|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2022 Хәвеф-хәтәр
Су басарга мөмкин булган торак пунктлар ИСЕМЛЕГЕТатарстан Гидрометеоүзәгендә су басу куркынычы яный торган торак пунктларны әйттеләр. Болар: Чүти, Теңкәш, Абалдуевка, Питрәч, Урманчы, Яковлево, Каравай, Петропавловка бистәсе, Өтәшкә, Михайловка, Нагайбәк, Миньяр, Татар Димскәе, шулай ук Акташ һәм Арча бистәләре. Әлеге торак пунктлары янында урнашкан елгаларда су иң максималь күләмдә булыр дип фаразлана. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган аналитик консультация язмасында ташулар көчле булачак елгалар исемлеге һәм фаразланган максималь су дәрәҗәсе белән танышырга мөмкин, дип яза Татар-информ.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ведомствода шәхси составның һәм махсус техниканың торак пунктларны саклауга, су басуларны булдырмауга, шулай ук авария-коткару эшләренә әзерлеген тикшергәннәр.
Татарстанда язгы ташкыннар вакытында барлыгы 17 меңнән артык кеше һәм 2,5 меңнән артык техника җәлеп ителәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив планлаштыру бүлеге башлыгы Илнур Гыйззәтуллин сүзләренчә, ведомствоның шәхси составына тиешле мәгълүматлар җиткерелгән һәм алар әзер тора, ә техника төзек.
Фото: Матбугат.ру архивыннан
--- |
Иң күп укылган
|