәлак булган Артур Шәрәфиевне иртәгә җирлиләрУкраинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Чаллы егете Артур Шәрәфиев һәлак булган иде. Аны иртәгә, 22 март көнне, җирлиячәкләр. Вакыты әлегә билгеле түгел.
Артур Чаллыда туып-үскән, Яр Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Ул 2021 елда Россия кораллы көчләренә контракт буенча хезмәткә киткән. Аның әнисе отставкадагы полиция подполковнигы.
Батырлык һәм каһарманлык өчен Артур Шәрәфиевне вафатыннан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим иткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|