|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2010 Сәясәт
Йодрыкка каршы йодрыкМенә тагын килеп төртелдек: үткән атна азагында Мәскәү Кремле янәшәсендә генә бик зур чуалыш булды. Кемнәр белән кемнәр сугышканын аңламый калучылар да булгандыр. Ник дигәндә, хакимияттәгеләр үзәктәге бәрелешне спорт фанатларының гадәти протесты итеп кенә күрсәтергә тырышты. Ә чынлыкта хәлләр бөтенләй башкача. Кремль янындагы чуалыш айсбергның өске өлеше генә әле ул. Ләкин шул кадәресе дә теләсә кемне пошаманга салырлык. Үзегез уйлап карагыз: битлек кигән әзмәвердәй ир-атлар йодрык төйнәп ОМОНга каршы чыкты. Алай гына да түгел, аларга каршы сугышты. Фашистларның сәламләү хәрәкәтен хәтерләткән куллар янәшәсендә “Россия урыслар өчен!”, ”Урыс, җавап бирергә вакыт!” кебек шовинистик транспарантларның да булуы ирексездән тарихи параллельләр китерергә мәҗбүр итә. Эшләр алга таба да шулай дәвам итсә, Кремль янәшәсендә башланган гражданнар сугышы һичшиксез бөтен илне чолгап алачак. Ә бит мәйданга чыккан “СС”чыларны (“Славянский союз”), “нашистлар”ны (“Наши” хәрәкәтенә кушылучыларны шулай атыйлар бүген) такыр башларыннан Кремль сыйпап үстерде. Беренчеләренә урыс булмаганнарны кыйнаганнары, үтергәннәре өчен тиешле җәза биреп бетермәсәләр, икенчеләренә махсус лагерьларда әзерлек үтәргә, рәсми хакимият эшләргә батырчылык итмәгән нәрсәләрне тормышка ашырырга ирек бирделәр. Нәкъ менә шул такырбашлар миллионнар яратып караган хоккей, футбол уеннарында үзләренең шовинистик лозунгларын язып элә башладылар бит. Татарстанның “Ак барс”ы белән уйнаганда “Не посрамим Ивана Грозного!”, ”1380” (Куликово сугышы) кебек плакатларын без онытырга өлгермәдек әле. Ләкин аларның әлеге гамәлләренә бәя бирүчеләр дә булмады кебек. Хәзер мондый плакатларны һәр уенда диярлек күрәбез инде. Күндек дип әйтүем. Ә мондый күнүләрдән соң Кремль стенасы янында сугышлар башлана. Бер акылсызлык янәшәсендә тагын шундый ук акылсызлык барлыкка килә. Монысы табигать законы. Ләкин законнарның табигатьнеке булмаганнары да бар шул. Күпмилләтле Россиядә яшәүче урыс булмаган халыкларның хокукларын торган саен ныграк кысу, моңа ризасызлык белдергәндә аларны сепаратизмда гаепләү, барысын да бер телле халык итәргә маташуларны бүген хакимият сөеп үстергән такырбашлар идеологиягә әйләндерде. Такырбашлар төенләгән йодрыклар тик торганнан гына барлыкка килмәгәнлеген бүген күпләребез аңлый. Татарстанда, Аллага шөкер, андыйларга урын юк. Авызың тулы кан булганда да төкермәскә өйрәнгән милләт беркайчан да икенче бер милләтнең авызына сукмас. Монысы факт. Әмма барысы да безнең кебек түгел бит. Акылсызлыкка акылсызлык белән җавап бирүчеләр дә җитәрлек. Әнә, Кавказ төбәкләреннән эшелонлап шундый ук йодрыклы егетләр килә икән Мәскәүгә, дигән юлларны укыйбыз бүген Интернеттан. Ә теге “СС”чыларга һәм “нашистлар”га шул гына кирәк тә. Алар бүген илне кара-каршы ике лагерьга бүлеп, йодрык белән Россияне яратырга чакыралар. Аларга синең ышандырырлык дәлилләрең дә, көчләп яраттырып булмау турындагы фикерең дә кирәк түгел. Беренчедән, такырбашлар гуманистик әдәбият традицияләрендә тәрбияләнмәгән булса, икенчедән, хакимияттәге ришвәтчелеккә, законсызлыкка һәм кырыслыкка алар әле шул рәвешле җавап та кайтаралар. Әйе, такырбашлар үзләрен ашаткан хуҗаның бармагын гына түгел, кулын да тешләргә әзер. Бу урында хәтта Россия Президенты Дмитрий Медведевның “Twitter”да “барысы да контрольдә” дип тынычландыруы да мәгълүм спектакльдәге Бибинең “Алар театрга китмәде” дигәнен хәтерләтә.
Кремль янындагы сугыш Россиядәге милли мәсьәләләрне чишүдән читләшкән хакимият өчен чираттагы кыңгырау гына түгел, айнытып җибәрерлек чаң ул. Бу чаң илнең бөтенлегенә куркыныч янавы турында сөйли. ”Теләсә нинди империянең дә таралуының ике сәбәбе бар, – дип раслый Россия Фәннәр академиясенең Европа илләре институты фәнни хезмәткәре Дмитрий Фурман. – Беренчесе: буйсындырылган территорияләрнең бәйсезлек таләп итүе. Икенчесе: Үзәктә милләтчелекнең шартлавы”.
Менә шундый хәлләр.
Редакциядән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Декабристлар урамындагы җиденче каттан Академия урамындагы дүртенче катка күченүебез турында хәбәр иткән идек инде. Ләкин без “Җиденче каттан караш”ны үзгәртмәскә дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки, беренчедән, ”җиде” сүзе татар өчен тирән мәгънәгә ия булса, икенчедән, журналистның күңел каланчасы һәрвакыт биектә – җиденче катта булырга тиеш.
Миңназыйм СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|