поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2022 Дин

Ура­за­га ал­дан әзер­лә­нү мө­һим

Ра­ма­зан­га ке­реп кит­кән­че, бер­ни­чә көн ал­дан, кул­ла­ны­ла тор­ган ри­зык кү­лә­мен ки­ме­тү мө­һим. Шу­лай ук, та­биб­лар ка­ты чәй һәм ко­фе эчү­не дә чик­ләр­гә тәкъ­дим итә­ләр. Шу­лай эш­лә­гән­дә ура­за­ның иң авыр са­нал­ган бе­рен­че өч кө­не җи­ңел­рәк узар.

­Бар мө­сел­ман дөнь­я­сы за­ры­гып көт­кән Из­ге Ра­ма­зан­га күп вакыт калмады. Иман­лы ке­ше­гә үтә дә ка­дер­ле бул­ган әле­ге ай­ның ту­лы са­ва­бы­на ире­шү өчен ал­дан ук әзер­лә­нә баш­лар­га ки­рәк, ди дин бел­геч­лә­ре. Әйе, ба­ры тик ру­хы­быз нык, тә­не­без сә­ла­мәт бул­ган­да гы­на гый­ба­дәт­лә­ре­без­не хи­лаф­лык­лар­сыз, җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рып чы­гу мөм­кин шул. Бү­ген­ге әң­гә­мә­без дә шул хак­та. Ура­за­га  ба­гыш­лан­ган со­рау­лар бе­лән без шә­һә­ре­без­нең имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­ла­га мө­рә­җә­гать ит­тек.
 
Әл­фәс хәз­рәт, Ра­ма­зан­га аяк ба­сар­га күп калмады. Бу ара­ны без ни рә­веш­ле үт­кә­рер­гә ти­еш­без? Ура­за­га ал­дан әзер­лә­нү ди­гән тө­шен­чә бар­мы?
Мө­сел­ман ке­ше­се бер Ра­ма­зан ае бет­кән­нән соң икен­че­сен кө­теп яши баш­лый ин­де ул. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һү гә­ләй­һис­сәл­ләм­нең сә­ха­бә­лә­ре дә Ра­ма­зан­нан соң баш­та 5 ай буе аның әсә­рен­дә яшә­гән­нәр, ан­на­ры ин­де 6 ай ка­ла ка­бат­тан Ра­ма­зан­ны әзер­лә­неп кө­теп тор­ган­нар. Ае­ру­ча, ура­за­га ка­ла соң­гы ике ай - Рә­җәб һәм Шәгъ­бан­га игъ­ти­бар­лы бу­лу мө­һим. Бу чор­да без тә­не­без­не, ру­хы­быз­ны ны­гы­тыр­га ти­еш­без. Күб­рәк хә­ер­ле га­мәл­ләр кы­лыр­га, бул­ды­рал­ган­ча ура­за то­тып ка­рар­га ки­рәк. Бу без­нең нә­фе­се­без­гә, их­ты­яр кө­че­без­гә үзе­нә кү­рә бер чы­ны­гу бу­лып то­ра. Шул рә­веш­ле фа­рыз ура­за­га ке­реп ки­тү дә авыр­лык­ла­рысз бу­ла. Ми­сал өчен, спорт­чы­лар да бит юга­ры күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шү өчен да­и­ми рә­веш­тә шө­гыль­лә­неп, ор­га­низм­на­рын тәр­би­я­ләп, кө­чә­неш­ләр­гә ал­дан әзер­ләп то­ра­лар. Без ин­де алар ши­кел­ле мах­сус кү­не­гү­ләр яса­мый­быз, тик шу­лай да ура­за­га кер­гәч ин­де мөм­кин бул­ган­ча фи­зик көч та­ләп итә тор­ган эш­ләр­не ки­чек­те­реп то­ру мө­һим. Бел­гә­нем­чә, күп ке­нә дин кар­дәш­лә­ре­без бу чор­да ял­га да чы­га­лар.
 
Хәз­рәт, тук­ла­ну мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә нин­ди ки­ңәш­ләр би­рер иде­гез?
Ра­ма­зан­га ке­реп кит­кән­че, бер­ни­чә көн ал­дан, кул­ла­ны­ла тор­ган ри­зык кү­лә­мен ки­ме­тү мө­һим. Шу­лай ук, та­биб­лар ка­ты чәй һәм ко­фе эчү­не дә чик­ләр­гә тәкъ­дим итә­ләр. Шу­лай эш­лә­гән­дә ура­за­ның иң авыр са­нал­ган бе­рен­че өч кө­не җи­ңел­рәк узар. Ку­нак көт­кән­дә­ге ке­бек ал­дан ук су­тык­чы­ла­ры­быз­ны тук­лык­лы ри­зык­лар бе­лән ту­лы­лан­ды­рып куй­сак та ях­шы бу­лыр. Юк­са, кө­не җит­кәч, ки­бет­ләр­дә йө­рер­гә хәл дә бул­мас­ка мөм­кин. Хәт­та иф­тар һәм сә­хәр өчен дө­рес ри­зык­лар­дан ал­дан ук ме­ню да тө­зеп ку­яр­га бу­ла.
 
Дө­рес ри­зык­лар ди­гән­дә нәр­сә­ләр­не кү­зал­лап әй­тә­сез?
Шул ук ме­ди­ци­на бел­геч­лә­ре ин­де без­гә бу чор­да күб­рәк яшел­чә, җи­ләк-җи­меш ашар­га ки­ңәш итә. Бот­ка­лар­га, пар­да пеш­кән ит һәм ба­лык ри­зык­ла­ры­на да ба­сым ясар­га ки­рәк. Иң мө­һи­ме мө­сел­ман­нар кич бе­лән һәм ир­тән­ге як­та, ягъ­ни авыз ач­кан­да, сә­хәр ва­кы­тын­да ар­тык ри­зык кул­ла­ну­дан сак­лан­сын­нар иде. Аны эш­кәр­тү өчен ор­га­низм­ның бө­тен көн­дез туп­лан­ган энер­ги­я­се ки­тә, шу­ңа кү­рә икен­че көн­не ке­ше хәл­сез, ар­ган кы­я­фәт­ле бу­ла. Ә без­гә бит әле көн дә­ва­мын­да фа­рыз гый­ба­дәт­лә­ре­без­не дә баш­ка­рыр­га ки­рәк. Ра­ма­зан аен­да бит алар өчен әҗер-са­вап­лар та­гы да арт­ты­ры­лып язы­ла.
 
 
 

 


Илшат СОЛТАНОВ
Шәһри Чаллы
№ --- | 16.03.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»